Сельское хозяйство

Һәр фермага — азык муллыгы!

Бердәм тырышлык аша

«Илеш -Агро» җәмгыятенең «Искра» производство участогы агымдагы урак кампаниясен уңышлы тәмамлап, бүген бар хәс-тәрлекне алда торган кышлату чорына әзерлеккә юнәлткән. Шул рәвешле, һәр фермада җәйге вакытны нәтиҗәле файдаланып, мал азыгы запасын тулыландыру өчен бар мөмкинлекләр хәрәкәткә китерелгән.

Әйтергә кирәк, малларны бай рацион нигезендә ашату иң мөһим бурычларның берсе булып, бу уңайдан хуҗалык буенча 350 тонна печән, 6450 тонна сенаж хәзерләнгән.

Салам җитәрлек күләмдә эскертләргә өелгән. Әлеге көндә силос салу тулы куәтенә бара. Шул рәвешле, хуҗалык буенча һәр шартлы  баш малга тупас һәм сусыл азыклар исәбеннән 21,3 ц азык берәмлеге тупланып, аны арттыру буенча эш алып барыла.

Бүгенге көнгә  300 гек-тар мәйданны биләгән кукуруздан  1490 тонна силос хәзерләнгән. Ул Иске Татыш товарлыклы-сөтчелек фермасы янындагы базга салына. Әлеге эшнең 65 проц. башкарылган. Кукурузны уруда «ДОН-680», «Ягуар»  комбайннарын хезмәтләндерүче тәҗрибәле механизаторлар Вәсим Гыйльфанов, Илшат Хаҗиевның хезмәте мактауга лаек. 3 «КамАЗ» автомашинасында Дилбәр Әсмәндияров, Фирдүс Хәсбиев, Айнур Гыйльфанов һәм «Т-150» тракторында Ирек Сабиров массаны ташуда өлгерлек күрсәтә.

Яшел массаны  таптату ике сменада оештырылган. Бу эш Марат Дәүләтов, Рәлиф Зарипов, Азамат Таҗетдиновка ышанып тапшырылган.

Краснояр авылы  янындагы басуда Рәфис Таһиров («МТЗ-1221» тракторында), Тимернәҗип Локманов («МТЗ-82») салам пресслый. Бу тупас азыкны  хуҗалык уңганнары Фәнәвис Фәүзиев («МТЗ-80»), Фәвәрис Садыйков « (МТЗ-1221») фермаларга ташып тора.

Барлык эшләр белән беррәттән, Ябалак ба-суында җир эшкәртү дә  бара. Анда «Джон-Дир» тракторларында Илдар Шакирҗанов белән Ришат Нурмөхәммәтов тырышлык сала.

Әйе, һәр участокта – Иске Татыш, Краснояр, Ябалак фермаларында мал азыгы хәзерләү дәвам итеп, бу җәһәттән билгеләнгән бурычлар уңышлы тормышка ашырыла.

Ильфира Нигъмәтуллина.