Сельское хозяйство

Сабантуй призерларында

Беренче урын яуладык

Кадер авыл советы авыл биләмәсе территориясендә 440 хуҗалык исәпләнә. Аларны төзекләндерү, экологик хәвефсезлекне һәм санитар чисталыкны тәэмин итү авыл хакимияте җитәкчелегеннән ныклы контроль һәм тиешле эш оештыруны таләп итә. Бу максатта үткән еллардагы планлы чараларны дәвам итеп, Тирә-як мохитне саклау елы рамкаларында һәр гражданга табигатьнең кадерен белүнең һәм җирләрдән дөрес файдалануның мөһимлеген аңлату буенча төрле әңгәмәләр үткәрдек.

Төзекләндерүне гамәлгә ашыру эш планы төзүдән башланды һәм авыл советы утырышында расланды. Алда торган бурычлар, елдагыча, хезмәт коллективлары җыелышларында, халык җыен-нарында тикшерелде.

Җирләр кардан ачылу белән һәрбер шәхси хуҗалык үзенең ишек алдын, ындыр артларын, йорт алларын матурлады, төзекләндерде. Кадер урта һәм Сеңрән төп мәктәпләре укучыла-ры, авыл советы авыл биләмәсе хакимияте, мәдәният хезмәт-кәрләре, балалар бакчалары тәрбиячеләре язгы экологик өмә-ләрдә актив катнаштылар. Һәр оешма коллективы да үзенең территориясен тәртипкә китер-де, чәчәкләр, агачлар утырт-ты, агачларны агартты. Елга, юл буйлары да чүп-чардан та-зартылды. Өстәвенә, авыллар эчендәге күперләр ремонтланды һәм буялды. Юл буендагы агач полосалары корыган чүпчардан тазартылды. Иң сөенеч-лесе, Кадер авылының Яшьләр урамында яшәүчеләр үз көчләре белән урамга юкә агачлары утырттылар һәм әйләндереп алдылар. Бу изге эшнең әйдәүчесе булып Рәмил Галимов йөрде.

Хәтер көнендә авыл халкы бердәм булып зиратларны тазартты, корыган агачларны кисте, каберлекләрне тәртипкә китерде. Кадер авылында яңа зират йорты, кирәк-яракларны кую өчен будка эшләнде. Сеңрән авылында кое өр-яңадан төзекләндерелде.

Моның нәтиҗәсе буларак, төзекләндерү буенча игълан ителгән район конкурсында безнең авыл биләмәсе беренче урын яулады.

Лилия Садертдинова,

Кадер авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенең җир эшләре буенча белгече.