Сельское хозяйство

Һәр фермага - азык муллыгы!

Җәйге көннең кыйммәте зур

Авыл кешесенең иркенләп ял итәргә дә вакыты юк, чөнки язгы басу эшләре тәмамланып, Сабантуйлар үтү белән, мал азыгы әзерләү чоры башлана. Кызу мәл икәнен һәркем яхшы аңлый. Борынгылар: “Җәйге көннең кыйммәте зур”, - дип юкка әйтмәгән.

Илеш-Агро” җәмгыятенең “Игенче” производство участо-гында “яшел урак”оешкан төстә бара. Быел мал азыгы культуралары 912 гектарны били. Аның 325га – кукуруз, 327 - берьеллык, калганы күпь-
еллык үлән чәчүлекләре булып, люцерна, кәҗә үләне, арыш сенажга салына. Әлеге вакытта 900 т сенаж тупланып, аны 4000 тоннага җиткерү исәпләре. Шул рәвешле, һәр шартлы баш малга 35-40 ц хәзерләүне максат итеп куйганнар. Комбайнчылар Илшат Хаҗиев (“
JAGUAR-830”), Илнур Калкаманов (“ДОН-680”), Рәзил Шәехов (“КСК-100”) комбайннары белән яшел массаны урып, маши-наларга төяп җибәрәләр. Сенажны тәҗрибәле шоферлар Фәйзи Сәлимов, Айрат Чириев, Ринат Нәбиев (“КамАЗ”), Вәдит Сәрвәров (“ГАЗ-53”), Альберт Сәгабиев (“Т-150”) техникаларында өзеклекләргә юл куймыйча, ташып торалар.

 

 

Яшел масса Кужбахты товар-лыклы-сөтчелек ферма янындагы базга туплана. Эш барышын зоотехник Динар Зиннәтуллин, исәпне алып торучылар Зәниф Хафизов белән Фәнис Фәйзул-лин контрольлек итә. Сенажны “Джон-Дир” тракторларында механизаторлар Таһир Наҗаров белән Фларит Газетдинов технологияне дөрес үтәп, тыгызлап торалар.

 

     

Эшнең бар җаваплылыгын тоеп башкарган бу уңган хезмәт кешеләре вакыт белән исәпләшми, югары җитеш-терүчәнлеккә ирешә.

Әйткәндәй, участокта печән хәзерләү дә үз югарылыгында оештырылган. Механизатор Фларис Кашапов “КПП-3.1” чапкычында 60 гектардагы кәҗә үләнен тезмәләргә салган. “Илеш-Агро” җәмгыятенең төрле производство участокларыннан 7 пресс-җыйгыч катнашып, бер көндә төргәкләргә төреп бетергәннәр. Аны участок ихатасына “Джон-Дир” тракторында Самат Хаҗиев ташый. Куәтле техника бер рейста 7 тоннага якын печән кайтара. Төргәкләрне “ЮМЗ-6” тракторында Шәмсиәхмәт Сәгабиев төяп тора.

Мал саны хәтсез участокта - 780 баш сыер малы асрала. Ә ишле малга азык та мул гына таләп ителә, шуңа да участок эшчәннәре җитәрлек күләмдә запас тупларга тырыша. Бу җәһәттән эш ырамлы барсын өчен уңайлы шартлар булдырылган, вакытны дөрес файдаланып, иренми хезмәт салалар.

Лира Гәрәева.

Айдар Минһаҗев фотолары.