Сельское хозяйство

Муниципаль район хакимиятендә киңәшмә

Җаваплы бурычлар куелды

Үткән җомгада муниципаль район хакимиятендә хуҗалык җитәкчеләре, авыл советы авыл биләмәсе башлыклары катнашлыгында киңәшмә булып, ул көн кадагындагы иң мөһим – июль аенда Илештә үтәчәк республика күләмендәге чара белән бәйле рәвештә, яшәгән төбәкне төзекләндерүгә, авыл хуҗалыгындагы кампанияләрне, эшләрне вакытында, сыйфатлы башкарып чыгуга кагылышлы мәсьәләләргә багышланды.

Муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафин районда алып барылган эш – чараларга аңлатма биреп, якын көннәрдә республика җитәкчелеге вәкилләренең районга рәсми визит белән киләчәген билгеләде һәм һәр җирдә тәртип булдыру, бигрәк тә юл буйларындагы үләннәрне чабу, адрес баганаларын, ауган капка-коймаларны тәртипкә китерү, «500 сөтчелек фермасы» республика программасына кертелгән фермаларда һ.б. чисталык тәэмин итү кирәклегенә басым ясады.

Теманы муниципаль район Советы секретаре И.В.Никифоров дәвам итеп, авылларны төзекләндерү, санитар чистарту буенча башланган эшне дәвам итәргә өндәде. Шул рәвешле, хуҗалык җитәкчеләре алдында МТМлар, гаражлар, фермалар, ә биләмә башлыклары алдында үзләре карамагындагы авылларның һәр участогында ныклы тәртип булдыру бурычы тора. Алдагы вакытта аларның үтәлешен тикшерү буенча рейдлар ясалачак. Игорь Владимирович 11 авыл биләмәсе территориясендә су торбалары алыштырылуын әйтеп, шулай ук янгыннарны булдырмау, кисәтү максатында янгын сүндерү машиналарын төзек тоту, аларга ике шофер тәгаенләү һәм ике мәсьәләне хәл итүдә дә хуҗалыклар, биләмәләр җитәкчеләрен уртак хезмәттәшлеккә чакырды.

Арытаба сүз район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К.Хәмидуллинга бирелеп, ул кукуруз чәчүлекләрен тәрбияләүнең үз биеклегендә алып барылмавы нәтиҗәсендә чүп үләннәренең ныклап баш калкытуына басым ясап, моңа юл куймау өчен аның рәт араларын тагы бер тапкыр эшкәртеп чыгарга кирәклеген искәртте. Шунсыз – мул уңышка, барыннан элек, җиткелекле силос әзерләүгә өмет итәсе юк.

Киңәшмәдә билгеләнүенчә, «яшел урак» барышы канәгатьләнерлек түгел. Көннәр уңай торса да, печән туплау әкрен бара. Шуңа күрә район буенча хәзерләнгән күләме дә аз. Бу мәсьәләдә «Маяк», «Илеш МТС», «Урожай» хуҗалыклары башкаларга үрнәк булып тора. 21 июньгә тупланган запасына караганда, куәтле һәм күп техникасы булган «Илеш-Агро» җәмгыяте производство участокларының позициясе исә һич кенә дә аңлашылмый.

Сенаж салуда да сүлпәнлеккә юл куела. Ул нибары җиде генә хуҗалыкта башланган. Яңгырларның булмавы берьеллык үләннәрнең уңышын киметәчәген искәртә. Шуның өчен чабу вакыты үткән күпьеллык үләннәрне - тиз көндә, алдагы вакытта исә берьеллык үләнне арыш белән кушып, әлеге төр сусыл азык әзерләүгә файдалану бурычы куелды аграрийлар алдына.

Илгизәр Кыягап улы июль башында комбайннар парады үтәчәген әйтеп, шуңа кадәр аларны яхшы итеп ремонтлап, әзерлек сызыгына куярга чакырды.

Арытаба терлекчелек тармагына тукталып, район буенча соңгы ике көндә бер сәбәпсез сөт җитештерүнең кимүенә ризасызлыгын белдерде. Моңа юл кую юлы бер – савым сыерларына яшел конвейер оештырырга кирәк. Ремонтчылар бригадалары төзеп, товарлыклы-сөтчелек фермаларын алдагы кышлатуга әзерләүне дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Бу эш, нигездә, күп хуҗалыкларда башланды да инде. Ә менә «Илеш-Агро» җәмгыяте җитәкчелеге бригадалар оештыруны һаман суза килә.

Авыл хуҗалыгында бер эшне икенчесе алыштыра. Шуның өчен аның һәрберсен үз вакытында башкарырга кирәк. Киңәшмәдә әлеге момент сызык өстенә алынып, көн тәртибендәге мәсьәләләрдә сүлпәнлеккә юл куйган хуҗалыклар җитәкчеләренең аңлатмалары тыңланды.

Күп урыннарда мал азыгы запасы бетте. Бу үзе үк аны мөмкин кадәр күбрәк хәзерләү кирәклеген искәртә. Шулай ук маллардан продукция алуны арттыру максатында чабып ашату өчен рапс чәчү, ашлык уру комбайннарын кадрлар белән комплектлау, «яшел урак»та, урып-җыюда эшне тиз вакытта башкару һәм югалтуларны булдырмау өчен «Үзәк МТС» ДУАХПның Илеш филиалы техникасын җәлеп итү һ.б. - Илдар Иршат улы аграрийлар алдына шундый җаваплы бурычлар куйды, аларны тормышка ашыру юлларын күрсәтеп, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

Рәмзия Закирҗанова.