Сельское хозяйство

Уңыш -2013

Һәр кампаниянең - үз вакыты

Бар мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдаланып калу, вакытында һәм комплекслы алып бару максатында бүгенге көндә игенчеләр басуларда төрле юнәлештә эш алып бара, тырышлык һәм көч сала. Урып-җыю кампаниясе - тәмамлану алдында.

Иң мөһимнәрдән саналган уҗым культуралары чәчү дә азагына җитеп килә. Аңа 16600 гектарда нигез салынды. Үзләренә төш-
к
ән бурычны М.Горький ис., «Мир», Куйбышев ис., М.Гәрәев ис. кооперативлар, «Урожай» ширкәте оешкан төстә гамәлгә ашырды.

Орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга килгәндә, уҗым бодаеның «башкирская-10» сортын - «Илеш» кооперативы, Ф.Ялаловның крестьян-фермер хуҗалыгы, уҗым арышының «памяти Кунакбаева» сортын - «Урожай» ширкәте, тритикаленың «башкирская короткостебельная» һәм уҗым арышының «чулпан-7» сортларын «Урал» җәмгыяте җир куенына кертә.

Алда көтелгән җылы һава шартларын исәпкә алганда, чәчүлекләрне технология нигезендә эшкәртү таләп ителә. Бу җәһәттән «Фундазол» препаратын куллану мөһим.

Сергей Пискарев, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы.