Сельское хозяйство

«500 сөтчелек фермасы» республика программасын - тормышка!

Уңай бәя бирелде

Сишәмбе көнне «500 сөтчелек фермасы» республика программасы кысаларында составында БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының 500 товарлыклы-сөтчелек фермаларын комплекслы модернизацияләү программасын реализацияләү буенча бүлек начальнигы Марс Исламовны, терлекчелекне интенсивлаштыру бүлеге начальнигы Ревнер Байтуллинны, баш белгеч-эксперт Азамат Нарбутинны,  әйдәүче белгеч-эксперт Азамат Сәфиуллинны, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллинны һәм аның урынбасары Марсель Фәйзуллинны берләштергән комиссия Куйбышев ис. кооперативның комплекслы модернизацияләнгән Югары Череккүл товарлыклы-сөтчелек фермасын файдалануга тапшыру турында акт төзеп, кабул итте.

Әйтергә кирәк, монда төп төзүче – Уфа шәһәренең «МТО Арсенал» җәмгыяте (директоры - Алмаз Дәүләтов, инженер-төзүчесе - Илфир Җәмилов) хезмәткәрләре намуслы эшләп, билгеләнгән вакытка сыешты. 450 башка исәпләнгән - сыер, 200 - бозаулар торагы, 150 башка тәгаенләнгән бозаулар үстерү цехы заманча материаллар, яңа технологияләр  кулланып, реконструкцияләнде, 7200 куб. м сыешлыктагы ике силос һәм сенаж базы төзелде.

Комиссия башкарылган эшкә уңай бәя биреп, конструкцияләрнең зоотехник нормалар буенча төзелгәнен, азык өстәле, тораклар эчендәге микроклимат, яктылыкның бар таләпләргә туры килүен, терлекчеләргә тиешле эш шартлары тудырылуын  билгеләде.

Үз чиратында, кооператив рәисе Вадим Авзалов БР Авыл хуҗалыгы министрлыгына, муниципаль район хакимиятенә, район авыл хуҗалыгы идарәсенә зур рәхмәтен белдерде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Кыягап улы билгеләвенчә, зур финанс средстволар салынган бу эш малчылык тармагының җитештерүчәнлеген, авыл хуҗалыгы продукциясен арттыруга, бозаулар үлемен киметүгә булышлык итәчәк.

Алсу Басыйрова.