Сельское хозяйство

Җәйләү – мул сөт чорыда

Югары продукция алу максатында

Җәйләү чорында терлекчеләр сөт җитештерүне арттыру мөмкинлекләрен нәтиҗәле файдаланырга тырыша. Район буенча бүгенге көнгә барлыгы 896 ц сөт реализацияләнсә, шуның 84-85ц, ягъни якынча 10 проц. «Урал» җәмгыятенә туры килә. Хуҗалык нәселле маллар үрчетүгә махсуслашып, эшне оешкан төстә алып бару нәтиҗәсендә районның гомум күрсәткеченә сизелерлек өлеш кертә.

Алмаз Рәхимҗанов җитәкчелек иткән Рсай товарлыклы-сөтчелек фермасының җәйге лагеренда 500 башка якын мө-гезле эре мал исәпләнеп, шуларның 450се – савым сыеры.

Терлекчелекнең киләчәге яшь үрчем алуга бәйле.Үткән айда 16 бозау алынган. Җәйге лагерьда ветеринария-санитария нормалары таләпләре нигезендә 40 баш бозау тәрбияләнә. Малларны ясалма орлыкландыру да үз югарылыгында оештырылган. Бу җәһәттән район кон-курсында өченче урын яулаган, малларны ясалма орлыкландыру технигы Зифа Зиннәтуллина хезмәте белән үрнәкле. Ул учет эшен алып баруда «Селекс» программасын куллана.

Продукцияне арттыру максатында һәр баш сыерга көн саен 5,5 кг исәбеннән фураж оны бирелә, күпьеллык үләннәрдән яшел масса салынып, маллар өстәмә тукландырыла.

Биредә ел әйләнәсенә тотрыклы югары күрсәткечләргә ирешәләр. Хуҗалык буенча 6 айда барлыгы 13 мең 330 ц сөт савып алынып, һәр сыердан уртача 2962 кг тәшкил итә. Аның сыйфаты – югары. Моңа, әлбәттә, савучыларның үз бурычларына җаваплы караулары, мал рационын баланслау, сыер саву аппаратларын чиста тотулары нәтиҗәсендә ирешелә. Җәйләүдә савучыларның хезмәтен җиңеләйтү максатында сыерларны саву механикалаштырылган, сөтүткәргечләр урнаштырылган, аппаратларны һ.б. кирәк-яракларны юу, малларга эчерү өчен су җитәрлек, көтүлекләр иркен.

Җәйләүдә 14 савучы эшли, аларның уңганлыгы аркасында күрсәткечләр яхшыра. Район савучылары арасында да алдынгы позицияне билиләр. Алар чәмләнеп хезмәт сала, чөнки хуҗалык тарафыннан уңай шартлар булдырылган, вакытында хезмәт хакы бирелә, эшкә махсус автобус йөртә, ярышка даими йомгак ясалып, традицион рәвештә дәртләндерү чаралары да каралган. Мисал өчен алдынгы савучыларның - Вера Ахунованың, Миңнегөл Әсадуллинаның айлык эш хакы 21әр мең сум тәшкил итеп, бу тагы да дәртләнеп, тырышып, продукцияне арттыру өстендә эшләргә этәргеч бирә. Әйткәндәй, хуҗалык кадрларга кытлык кичерми.

Машина белән сыер саву операторлары Вера Ахунова (тулай савымы – 1272 ц, һәр сыердан – 3856 кг), Миңнегөл Әсадуллина ( 1245ц, 3891 кг), Розалия Шакирова (1099 ц, 3436 кг), Венера Сәхәпова (1081 ц, 3378 кг) үзара ярышып эшлиләр. Бозау караучы Зимфира Шәрәфетдинова яхшы тәрбия – уңыш нигезе икәнлеген аңлап, үз бурычын җиренә җиткереп башкара.

Хуҗалыкта кара-чуар токымлы маллар тәрбияләнеп, аларны интенсив симертү төркемендә абыйлы-энеле Азат һәм Илдус Ямалиевлар мул продукция алуга ирешә. Әйткәндәй, җәйге чорга чыккач тәүлеклек артым 717 граммга җиткән.

Мул продукция - сыерларга яхшы тәрбия бирү, аларны туя ашату нәтиҗәсе. Бу җәһәттән көтүчеләр хезмәте мактауга лаек. Көтүчеләр Рәдис Гыйльманов, Рәмил Хаков терлекләрне игътибар үзәгендә тота, үз вазифаларын җаваплы башкара. Эш ике сменада оештырылып, маллар иртәнге 6.00дан 23.00 сәг. кадәр график нигезен-дә көтүдә йөртелә.

Гомумән, терлекчелек тармагын үстерү юнәлешендә максатлы эш алып бара – продукция сыйфатына, азык базасына, тәрбия мәсьәләләренә ныклы игътибар бирә ураллылар.

Ильфира Нигъмәтуллина.