Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Көн үзәгендә – мал азыгы хәзерләү

Узган чәршәмбедә муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре катнашлыгында чираттагы оператив киңәшмә үтеп, ул көнүзәгендәге мәсьәләләргә багышланды.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры И.А.Фәрхетдинов тиздән “яшел урак” кампаниясенең старт алачагын исәпкә алып, мал азыгы хәзерләү техникаларын әзерлек сызыгына кую, аларны механизаторлар белән комплектлау бурычын куйды. Район буенча 38 мал азыгы хәзерләү комбайны, 50 чапкыч (асылмалы, тагылмалы, үзйөрешле), 57 пресс-җыйгыч, 41 ургыч исәпләнә. Арытаба Илшат Авзал улы хуҗалыклар буенча техника әзерлегенә кыскача анализ ясап, мал азыгы культураларының барлыгы 25927 гектар мәйдан биләвен, уртача 1 комбайнга 700 гектар мәйданда эш башкару кирәклеген ассызыклады. Бу җәһәттән аеруча “Сөн”, “Мир”, “Агыйдел”, М.Гәрәев ис. хуҗалыклар, “Илеш-Агро” җәмгыятенең производство участокларындагы техникага зур йөкләмә (1 мең гектарга якын) төшә. Аның чыгышын “Гостехнадзор” инспекциясенең Илеш районы буенча начальнигы В.В.Пантелимонов дәвам итеп, мал азыгы хәзерләү комбайннарының техник карауларны нибары “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы, 86 нчы һөнәри лицейның уку хуҗалыгы гына үтүен, “Урожай”, “Илеш МТС”, М.Горький ис., Куйбышев ис. кооперативларның бу җәһәттән әзер торуын билгеләде. Ашлык уру комбайннарына техник караулар график нигезендә 17 июньнән башланачак.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К.Хәмидуллин басу эшләре барышына анализ ясап, кукуруз һәм рапска нигез салынуның төгәлләнеп килүен, чәчүлекләргә химик утау үткәрелүен, чиста пар җирләре эшкәртелүен ассызыклады. Шуның белән беррәттән, кәҗә үләне, люцерна басуларының өлгерүен исәпкә алып, киләсе атнадан печән чабарга төшү кирәклегенә басым ясады. Моның өчен, әлбәттә, бар хуҗалыкларның да мал азыгы хәзерләү техникасын әзерлек сызыгына куюы мөһим.

Илгизәр Кыягап улы терлекчелек тармагына анализ ясап, көндәлек 93 тонна сөт сатылуын, бу җәһәттән резервларны эшкә кушу, тәгаен алганда, малларга өстәмә рәвештә яшел үлән чабып ашатуны бурыч итеп куйды. Бер үк вакытта сөтчелек фермалары территорияләрен тазарту, тирес эттерү, ындыр табакларын яңа уңыш ашлыгы кабул итүгә хәзерләү, фермалар ремонтына әзерлек эшләре алып бару да игътибардан читтә калырга тиеш түгел.

Оператив киңәшмәне муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафин алып барды, каралган һәр көн тәртибе буенча үзенең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. Җәйләү чорында сөт реализацияләүне узган елгы чорга караганда киметүгә юл куйган “Мир”, М.Гәрәев ис., Куйбышев ис. кооперативлар, “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Игенче”, “Манчар” производство участоклары, Г.Гайнетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләрен тәнкыйть утына тотты, аерымнарының аңлатма-информацияләре тыңланды.

Илдар Иршат улы көндәлек эшләр белән беррәттән, 8 июньдә - район, 9ында авыл Сабантуйларын оешкан төс-тә үткәрү мөһимлеген ассызыклады.