Сельское хозяйство

Ферма ремонтына -ныклы игътибар!

Тырыш хезмәт нәтиҗәсен күрсәтер

Район хуҗалыкларында ферма ремонтына ныклы игътибар юнәлтелеп, бу җәһәттән байтак бурыч-лар тормышка ашырыла. Узган елда «500 сөтчелек фермасы» республика максатлы программасында «Урожай», «Илеш МТС», «Агыйдел», «Маяк» хуҗалыклары катнашкан булса, быел әлеге проект рамкаларында Куйбышев ис., М.Гәрәев ис., «Мир» кооперативларында, «Илеш-Агро» җәмгыятенең «Сигнал» производство участогында киң масштаблы ремонт эшләре башкарылып килә. Барлык хуҗалыкларда да агымдагы ремонт эшләре оешкан төстә бара.

 

Елдагыча, алдынгы хуҗалыкларның берсе булган «Урал» җәмгыятендә дә ферма ремонтына җавап-лы караш булдырылган. Агымдагы елда биредә Рсай фермасын реконструк-цияләү бурычы уңышлы гамәлгә ашырыла. Бу җәһәттән тораклар мал-
ларны җәйләүгә чыгару белән тазартылып куелган. Бу максатта 4 бригада оештырылып, алар тара-фыннан капиталь ремонт эшләре киң колач алган.

Әйткәндәй, ике сыер һәм бер бозау торакларын, өстәмә тукландыру һәм яшь маллар өчен тәгаенләнгән биналарны реконструк-цияләү көйле бара. Әле-ге торакларда идәннәр-гә бетон җәелеп, полимер (җилем җәймә) урнаштырыла, азык өстәл-ләре, суүткәргечләр алыштырыла, түшәмнәре, стеналары агартылып, тәр-типкә китерелә. Бер сыер торагының түбәсе яңар-тылып, профнастилга алыштырыла. Димәк, җәйге лагерьдан кайткан мал-ларны тазартылган, ре-конструкцияләнгән, уңай-лы шартлар тудырылган, санитар таләпләргә җавап бирерлек биналар каршы алачак. Ураллыларның максаты шуңа юнәлде-релгән дә инде.

Бригада составына уң-ганнар гына тупланып, Рә-дис Галиев җитәкчелеген-дә эретеп ябыштыручы Рәсил Фәткелбаянов, ремонт-чылар Зөлфәт Ямалиев, Рәмил Әхмәдиев, Илдар Әсадуллин, Фидан Ахунов, Артур Хәлимов, Газинур Гыйльманов өлгерлек күр-сәтә.

Кыскасы, башкарылган эш үз нәтиҗәсен бирер, дип ышанасы килә.

Ильфира Фидаилова.