Сельское хозяйство

Һәр фермага – азык муллыгы!

Алдагысын хәстәрләп

Быелгы һава торышы мул уңыш үстереп алуга, җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләүгә уңай шартлар тудырды. Бу җәһәттән “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Правда” производство участогы вакытны нәтиҗәле файдаланып, мал азыгы запасын тулыландыру өчен бар мөмкинлекләрне куллана.

Бүгенге көндә 130 гектар мәйданны биләгән кукуруз басуында җанлы эш бара. Уңганнар сынатмый, әлеге культураны уруда “ДОН-680” комбайнын хезмәтләндерүче Әнәс Йосыпов, яшел масса ташучы “КамАЗ” водительләре Марсель Сәлимов, Ринат Нәбиев, “ЗИЛ” автомашинасында Җәүдәт Фәтхетдинов көненә 18-20шәр рейс ясап, җитезлек күрсәтә.

Әйткәндәй, әлеге вакытта Этәй товарлыклы-сөтчелек фермасы янындагы базга 301 тонна силос салынган. Массаны таптатуда “Джон-Дир” тракторын хезмәтләндерүче Рәмил Закирҗанов тырышлык күрсәтә.

Әйтергә кирәк, малларны бай рацион нигезендә ашату иң мөһим бурычларның берсе булып, бу уңайдан производство участогы буенча барлыгы 420 т печән, 3806  т сенаж, 736 тонна салам хәзерләнгән.

Производство участогы начальнигы Камил Габидуллин эш барышы белән  таныштырып, түбәндәгеләрне әйтте:

-Мал азыгы хәзерләү кампаниясе тулы куәтенә бара. Эш ике сменада оештырыла. Хуҗалык уңганнары ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә.

Технология үтәлешенә килгәндә, сөрелгән җиргә «МПК» ашламасы кушылып,  «РОС-195» сортлы кукуруз чәчелде. Әлеге мәйданда тәүдә дым каплатылды, һәр гектарга 1 ц исәбеннән «Карбомид» ашламасы кертелде, арытаба бу җир культивацияләнде, кәтүкләнде һәм ике тапкыр тырматылды, рәт араларын эшкәртү үткәрелде. Һәр чараның тиешенчә башкарылуы нәтиҗәсендә, әлеге культураның уңышы һәр гектардан 350 центнер тәшкил итә.

Кыскасы, малларны уңышлы кышлату һәм алардан мул продукция алу өчен җитәрлек азык запасы тупла-нып килә.

Моның белән беррәттән, туңга сөрү дә ырамлы бара. Уңган механизаторлар Рәсил Сәлимов, Илсур Габидуллин җитештерүчәнле эшләп, көн саен 35-40 гектар мәйданда җир эшкәртә. Участок әгъзалары киләсе ел  уңы-шының бу эшне оптималь срокларда башкарып чыгуга бәйле икәнен яхшы аңлап, аны сыйфатлы башкарырга тырыша.

Ильфира Нигъмәтуллина.