Сельское хозяйство

Терлекчелектә сигез айлык эш йомгаклары

Көндәлек эш алып барырга кирәк

Малларны җәйге  шартларда – лагерьларда асрауның – соңгы көннәре. Бу чорда районның терлекчелек тармагында продукция җитештерүдә нәрсәләргә ирешелде һәм алар ел дәвамында башкарылган эшләргә ничек йогынты ясады? Сигез айлык күрсәткечләр шул хакта сөйли.

Аларга анализ ясау, киләчәккә бурычлар билгеләү максатын куйган агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләренең чираттагы киңәшмәсе «Үзәк МТС» ДУАХПның Илеш филиалы җирлегендә үтеп, ул Сүлте товарлыклы-сөтчелек фермасын караудан башланды. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К.Хәмидуллин билгеләвенчә, хуҗалык рәисләренә, баш зоотехникларга, ветеринария белгечләренә, ферма мөдирләренә, малларны ясалма орлыкландыру техникларына үрнәк алырдай нәрсәләр бар биредә. Вак-төяк эшләрне исәпкә алмаганда, тораклар кышлатуга, нигездә, әзер. Ферма МТСлыларга тапшырылгач, соңгы өч елда  хәтсез эшләр башкарылган – торакларның түбәләре, ишек-тәрәзәләре каралган, су мәсьәләсе хәл ителгән, буш торган торакны капиталь ремонтлап, мал асрый башлаганнар һ.б. Быел да агымдагы ремонт  ясалып, бар тораклар агартылган, 2 ТСН алыштырылган, территориясе тәртипкә китерелгән. Фермада 660 баш сыер малы, шул исәптән 220 савым сыеры асралачак. Бозаулар саны – 167, тагы 60 баш үрчем алу күзаллана. Өстәвенә, 43 баш тана бәйләнгән. Филиал җитәкчесе Р.Ф.Шәмсетдинов шулар хакында бәян итеп, киңәшмәдә катнашучыларны фермада башкарылган эшләр белән таныштырды.

Арытаба сөйләшү Сүлте авыл мәдәният йортында дәвам итте һәм авыл хуҗалыгы  идарәсенең баш зоотехнигы А.А.Мөхәммәтҗанов терлекчелектәге 8 айлык эшкә йомгак ясады. Ул шуны күрсәтә: малларның (сыер, дуңгыз, кош-корт) баш санында тотрыклылык саклануын исәпкә алмаганда, тар-мактагы башка күрсәткечләрне үткән елның шушы чорына караганда киметүгә юл куелган. Мәсәлән, ит җитештерү район буенча – 81, сату 86 проц. кына тәшкил итте. Бу эш белән турыдан-туры ике юнәлештә дә шөгыльләнүче «Сигнал» производство участогы да (реализацияләгән ите – 97 проц.), «Башкирский бекон» җәмгыятенең Илеш участогы да (81) үз мөмкинлекләреннән түбән эшләде. “М.Гәрәев ис. кооператив, «Урожай» ширкәте, «Мир» хуҗалыгы 1085 -848 ц ит сатып, яхшы күрсәткечкә иреште» - диде Альберт Альфред улы әлеге аграрийларның хезмәтен яхшы яктан бәяләп һәм моңа ирешү юлларын күрсәтте. Гомумән алганда, районның 11 хуҗалыгында ит җитештерү 2012 ел белән чагыштырганда югары булып кала.

Сөткә килгәндә, район буенча сигез айда ул 191137 ц (98 проц.) җитештерелеп, реализация өлеше 173935 ц (96) тәшкил итте. Тармакта эш яхшы оештырылган «Урожай», «Урал», Куйбышев ис., М.Горький ис. хуҗалыклар терлекчеләре аны башка-лардан хәтсезгә артык – 20323-12837 ц сатып, алдынгы урыннарны яулады. Әлеге күрсәткечләрне 2012 ел дәрәҗәсеннән шактый киметкән Г.Гайнетдинов КФХсы, «Сөн», «Мир», «Игенче», «Манчар» хуҗалыклары зооветбелгечләренә, ферма мөдирләренә, терлекчеләренә уйланырга урын бар. Моның өчен савым сыерларын туя ашату, көн режимын үтәүдә тәртипне ныгыту, коллективны тырыш кадрлар бе-лән комплектлау мөһим. Югыйсә, киңәшмәдә билгеләнүенчә, бу хуҗалыкларның кайсыберләренең лагерында салынган азыкның тап-талып бетүе аркасында маллар туя ашамаса, икенчесендә сыер саву-чылар җитешми, ә кайберләрендә хәтта ферма мөдирен кирәк вакытта эш урынында да табып булмый. Әлеге җитешсезлекләрнең сәбәбе булып, соңгы ун көндә район буенча сөт сату 61 центнерга азайды. «Манчар», Куйбышев ис., XXII партсъезд ис. хуҗалыклар исә аның аеруча күпләп кимүенә юл куйды. Шуларны исәпкә алып, көндәлек, конкрет эш алып бару бурычы йөкләтелде киңәшмәдә катнашучыларга.

Баш зоотехникның чыгышыннан күренүенчә, маллардан тәүлеклек артым алу буенча да эшне яхшыртасы бар. Август аенда күрсәткечләр аеруча начар булды. Малларга тиешле тәрбия бирмәгән «Агыйдел» җәмгыятендә, 86нчы һөнәри лицейның уку хуҗалыгында, «Игенче», «Искра», «Үрмәт» производство участокларында ул 368 – 357 – 300 – 293 – 175 граммнан артмады.

Сигез айда районның АПК пред-приятиеләрендә 100 сыерга – 57, ягъни барлыгы 5719 баш бозау алынды. Буаз сыерларны, яшь үрчемне зоотехния таләпләре нигезендә тәрбияләмәгән, аларның үлеменә юл куйган “Илеш-Агро” җәмгыяте производство участокларының эш оештыруы (100 сыерга -34 үрчем) һич кенә дә канәгатьләнерлек тү-гел. Җитмәсә, малларның баш санын киметүгә дә юл куялар. Бу, әлбәттә, район күрсәткечләрендә дә кире чагылыш таба. Әлеге вакытта хуҗалыкларда  барысы 23042 баш мал исәпләнә. Сөткә субсидия алуның әлеге күрсәткечкә бәйле булуын исәпкә алганда, аграрийларга малларны саклау, үлемгә юл куймау гына түгел, ә санын арттыру хакында да уйларга кирәк.

Моңа ирешүдә, шулай ук терлекчелек продукцияләре җитештерүне арттыруда маллар арасында һәр-төрле чирләрне кисәтү, сыерларда гинекологик авыруларны вакытында дәвалау, малларны ясалма орлыкландыруны үз биеклегендә оештыру, кышлату өчен сыйфатлы азык хәзерләү мөһим. Киңәшмәдә “Илеш ветеринария станциясе” ДБУ на-чальнигы Н.Ф.Галиев, “Мәгълүмати-консультация үзәге” МБУ ның зоотехник-селекционеры А.С.Кәримов әлеге аспектларны яктыртты, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

Чыгышлар һәр хуҗалыкның терлекчелектә башкарылган эшләре хакында “Мәгълүмати-консультация үзәге” МБУ әзерләгән видеослайдтагы таблицалар белән тулыландырылып, һәркемгә үз эшчәнлегенә анализ ясарга мөмкинлек бирде. Шул рәвешле, тармакта нәтиҗәлелекне күтәрү соралган “Илеш-Агро” җәмгыяте управляющие Р.Н.Әхмадуллинның, “Мир” кооперативы рәисе И.Ф.Нәбиевның аңлатмалары тыңланды.

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Кыягап улы киңәшмәгә йом-гак ясап, мул продукция алу өчен малларны туя ашату, бозаулаган таналарны – махсус рацион буенча, буаз таналарны аерым төркемнәрдә тәрбияләү, нәселле мал үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга эшне яхшырту кирәклеген искәртте һәм сөт, ит җитештерүне киметүне чикләү өчен ремонтны тиз арада төгәлләп, сыерларны, каплатырга әзерләгән таналарны  җәйге лагерьлардан фермаларга кайтару, шулай ук соңгы басу эшләренә тукталып, арыш чәчүне – якын көннәрдә, кукуруздан силос салуны – сентябрьдә, туңга сөрүне 5 октябрьгә кадәр төгәлләү бурычын куйды.

Киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафин катнашты, чыгыш ясады һәм “Илеш МТС” җәмгыятенең – Анач, “Урожай” ширкәтенең – Исанбай, М.Гәрәев ис. кооперативның Бишкурай ферма-ларына әзерлек паспортлары тап-шырды.

Рәмзия Хәдимуллина.