Сельское хозяйство

Басу көне - 2013

 

 

Республика башлыгы эшчәнлегебезгә уңай бәя бирде

 

 

18 – 20 июль көннәрендә районыбыз җирлегендә авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган “Басу -2013” республика семинар-киңәшмәсе үтте. Чара 18 июльдә Череккүл авыл советы авыл биләмәсе территориясендә баш-ланып, анда Башкортстан Республикасы Президенты Р.З.Хәмитов, БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Э.Ф.Исаев, Авыл хуҗалыгы министры Н.А.Коваленко һәм ми-нистрлык вәкилләре, галимнәр, муници-паль район хакимияте баш-лыклары катнашты. “Башсельхозтехника” ДУАХП инициативасы белән яланга тезелгән куәтле төрле техникалар ерактан ук игътибарны җәлеп итә иде. Район мәдәният сарае үзешчән җырчысы Фәнис Яхин башкаруында “Син Илешкә килсәң” җыры астында Президентыбыз сәхнәгә күтәрелде. Ул чараны ачып:

-Аграр өлкә - беренче карашка гади булып тоелса да, идарә итү өчен иң авырларның берсе һәм җәмгыятькә иң кирәге булып тора. Авыл хуҗалыгы тармагында белемне даи-ми камилләштереп һәм яңартып торганда гына алга омтылып була. Әгәр дә без заманча технологияләрне үзләштермибез һәм кул-ланмыйбыз икән, үсеш процессы бик акрын барачак. Шуңа да без күрсәтер эшләре, уртак-лашыр тәҗрибәләре булганнардан өйрәнергә тиешбез. Илеш – нәкъ шундый төбәкләрнең берсе, - диде.

Республика башлыгы илебезнең АПКсы башка илләрнең басымына дучар булуын, аларның алдынгы технологияләр кулланып, безне «бар базарда кыс-рыклавын» билгеләде.

-Без бу мәсьәләне ачыкларга, алдынгы хуҗалыкларның тәҗрибәсе белән бүлешергә тиешбез, - дип семинар-киңәшмәнең максатын ачыклады Рөстәм Хәмитов. Ул әлеге форматта мондый чараларны арытаба да үткәрү мөһимлеген ас-сызыклады .

 

Арытаба күргәзмә-стендларда чагыл-дырылган күрсәткечләр, үсеш динамикасы аша БР Авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко республика районнарында авыл хуҗалыгында эшләр торышы, муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин районның социаль-икътисади хәле, Башкорт дәүләт аграр университеты ректоры Илдар Исмәгыйлев авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү һәм әлеге уку йортының фәнни-производство эшен оештыру, Башкорт авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институты директоры Вәкил Шириев институтның гыйльми-практик эшенең нәтиҗәләре, “Госсорткомиссия” ФДУның республика филиалы начальнигы Иван Леонтьев реестрның характеристикасы, яңа уңдырышлы һәм корылыкка чыдам сортлар белән таныштырды. Игътибарга таблицалар, чагыштыру өчен саннар, төрле күр-сәткечләр тәкъдим ителде. Алар белән танышканда республика башлыгы муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин бе-лән җанлы әңгәмә корып, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда күпме сөт җитештерелүе, аларга күрсәтелгән ярдәм күләме, кызыксындыру чаралары белән кызыксынды. Рөстәм Зәки улы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелүче йомырка, йон, ит, тире һ.б. про-дукцияне сатып алу өчен арытаба республика җирлегендә кулланучылар җәмгыятьләре төзү кирәк-легенә ишарә ясады, безнең районда бу җәһәттән оештырылган эшне башкаларга үрнәк булырлык һәм тәҗрибә уртаклашырлык икәнен ассызыклады. Бу үзе үк Президентыбызның авыл тормышы белән якыннан таныш булуын, авыл халкының киләчәге өчен янып-көеп яшәвен ачык чагылдыручы мисал.

Югары Череккүл сөт-челек фермасы янындагы яланда безнең һәм чит ил җитештерүчеләре тех-никасыннан күргәзмә тәкъдим ителгән иде. “Башсельхозтехника” ДУАХП, “ЛБР Агромаркет”, “МордовоАгроМаш”, “ЭлегантАгроТех”, “Агромастер”, “ТехРесурс”, “Крестьянский Пермь”, “Баштехника”, “Кировец-сервис” һ.б. җәмгыятьләрнең, гомумән, Башкортстан, Татарстан Республикаларыннан, Киров, Түбән Новгород, Ижау, Миасс, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Ростов өлкәсеннән һәм Белоруссиядән 70 фирма тәкъдим иткән 300 дән артык заманча, куәтле техника семинарда катнашучыларда кызыксыну уятты. Ф.Ялалов, И.Ихсанов крестьян-фермер хуҗалыклары, Урожай ширкәте, XXII партсъезд, М.Горький ис., “Мир”, М.Гәрәев ис., “Маяк”, Куйбышев ис., “Илеш” кооперативлары, “Илеш МТС”, “Урал”, “Агыйдел”, “Илеш-Агро” җәмгыятьләре, “Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалы, 86нчы уку хуҗалыгының техникалары да күргәзмәдә урын алды.

БР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фларис Шәйхетдинов, “Башсельхозтехника” ДУАХП генераль директоры Илдар Тимергалин алар турында тулырак мәгълүмат бирде.

Шулай ук килгән кунаклар ашлык уру, мал азыгы хәзерләү һәм туфракны эшкәртү техникаларының, чәчү агрегатларының нинди мөмкинлеккә ия булуларын эргәдәге басуда эш барышында күрде. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПК тармакларын ме-ханизацияләү һәм элек-трификацияләү бүлеге начальнигы Павел Иофинов, БДАУ ректоры Илдар Габитов әлеге техникалар белән якыннан таныштырды.

Арытаба кунаклар Куйбышев ис. коопера-тивның Югары Череккүл товарлыклы-сөтчелек фермасын карады. Биредә «500 сөтчелек фермасы» республика максатлы программасын реализацияләү турында сүз алып барылды. Кооператив әлеге про-граммага 2012 елның декабрендә кертелеп, киң масштаблы төзек-ләндерү эшләрен гамәлгә ашыруны бурыч итеп куйды. Проект буенча 450 баш савым сыерына исәпләнгән торак, бозаулату бинасы (200 башка тәгаенләнгән) һәм бозаулар торагында (100 баш) капиталь ремонт киң колач алган. Шулай ук 2 силос-сенаж базы төзелеп, һәркайсының сыешлыгы 3750 куб.м булып, файдалануга тапшырылган.

 

 

Производство-көнкүреш участокларын – сөт блогын, көнкүреш кирәк-яраклар, малларны ясалма орлыкландыру технигы, ял итү бүлмәләрен яңарту бурычы куелып, биналарның эчке як һәм тышкы стеналары тышлана.

Ферма территориясе тимер коймалар белән әйләндереп алынган, капкалары яңартылган, асфальт җәелгән.

Кул көче таләп иткән эшләрне меха-никалаштыру максатында «Delaval» (Швеция илендә җитештерелгән) маркалы сөтүткәргеч, 2 сөт суыткычы (һәрберсе 2 тонна сыйдырышлы) кайтарылган. Торакларда азык өстәлләре, улаклар корылып, мал азыгын «КТУ-10» агрегаты белән тарату күзаллана.

Әлеге бурычларны тормышка ашыруда таләп ителгән инвестиция күләме – 43,2 млн. сум тәшкил итә. Бүгенге көндә шуның 27 млн. сумы файдаланылган.

Рөстәм Зәки улы ремонтланган, төзекләндерелгән сыер торагын карап, белгечләр белән «500 сөтчелек фермасы» программасын гамәлгә ашыру барышы белән танышты. Бүгенге көндә бу программага республиканың 49 районы кергән. Илеш һәм Туймазы районнарыннан 9ар хуҗалык катнашучы статусын алса, Дүртөйле һәм Миякәдән алар саны 7шәр туры килә.

Узган елда республика бюджетыннан әлеге эре авыл хуҗалыгы проектын субсидияләүгә 385 млн. сум акча средстволары юнәлтелгән.

Яңартып корылган ферма белән танышканнан соң, чарада катнашучылар Куйбышев ис. кооперативның, “Илеш МТС” җәмгыятенең, Ф.Ялалов крестьян-фермер хуҗалыгының басуларын карады. Куйбы-шев ис. кооперативның чәчүлекләрендә кукурузның 24 төрле гибриды, 4 - көзге арыш, 5 – арпа, 4 – солы, 3 – борчак, мал азыгы культураларының 12 төрле гибриды тәкъдим ителде.

«Илеш МТС» җәмгыятенең рапс басуы каралды. Бу культура мал азыгы буларак һәм май җитештерү өчен кулланыла. Җәмгыятьтә рапсның республикада киң таралган «Юбилейный» сортына өстенлек бирәләр.

Ф.Ялаловның крестьян-фермер хуҗалыгы авыл хуҗалыгы культураларының сортларын сынау һәм үрчетү белән шөгыльләнә. Республика Президенты фермер белән әңгәмә корды. Хуҗалыкка 1992 елда нигез салынган. Әлеге вакытта биредә 15 кеше эшли. Фермер карамагында 1205 гектар авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр бар, шуларның 1150 гектары чәчүлекләр, 40 гектарга якыны - печәнлек. Үзләренең техникасы- биш трактор, өч ашлык сугу комбайны, биш йөк ташу машинасы бар. 2012 елда фермер сабан ашлыгының, карабодайның, тарының, рапсның 800 тоннага якын элиталы орлыкларын районыбыз хуҗалыкларыннан тыш, республиканың 15 төбәгенә реа-лизацияләгән. «Басу көне» семинарында катнашучылар бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның перспектив сортлары, шул исәптән «башкирская 9», «лютесценс 9» сортлы уҗым бодае, «светлана», «илеш», «якташ», «инзерская», «агыйдел», «чишминская», «башкирская» красно-стебельная» сортлары чәчелгән карабодай басуларын карады. БР Авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко сүзләренә караганда, республикада якын киләчәктә бөртеклеләр чәчүлекләренең 30 проц. якынын уҗым бодае, 10 проц. тритикале биләргә тиеш, ягъни өстенлек корылыкны чагыштырмача яхшы үткәрүче уҗым культураларына биреләчәк. Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Владимир Незнанов, Башкорт авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтының Чишмә селекция үзәге мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Әнвәр Шакирҗанов, Башкорт дәүләт аграр университетының үсемлекчелек, азык хәзерләү кафедрасы мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Рафаэль Исмәгыйлев, доцент, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Игорь Кузнецов, агрохимия, үсемлекләрне һәм агроэкологияне саклау мөдире Радик Гайфуллин, “НВП Башинком” җәмгыятенең директор урынбасары Рәмил Гыйльманов, “Ишембай агрохимия хезмәте станциясе” ФДБУ директоры Закир Исмәгыйлев хуҗалык җитәкчеләренә уңдырышлылыкны арттыру һәм үсемлекләрне төрле авы-рулардан саклау өчен биопрепаратлар куллану буенча киңәшләрен, сорауларына җавап бирделәр. Әйтергә кирәк, яңа сортлар үстерелүче чәчүлекләргә Рөстәм Хәмитов югары бәя бирде.

Көннең икенче яртысында район мәдә-ният сараенда семинар-киңәшмәнең пленар өлеше үтте. Анда Башкортстан җирлегендә авыл хуҗалыгы тармагын арытаба үстерү, перспективага юнәлтелгән стратегик сораулар каралды.

-Һава шартлары игенчене зур сынаулар алдына куя. Соңгы биш елның дүртесе корылыклы килде. 2011 ел гына игенчеләр өчен уңайлырак булды. Синоптиклар һава шартларының киләчәктә дә игенче өчен бик үк уңай килмәячәген кисәтә. Шушы мәсьәләне күз уңында тотып, безгә тотрыклы булмаган һава шартларында да югары уңыш бирүче сортлар үстерүгә күчәргә кирәк, - диде Рөстәм Зәки улы.

Президент фикеренчә, ресурсларның дефицит шартларында шәхси, фермер һәм зур хуҗалыклар, мегакомплекслар арасында тигезлек табарга, авыл хуҗалыгының финанс инфраструктурасын төзергә өйрәнү зарури. Хөкүмәттә, ягъни бюджетта бу юнәлешкә тәгаенләү өчен җитәрлек акча средстволары булмаганда аның ролен үзгәртү турында уйланырга кирәк. Хөкүмәт заем ресурсларының гаранты, яисә программада катнашучы булырмы, әлеге катлаулы мәсьәләне ачыклап бетерү зарури.

- Авыл хуҗалыгы - бүгенге көндә авырлык белән идарә ителүче, аз финансланучы бик катлаулы һәм “куәтле машина”, шуңа күрә ул кайвакытта үз агымы белән генә бара, - диде Президент. - Без динамикада бирерлек башка модель уйлап табарга тиешбез, шул вакытта гына белеп һәм аңлап эш итәчәкбез. Әлегә без абынабыз, бер түбән нәтиҗәдән икенчесенә күчәргә мәҗбүрбез.

Стратегик мөһим мәсьәләләрдән Рөстәм Хәмитов алдынгы технологияләрне куллану нигезендә аграр секторның климат факторына бәйлелеген киметүне, авыл халкының шәһәргә күчү шартларында тармакта җитештерүчәнлекне арттыруны, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә яңа дәртләндерү чараларын эзләүне, халык арасында ныклы аңлату эшләре алып бару һәм көчле хуҗалыкларны лидер итеп кабул итү кирәклеген санады.

Республика Авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко чыгышы да алда торган урып-җыю эшләрен оештыруга һәм югары җитештерүчәнле техника ярдәмендә аны кыска вакыт эчендә башкарып чыгуга багышланды. Урып-җыю эшләренә әзерлек буенча айлыкка йомгак ясалды. Беренче урын Чакмагыш районы уңганнарына, икенче – Күгәрченнәргә, өченче урын Тәтешле районына бирелде, аларга Дипломнар тапшырылды. Президент Рөстәм Хәмитов илешлеләрнең чараны оештыруга зур җаваплылык белән каравын, “Басу көне – 2013”нең зур оешканлык белән үтүен билгеләде һәм киләсе елда семинар-киңәшмәнең Мәләвез районында үтәсен игълан итте. Муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафин Мәләвез район хакимияте башлыгы М.Вахитовка “Басу көне” эмблемасы - иген башагын тапшырды.

Республика Президенты Түбән Яркәйдәге «Заводской» микрорайондагы комплекслы төзелеш проектын реализацияләү барышы белән танышып, канәгатьлек белдерде. Бу проект «2013 елга кадәр авылны социаль үстерү» Федераль максатлы программасы буенча финанслана. Аның гомум күләме – 255 млн. сум, шул исәптән 218 млн. сумы-төзелеш-монтаж эшләренә файдаланыла. Программа шартларына ярашлы, федераль бюджеттан – 40 проц, төбәкнекеннән 60 проц. акча средстволары бүленгән. Проект буенча эшләр узган елның апреленнән башланып, бүгенге көнгә 110 урынлы балалар бакчасы файдалануга тапшырылса, уку елына 198 укучыга исәпләнгән яңа лицей үз ишекләрен ачарга җыена. Хәзерге вакытта микрорайонда шәхси йортлар көннән-көн арта, киләчәктә парк, стадион төзү планлаштырыла.

Рөстәм Хәмитов лицей бинасын: сыйныф бүлмәләрен, табиб кабинетын, ресурс үзәген, ашханәне, актлар һәм спорт залларын, китапханәне карады.

Уку елы башланмаса да, лицейның спорт залында яшь баскетболчылар шөгыльләнүе үзенә игътибарны җәлеп итте. Р.Хәмитов укучылар белән очрашып, аларга уңышлар теләде.

Лицейның уку бүлмәләре заманча техника белән җиһазландырылган. Ашханәсендә мәгълүмати технологияләр кертелеп, карта аша исәпләү системасы кулланыла. Ата-аналар балалары тукланган өчен түләүләр картага күчерәчәк. Ә бу карта белән лицей ашханәсендә генә файдаланырга мөмкин. Баланың нинди ризык алуы һәм аның бәясе турында мәгълүмат смс аша ата-аналар телефонына килә.

Әлеге ике катлы бинаны төзүгә һәм җиһазлауга 98,2 млн. сум акча кулланылган. Лицейның гомум мәйданы – 4,8 мең кв.м.

Арытаба делегация лицей янында урнашкан һәм күптән түгел генә үз эшен башлап җибәргән балалар бакчасына юнәлде. Аның төзлешенә 78,4 млн. сум акча средстволары сарыф ителгән. Бинаның гомум мәйданы – 2,7 мең кв.м тәшкил итә.

Заман таләпләренә җавап бирерлек, барлык уңай шартлар тудырылган бина балаларның яраткан урынына әйләнгән. Анда югары квалификацияле һәм конкурс нигезендә сайлап алынган кадрлар тупланган. Биредә компьютер классы, медицина, психолог һәм методика кабинетлары, спорт, музыка заллары булдырылып, алар заманча җиһазландырылган.

Яңа балалар бакчасы - «Балаларны үстерү үзәге» дип йөртелеп, биредә сабыйлар инглиз теле, рәсем, музыка, физкультура һәм компьютер түгәрәкләрендә шөгыльләнәчәк. Монда алты төркем булып, эш сәгате иртәнге 7дән кичке 19.00 сәг. кадәр дәвам итә.

Башкортстан Президенты федераль һәм республика бюджетларыннан финансланган комплеклсы төзелешне хуплап, отышлы булуын билгеләп, башка район җитәкчеләренә дә әлеге эшкә бердәм кушылырга, проектта актив катнашырга чакырды. Әлеге социаль мөһим объектлар белән танышу барышында БР Мәгариф министры Ә.С.Гаязов та катнашты.

«Басу көне-2013» семинар-киңәшмәсенең икенче-өченче көне дә билгеләнгән маршрут буенча дәвам итеп, анда республика районнарының авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары, хуҗалык рәисләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты. Алар техника күргәзмәсе, Куйбышев ис. кооперативның Югары Череккүл товарлыклы-сөтчелек фермасы һәм басулары, шулай ук «Илеш МТС» җәмгыятенең, Фирдәвис Ялаловның крестьян-фермер хуҗалыгы чәчүлекләре белән танышты, район мәдәният сараенда агросәнәгать комплексында 2013 елның беренче ярты еллыгында башкарылган эшләргә анализ ясалды, якын перспективага мөһим бурычлар билгеләнде.

Чаралардан репортажны “Маяк”ның махсус хәбәрчеләре Рөстәм Хисаметдинов, Лира Гәрәева, Ильфира Нигъмәтуллина, Гөлназ Хафизова, Айдар Минһаҗев (фотолар) алып барды.

 

Хезмәтегез өчен рәхмәт!

Район җирлегендә зурлап республика күләмендәге авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсе узды. Аңа әзерлек ел дәвамында барды дип әйтсәк тә арттыру булмас, зур күләмдә эш башкарылды. Республикабыз Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитов тарафыннан әлеге хезмәтләргә зур бәя бирелде.

Куйбышев ис. кооперативның, “Илеш МТС” җәмгыятенең, Ф.Ялаловның крестьян-фермер хуҗалыгының иген кырлары, басу яны юллары, район үзәгенең һәм авыл советы авыл биләмәләренең төзеклеге, гомумән, җиребезнең күркәм яшәеше дәрәҗәле кунакларыбызда соклану хисе уятты. Әлеге хезмәтләрне бер генә кеше башкарып чыга алмый иде. Алар бар район халкының уртак хезмәте, гомум тырышлыгы. Семинар алды әзерлегендә катнашкан һәркемгә ихлас күңелемнән рәхмәтемне җиткерәм һәм өстәмә хезмәтләр тудырган өчен гафу үтенәм.

Район хакында уңай фикер йөртәләр икән, бу барыбызның да күркәм хезмәт җимеше. Киләчәктә дә кыенлыкларны бергә җиңеп, тату булып яшик, гаиләләрегезгә иминлек, бәхет-шатлыклар, бәрәкәт телим.

Илдар Мостафин,

муниципаль район хакимияте башлыгы.