Сельское хозяйство

Дәүләт техник карауларында

Егәрленең - эше көйле

Районда барлыгы 145 ашлык уру комбайны исәпләнә. Аларның төзеклеген, урып-җыю эшләренә әзерлеген тикшерү максаты белән районда 17-27 июнь көннәрендә дәүләт техник караулары планлаштырылып, беренчесе «Үзәк МТС» ДУАХПның Илеш филиалында үткән һәм 34 комбайн каралып, 19 эшкә әзер, дип табылган.

20 июнь көнне чираттагысы районда алдынгылар рәтендә булган «Урожай» ширкәтендә дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Валерий Пантелимонов җитәкчелегендә үтеп, ул ширкәт уңганнарының бу чарага 100 проц. әзерлек белән килүләрен күрсәтте. Барлыгы 6 ком-байн – 2 «Палессе», 4 «ДОН-1500 Б» каралды. Әйтергә кирәк, баш инженер Рәдис Миңниятуллинның ныклы контроле, эшкә җитди каравы, комбайнчылар белән уртак тел табуы, үз вазыйфасының бар нечкәлекләрен белүе күренеп тора. Аның кул астында күп еллар эшләгән тәҗрибәле механизаторлар Илшат һәм Инсаф Исламовлар, Евгений Көмешбаев, Эдуард Ким, Марсель Кадраев, Азат Зарипов техник караулар таләпләрен төгәл үтәгәннәр: документлар тәртиптә, комбайнчылар медицина караулары үткән, техника эшкә әзер, һәр комбайнда аптечка, икешәр янгын сүндергеч бар. Алар үзләренә беркетелгән техниканы кабызып, ашлык уру-сугу механизмнарын эшләтеп күрсәтте. Әлбәттә, биредә ширкәт җитәкчелегенең запас частьларны вакытында кайтарту турында кайгыртуы да мөһим роль уйнаган.

Әйтергә кирәк, «Урожай» ширкәте «Палессе» комбайннарын районда иң беренчеләрдән булып алып кайтты һәм отылмады. Бу техника үзен яхшы яктан күрсәтте, шуңа күрә алардан үрнәк алып, башка хуҗалыклар да юнәтү хәстәрен күрә башлады. Шунысы куанычлы, ел саен районның АПК предприятиеләренә 10-12шәр техника алына. Шушы көннәрдә «Илеш МТС» җәмгыятенә дә 2 «КЗС-1218 Палессе» комбайны кайтарылачак.

Егәрленең - һәр җирдә дә эше көйле. Урожайлылар моны тагы бер кат исбатлады - комбайннар дәүләт техник караула-рын үтте, алар механизаторлар белән комплектланган, кыскасы, урып-җыюга әзерләр.

Алсу Басыйрова.