Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Конкрет бурычлар куелды

Районның агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашлыгындагы чираттагы оператив киңәшмә «Урожай» ширкәте базасында үтте. Әйтергә кирәк, урожайлылар терлекчелек тармагы буенча югары күрсәткечләргә ирешеп, район хуҗалыклары арасында алдынгы урыннарда килә.

Киңәшмәдә катнашучылар тәүдә «500 сөтчелек фермасы» республика  максатлы программасына кергән Иске Күктау товарлыклы-сөтчелек фермасы белән танышты. Ширкәт рәисе Айдар Мөхәрләмов үз чыгышында  фермаларның кышка әзерлеген, тиешле төзекләндерү, ремонт эшләре башкарылуын һәм малларга җитәрлек азык булдырылуын, билгеләде. Чынлап та, ширкәт тарафыннан, елдагыча, фермаларда ремонт эшләре уңышлы башкарылган иде.

Хуҗалык буенча барлыгы 1930 баш мөгезле эре терлек исәпләнеп, Иске Күктау фермасында - 400, Исанбайда - 315, Ибраһимда 198 баш савым сыеры бар. Һәр ферма малларны ясалма орлыкландыру технигы, ветеринария врачы белән комплектланган. Ясалма орлыкландыру ысулы кулланылып, быел 119 тана каплатылган. Өч ферма маллары да җәйләүләрдән кайтарылып, кышкы шартларда асрауга күчерелгән. Шуны билгеләргә кирәк, бозаулар сакланышына зур игътибар бирелә. Яхшы тәрбия булганга күрә, маллар үлеменә юл куелмый.

Арытаба киңәшмә Исанбай товарлыклы-сөтчелек фермасында дәвам итте. Биредә дә тәртип күзгә ташлана, кышка әзерлеккә җаваплы караш булдырылган.

Шулай ук киңәшмәдә «Илеш элеваторы» җәмгыяте директоры Валерий Иванов, «Селена-Агро» компаниясенең әйдәүче менеджеры Фаина Идрисова катнашып, рапс культурасын кабул итү тәртипләре белән таныштырды.

Киңәшмәдә  муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашты һәм аны йомгаклап, урак кам-паниясенең, нигездә, тәмамлануын, бары тик өлешчә калган мәйданнарда урып-җыюны төгәлләү кирәклегенә басым ясады. Силос салуның сүлпән баруын билгеләп, аны тизләтү кирәклеген әйтте, җирләрне эшкәртү чарасын күрү, малларны җәйләүләрдән фермаларга кайтарып урнаштыру кебек мәсьәләләрне хәл итәргә чакырды.

Киңәшмәне район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин алып барды һәм М.Гәрәев ис. кооперативның - Төйлегән, Куйбышев ис. кооперативның Югары һәм Түбән Череккүл фермаларына әзерлек паспортлары тапшырды.