Сельское хозяйство

Уңыш -2014

Алар тырышлык күрсәтә

Авыл хуҗалыгы тармагының барлык юнәлешләрендә тотрыклы рәвештә югары күрсәткечләргә ирешүче «Урожай» ширкәте урак кампаниясен бердәм көч белән районда беренчеләрдән булып тәмамлады. Бүгенге көндә ширкәт игенчеләре киләсе ел уңышы язмышында мөһим роль уйнаучы чараларның берсен – туңга сөрү эшен башкара.

Баш агроном Радмир Мөбәрәков билгеләвенчә, биредә эшкәртеләсе мәйданнар 2000 гектар тәшкил итә. Әйтергә кирәк, туңга сөрү җитез темпларда алып барылып, аның 80 процентында эш төгәлләнгән.

Гомумән,  иртә яздан алып, кара көзгә кадәр басуда тырыш хезмәт салына, һәр кампанияне үтәүгә җаваплы караш булдырыла, шуңа күрә дә районның ярыш алдынгыларын ширкәт  хезмәткәрләре җитәкли. Агымдагы елда да алар сынатмады. «Джон-Дир»  тракторын хезмәтләндерүче Анатолий Калитов, «МТЗ-1221» тракторында Борис Шәңгәрәев, Денис Ташбулатов, Ильмир Зарипов басуларны алдагы ел чәчүенә әзерләүдә тырышлык күрсәтә.

Төнге сәгатьләрдә 3 «KOS” агрегаты тагылган «Беларусь»ларда  Илшат Исламов, Рәмил Гәрәев, Денис Фазлыев ал-ял белми тир түгәләр. Әнә шул рәвешле, эш ике сменада оештырылып, басу уңганнарына ике тапкыр кайнар аш оештырыла. «ГАЗ-53» автомашинасында Илгиз Гыйльметдинов механизаторларны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итә.

Бер кампания тәмамлануга икенчесенә күчеп, ару-талуны белмәгән хуҗалык эшчәннәренә хезмәт хакы вакытында түләнә, дәртләндерү чаралары-премияләр дә каралган. Димәк, чәмләнеп, тырышып, эшләргә стимул бар, дигән сүз.

Ильфира Фидаилова.