Сельское хозяйство

Уңыш-2013

Басу эшләре көндәлеге

(Күрсәткечләр –20 июньгә).

Район хуҗалыкларында агротехник чаралардан – бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнарга химик утау, кукурузның һәм көнбагышның рәт араларын һәм чиста пар җирләрен эшкәртү – тәмамлану алдында. Һава торышы бозылганчы бу эшләрне кичекмәстән төгәлләргә кирәк, чөнки авыл эшчәннәре җаваплылыгына тагы бер мөһим – мал азыгы әзерләү бурычы өстәлде.

«Яшел урак»ка килгәндә, район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, АПК предприятиеләрендә 20 июньгә 1765 т печән тупланып, эш дәвам итә. Сенаж салу дүрт хуҗалыкта башланып, бүгенге көнгә аның күләме 2524 т тәшкил итә. Үләннәр өлгерде, сыйфатын югалтканчы алардан мөмкин кадәр күбрәк сусыл азык хәзерләп калу хәстәрен күрергә кирәк.