Сельское хозяйство

Район хуҗалыкларында

Яхшы әзерлек белән 

Район хуҗалыкларында терлекләрне җәйләүләрдән кайтару, кышлатуны каршылау чоры җитте. Бу җәһәттән «Үзәк МТС» ДУАХПның Илеш филиалының Сүлте товарлыклы-сөтчелек фермасында шактый эш башкарылды - махсус бригада төзелеп, сыер торакларында ремонт һәм буяу-агарту эшләре башкарылды, беренчесендә идәннәре тулысынча алыштырылса, икенчесендә ике тирес түгү транспортерлары яңартылды.  Бозаулар һәм таналар торагы да тәртипкә китерелде, биналар дезинфекцияләнде. Гомумән, малларны кабул итүгә әзербез.

Фермада барлыгы - 633 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 285 баш савым сыеры асрала. Аларны фермаларга кайтарып, кышкы рацион буенча ашату өчен булган резервлар хәрәкәткә китерелеп, җитәрлек азык запасы тупланды - 3373 тонна сенаж, 654 т печән, 650 т салам хәзерләнеп, бүгенге көндә ферма янындагы базга  силос (әлегә 2038 тонна тупланган) салына. Һәр баш шартлы малга 45 ц азык берәмлеге туры килә.

Тиешле үрчем алуда малларны ясалма орлыкландыру эшен үз биеклегендә оештыру  мөһим роль уйный. Бу җәһәттән ясалма орлыкландыру технигы Рәмзил Хәбиров нәтиҗәле эшчәнлек алып бара.

Продукция җитештерүне арттыруга филиал җитәкчелегенең, ферма коллективының бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә. Сыер савучылар ярышын Эльмира Кашапова җитәкли. Ул 8 айда 871 центнер сөт җитештерүгә иреште. Аннан азга гына калышып, Эльза Хәбирова (849), Алсу Миңнуллина (841), Зоя Исхакова (797) алдынгылар рәтендә бара. Шушы чорда һәр сыердан ферма буенча уртача савым 2947 кг тәшкил итте.

Гомумән,тармакны үстерү, продукция алуны арттыру максатында коллектив ныклы эшчәнлек алып бара.

Хәлил Хөрмәтуллин, ферма мөдире.