Сельское хозяйство

Район конкурсларында

Ферма эшчәннәре бәйгесе үтте

Һәр елны хуҗалыклар-ның машина белән сыер саву операторлары һәм малларны ясалма орлык-ландыру техниклары алдынгылары арасында район күләмендә конкурс оештыру традициягә әве-релде. Быел ул М.Горький ис. хуҗалыкның Сеңрән фермасының җәйге ла-геренда үтте.

Конкурс тантаналы шартларда башланып, аны район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Хәмидуллин ачты. Ул бәйгедә катнашучылар-ны котлап, теләкләрен җиткерде. БР дәүләт Гимны астында бәйрәм флагын күтәрү хокукы узган елдагы конкурс җи-ңүчеләре - М.Горький ис. кооперативның машина белән сыер саву операторы Венера Зариповага һәм “Урожай” ширкәтеннән малларны ясалма орлык-ландыру технигы Радик Харисовка бирелде. Ары-таба авыл хуҗалыгы ида-рәсенең баш зоотехнигы Альберт Мөхәммәтҗанов ярышның планы, шартла-ры, кагыйдәләре, судьялар составы белән таныштырды.

Чара ачык итеп игъ-лан ителгәннән соң, конкурсантлар бирем-зада-ниеләрне үтәргә кереште. Ямьле табигать ко-чагында урнашкан җәйге лагерда районның төр-ле хуҗалыкларыннан 16 машина белән сыер саву операторы, 12 малларны ясалма орлыкландыру тех-нигы үзара көч сынашты, теоретик һәм практик бе-лемнәрен күрсәтте.

Иң элек машина белән сыер саву опера-торларының һәм маллар-ны ясалма орлыкландыру техникларының теоретик белемнәре тикшерелде. Алар 10 сораудан торган тестта үз һөнәрләренә бәйле дөрес җавапны сайларга тиеш иде.

Практик биремнәр һәр ике төркемдә дә параллель рәвештә барды. Сыер саву операторлары билгеләнгән вакыт эчендә сөт саву ап-паратын сүтеп һәм җыеп, үзләрен һәм сыерларны санитар яктан әзерләп, саву осталыкларын күрсәттеләр. Биредә сыер җиленнәре-нең, саву аппаратының, сөт-нең чисталыгына игътибар бирелде. Бу биремнәрне үтәгәндә һәрберсе үзләрен җитез итеп күрсәтергә ты-рышты.

Ә инде гомум нәтиҗәләргә килгәндә, мөмкин булган 73 баллдан 70не җыеп, “Районның машина бе-лән сыер саву буенча иң яхшы операторы” - чем-пионы исеменә “Урал” җәм-гыятеннән Флүсә Хаҗиева лаек булды. Икенче урын-
да XXll партсъезд ис. хуҗалыктан Рәфисә Рәх-мәтуллина (69,25 балл) булса, “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Правда” произ-водство участогыннан Зәнфирә Сәфиуллина (68,75) өченче урынга чыкты. Аларга Диплом һәм барлык катнашучыларга акчалата бүләк тапшы-рылды. “Иң югары стаж” номинациясенә - “Урожай” ширкәтеннән Лүзә Насерт-динова (32 ел), “Чисталык” номинациясенә В.Гыйль-метдинов КФХнан Рәси-мә Шәрипова лаек, дип табылды.

Малларны ясалма орлыкландыру техникла-ры үзләренең теоретик белемнәрен сынады, исәп һәм отчет алып бару үрнәкләрен, малларны ясалма орлыкландыруны күрсәтте. Гомум нәтиҗәләр буенча мөмкин булган 88дән 76 балл җыеп, бе-ренче урынны “Урожай” ширкәтеннән Радик Ха-рисов алуга иреште. “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Искра” производство участогыннан Рушания Мосабарова (73), “Урал” җәмгыятеннән Зифа Зин-нәтуллина (71) икенче – өченче урыннарга лаек булды. Ә инде “Эшне иң нәтиҗәле башкаручы” дип, “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалыннан Рәм-зил Хәбиров танылды. Җиңүчеләргә муниципаль район хакимиятенең Дип-ломнары, аларга һәм барлык конкурсантларга акчалата бүләкләр тап-шырылды.

Әйтергә кирәк, алдагы көннәрдә Туймазы шә-һәрендә уздырылачак республика конкурсында Флүсә Хаҗиева һәм Рәфисә Рәхмәтуллина район данын яклаячак.

Терлекчеләрне тәҗри-бә уртаклашу макса-тында очраштырган, ара-лаштырган, һәркемне җимешле хезмәткә дәртлән-дергән, көч-куәт өстәгән чарада муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафин катнашты, конкур-сантларны котлады һәм тырыш хезмәтләре өчен ихтирамын белдерде.

Чара зур оешканлык белән үтте. М.Горький ис. хуҗалык тарафыннан әзерләнгән мул табын, район мәдәният сарае хезмәткәрләре күрсәткән концерт программасы бәйгегә бәйрәм төсе кертте. Һәр конкурсант бер-берсе белән аралашып, күңелле ял итеп, күтәренке кәеф белән таралышты.

Гөлназ Хафизова.