Сельское хозяйство

Район күчмә семинарында

Һәр сәгатьне рациональ файдаланырга

Үткән чәршәмбедә узган елгы җитешсезлекләргә анализ ясау, агымдагы елга мөһим бурычларны барлау максатында “Урожай” ширкәте базасында мал азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә үтте. Аның беренче өлеше хуҗалыкның кәҗә үләне басуында булды.

Билгеле, малчылык продукциясен арттыруда мал азыгының җитәрлек булуы һәм аның сыйфаты мөһим роль уйный. Шуңа күрә әлеге кампания аеруча ныклы игътибар таләп итә. Аңа урожайлылар ныклы әзерлек белән килгән. Алар ел саен техника паркын яңартып, эшне дөрес оештыра һәм ул үз нәтиҗәсен бирми калмый. Моны чарада кат-нашучылар үзләре күрә алды: мал азыгы әзерләү-гә 3 комбайн, 4 прессҗыйгыч җәлеп ителәчәк. Яшел массаны ташуда 4 «КамАЗ», 1 «Урал» автомашинасы, 6 «МТЗ-1221» тракторы, тапатуда 2 «К-700» трак-торы катнашачак. Шул рәвешле, эшнең шушылай оештырылуы үләннең ва-кытында чабылуын, яшел массаның артык кипмәвен һәм печәннең яхшы сыйфат-лы булуын тәэмин итәчәк.

Чарада катнашучылар «ДОН-680», «Палесье» мал азыгы уру комбайннары, үләннәрне тезмәләргә са-лучы «МасDon» үз йөрешле техника, төрле маркадагы пресс - җыйгычлар һ.б. бе-лән якыннан танышты.

Семинарның икенче өлеше Иске Күктау авыл мәдәният йортында дәвам итте. Сүзне “Урожай” ширкәте рәисе Айдар Мөхәр-ләмов алып, хуҗалыкның икътисади-финанс хәле белән таныштырды. Агым-дагы елда алар язгы кыр эшләрен районда бе-
ренчеләрдән булып тә-мамлады. Хуҗалыкның 4900 га чәчүлек мәйданы исәпләнеп, аның 1005 га - арыш, 1400 - бодай, 500 - кукуруз, 600 гектарын берьеллык үләннәр били. Малчылык тармагына кил-гәндә, 2000 баш мөгезле эре терлек асрала. Хуҗалык көн саен 101 ц сөт җитештерә.

Арытаба район авыл хуҗалыгы идарәсе началь-нигы И.Хәмидуллин чыгыш ясап, ел саен сенаж һәм силос әзерләүдә кабатланган проблемаларга, технологияләрнең тупас бозылуына юл куелуга һ.б. мәсьәләләргә тукталды, һәр шартлы баш малга 35 ц азык берәмлеге хә-зерләүне бурыч итеп бил-геләде. Илгизәр Кыягап улы сүзләренә караганда, сенаж салганда яшел мас-са киптерелми, техника җитмәү нәтиҗәсендә, та-патылмый, бер базны 15-20 көн дәвамында тутырган хуҗалыклар да бар.

Узган елда XXII партсъезд ис., М.Гәрәев ис. коопе-ративлар, “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Искра”, “Үр-мәт” производство учас-токлары җитәрлек күләмдә мал азыгы әзерләмәгән. Шул рәвешле, әлеге агросәнә-гать предприятиеләрендә продукция җитештерү түбән булды.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең хезмәтне сак-лау буенча баш белгече А.Хисаметдинов “яшел уракны” аварияләрсез, травмаларсыз оештыру максатында, эшчеләргә медицина караулары һәм инструктаж үткәрү кирәклегенә басым ясады. Моның өчен мал азыгы әзерләү техникаларына техник караулар үткәрү мәҗбүри. Ләкин бу җәһәттән бар урында да алар-ның әлегә кадәр әзер булмавы борчылу туды-ра. Район буенча дәү-ләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Валерий Пантелимонов сүзләренә караганда, ра-йон хуҗалыклары буенча барлыгы 13 комбайн гы-на техник карау үткән. М.Горький ис., “Мир”, “Маяк” кооперативлары, “Урал”, “Илеш МТС”, “Агыйдел” җәмгыятьләре һәм “Урожай” ширкәте әлеге мәсьәләгә җаваплы караганнар.

Семинарда “Артемида-Агро” җәмгыятенең сату буенча бүлек менеджеры Айнур Гомәров, “Сиббио-фарм” җәмгыяте менед-жер-консультанты Ми-
хаил Бессонов үзләре җитештергән продукция-не тәкъдим итеп, хезмәт-тәшлеккә чакырды.

Семинарның йомгаклау өлешендә муниципаль ра-йон хакимияте башлыгы И.Мостафин чыгыш ясап, химик утауны атна азагына тәмамлауны, мал азыгын җитәрлек күләмдә әзерләп калу максатында, бар мөм-
кинлекләрне файдалануны бурыч итеп куйды.

Лира Гәрәева.