Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Зур кызыксыну уятты

Районның агрокомплекс предприятиеләре җитәкчеләре катнашлыгындагы чираттагы оператив киңәшмәдә Куйбышев ис. кооперативның – кукурузның 24 төрле гибриды, “Илеш МТС” җәмгыятенең рапсның 23 сорты, шепкән, рыжик культуралары үстерелгән басу делянкалары каралды.

Әйтергә кирәк, әлеге делянкаларга “Басу көне-2013” республика күләмендәге семинар-киңәш-мәгә әзерлек рамкаларында нигез салынып, алар югары бәя алган иде. Хәзер инде уңышлары өлгереп, район җирлегендә арытаба кайсыларына өстенлек бирү, чәчү әйләнешенә кертү мәсьәләләре каралды.

Куйбышев ис. кооператив басуында тәүдә сорго-судан гибридының “чишминский -84” һәм “сабантуй” сортлары каралды. Биеклеге 3,2 метрга җиткән, кукурузга охшаган әлеге культура сенаж массасы салу өчен кулай, гектарыннан 550-590 цент. яшел масса алырга мөмкин.

Кукурузның үтә иртә гибридларыннан “РОСС-130”, “РОСС-140” сорт-ларының чәкәннәре өлгереп, аның уңышы суктырып алыначак. Дымлылыгы 20-25 проц. булып, сак-ларга, фураж урынына кулланырга яраклы. Иртә сортлардан “РОСС-195”, “Каскад-195”, урта өлгерешлеләрдән “Российский 1” һ.б. үзләрен уңай яктан күрсәткән. Соң өлгерүче “Красно-дарский-377” сорты хуҗалык җитәкчеләрендә аеруча зур кызыксыну уятты. Үзенчәлеге шунда: әлеге сорт  соң өлгерә, чәкәннәре йомшак була, димәк, си-лос массасы салу өчен иң отышлылардан санала.

Биредә “Башагроре-сурс” җәмгыяте менеджеры М.Н.Торгашов катнашып, силос массасының язга кадәр аксымын, азык берәмлеген сакларга ярдәм итүче порошок рәвешендәге әчетке тәкъдим итте. Әйткәндәй,  әлеге төр әчеткене “Урал” җәмгыятендә кулланалар да инде.

Арытаба киңәшмә “Илеш МТС” җәмгыяте җирлегендә дәвам итте. Рапсның гектарыннан 30 цент. тө-шем бирүче ”солар” сорты үзенең уңдырышлыгы белән игътибарны җәлеп итте. Шепкән культурасының “лучистая” сорты башкаларына караганда, ныграк уңган.

Әлеге техник культураларның үзенчәлекләре хакында район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы С.П.Пискарев сөйләде, өстенлекле һәм кимчелекле якларын билгеләде. Хәер, киңәшмәдә катнашкан һәр җитәкче боларны үз күзләре белән күрү бәхетенә иреште.

Шунысын да билгеләргә кирәк, әлеге делянкаларны район авыл хуҗалыгы идарәсенең агрономия хезмәте БДАУ профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Р.Р.Гайфуллин, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты И.Ю.Кузнецов, әлеге югары уку йорты талиблары белән берлектә тикшергән, техник харак-теристикаларын барлаган.

Оператив киңәшмәне район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К.Хә-мидуллин алып барды.