Сельское хозяйство

Республика җитәкчелеге – Илештә

Үз югарылыгында үтте

Үткән пәнҗешәмбедә районда “Басу көне – 2013” республика семинар-киңәшмәсе үтте. Анда Башкортстан Республикасы Президенты Р.З.Хәмитов, БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Э.Ф.Исаев, Авыл хуҗалыгы министры Н.А.Коваленко, “Башсельхозтехника” ДУСП вәкилләре, галимнәр, республиканың муниципаль район хакимияте башлыклары катнашты.

Семинар Череккүл авыл советы авыл биләмәсе җирлегендә башланып, рес-публикабызның һәм илебезнең авыл хуҗалыгына махсуслашкан 70 фирма тәкъдим иткән 300 дән артык заманча, куәтле техника-күргәзмә караудан башланды. Куйбышев ис. кооперативның Югары Череккүл товарлыклы-сөтчелек фермасы һәм басулары, “Илеш МТС” җәмгыяте, Ф.Ялалов крестьян-фермер хуҗалыгы чәчүлекләре каралды.

Чараның пленар өлеше район мәдәният сараенда үтте. Арытаба республика вәкилләре “Заводской” микрорайонында төзелүче лицей һәм күптән түгел куллануга тапшырылган балалар бакчасы- баланы үстерү үзәге белән танышты. Биредә БР Мәгариф министры Ә.С.Гаязов та катнашты.

Республика Президенты Рөстәм Зәки улы чара белән канәгать калуын белдерде, аны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Семинарда авыл хуҗалыгы тармагын арытаба үстерү юллары барланды, көнүзәк мәсьәләләр каралды.

(Бу хакта тулырак мәгълүмат бе-лән гәзитебезнең алдагы санында та-нышырга мөмкин.)

Республика Президенты Югары Череккүл фермасында