Сельское хозяйство

Һәр фермага – азык муллыгы!

Һәр фермага – азык муллыгы!

«500 сөтчелек фермасы» республика максатлы программасы рамкаларында Югары Череккүл фермасы янында яңа силос базы төзелә

Район хуҗалыкларында малларны уңышлы кышлату өчен азык хәзерләү кампаниясенең кызган мәле, кояшлы көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар. Бу җәһәттән Куйбышев ис. кооператив уңганнары да бар көчләрен азык әзерләүгә юнәлткән. Биредә терлекчелектән мул продукция һәм табыш алу өчен азык базасын хәзерләү мөһимлеген аңлап эш итәләр. Шуңа да мал азыгы хәзерләүгә тәгаенләнгән техниканы ремонтлауга тиешле игътибар бирелеп, алар кирәкле кадрлар белән тиешенчә комплектланган.

 

Шуны да билгеләргә кирәк, тиздән биредә республика чарасы үткәрелүе көтелә. Шуңа күрә дә монда әзерлек эшләре тулы көченә бара. Мисал өчен, басу көнендә тәҗрибә уртаклашу өчен кукурузның 24 төрле гибриды, 4- көзге арыш, 5 – арпа, 4 – солы, 3 – борчак, мал азыгы культураларының 12 төрле гибриды агротехник таләпләр нигезендә үстерелә.

Хуҗалыкта басу эшләрен тоткарлыксыз башкару максатында, хезмәт көнозынына оештырылган. Кооператив чәчүлекләренең 1100 гектар мәйданын – бодай, 900 - арпа, 350 - кукуруз, 300 га берьеллык үләннәр били. Әлеге вакытта 300 гектар мәйданда үстерелгән күпьеллык үлән- люцерна басуында Исмәгыйль Фәтхелисламов, Данил Шәмсиев «ДОН-680» комбайнында яшел массаны урып, аны Түбән Череккүл фермасы янындагы сенаж базына ташуда “КамАЗ” автомобильләрен хезмәтләндерүче, үз вазыйфа бурычларына намус белән караучы водительләр Халит Рахманов, Рәсил Камалов, Ранис Латыйпов, Илдан Мурзин, «ГАЗ-53»да Илшат Фәт-хетдинов, Азамат Гарипов, «ЗИЛ»да Василий Собарь өлгерлек күрсәтә. Массаны “К-700” тракторын хезмәтләндерүче Роберт Самматов, Рәмил Зарипов («Т-4»), Дамир Яхин («ДТ-75») тиешенчә таптатып, тыгызлап тора. Учетны Ришат Мөхәммәтҗәнов төгәл алып бара. Сусыл азык хәзерләүдә тырыш хезмәткәрләр вакыт белән исәпләшмичә, эшне җаваплылык тоеп, кызу темпта башкарганга күрә, бүгенге көнгә 3 мең тонна сенаж салынган. Аның гомум күләмен 7 мең тоннага җиткерү планлаштырыла.

Сенаж салу белән беррәттән, печән дә хәзерләнә. 200 га мәйданда үстерелгән хуш исле үләнне Разин Шаһиев «Палессе» комбайнында чабып, Шәяхмәт Шәйбәков, Рәмил Шакирҗанов пресслап, рулоннарга төрә. Әзер рулоннарны төяү эше Фәрит Шәйхетдиновка, Рим Гариповка ышанып тапшырылган. Бүгенгә көнгә 600 тонна печән әзерләнгән. Бу һәр шартлы баш малга 45 ц азык берәмлеге хәзерләү күз уңында тотыла, дигән сүз.

Күренеп тора, хуҗалыкта мал азыгы хәзерләү эше оешкан төстә бара. Басу эшчәннәрен кызыксындыру чаралары күрелә: кырда ике тапкыр җылы аш әзерләнә, хезмәт хакына өстәмәләр каралган.

Гомумән, терлекчелекнең киләчәген бүген басу уңганнары хәл итә. Малларны уңышлы кышлату өчен монда бүгенге көндә бар чаралар да күрелә.

Ильфира Нигъмәтуллина.