Сельское хозяйство

Республика җитәкчелеге - районда

Илешлеләрнең эше югары бәһаланды

Үткән җомгада Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Эрнст Исаев, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелекнең прогрессив технологияләре һәм мелиорация бүлеге начальнигы Артур Ногъманов республиканың төньяк-көнбатыш районнарына рәсми эш сәфәре ясап, Илеш, Бакалы, Чакмагыш районнарында басу эшләре барышы, хуҗалыклардагы мәсьәләләр белән якыннан танышу максаты белән хуҗалыкларда булды. Аны муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин озатып йөрде.

Беренче тукталыш М.Горь-кий ис. кооперативта ясалды. БРның атказанган авыл ху-җалыгы хезмәткәре Иршат Гыйльфанов җитәкчелек иткән әлеге кооператив – игенчелек һәм малчылык тармагында алдынгы позицияләр яулаган хуҗалык. Әйткәндәй, горькийлылар, һәр елдагыча, язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән килеп, бөртекле культураларны чәчү тәмамланып, техник культураларга нигез салу да - төгәлләнү алдында. Кооперативның 4744 гектар чәчү мәйданы исәпләнеп, арыш – 981, бодай- 1020, арпа - 400, солы - 140, борчак - 130, тары - 20, карабодай 200 гектарда чәчелгән. Әлеге вакытта кукуруз культурасына нигез салу оешкан төстә бара. Биредә Эрнест Исаев кооперативның “чулпан – 7” сортлы арыш үсүче 170 гектарлы басуын карады, аларның торышына уңай бәя бирде. Ул шулай ук хуҗалыкның киләчәккә перспектив планнары белән танышты.

Арытаба мәртәбәле кунаклар “Мир” кооперативына юл тоттылар. Билгеле булуынча, бу хуҗалык “500 сөтчелек ферма”сы республика максатлы программасында катнаша һәм төп реконструк-ция эшләре быелга каралган. Әлеге вакытта Карабаш товарлыклы-сөтчелек фермасында торакларның түбәсен алыштыру бара. Ул бар шартларга җавап бирәчәк һәм малчылар өчен дә уңайлыклар тудырылачак. Монда Хөкүмәт Премьер-министры 450 гектарда чәчелгән кәҗә үләне басуын карады һәм канәгать калуын белдерде.

Шулай ук алар 86нчы һөнәри лицейның, Куйбышев ис. кооперативның, Ф.Ялалов крестьян-фермер хуҗалыгының, “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Правда” производство участогының, “Илеш МТС” җәмгыятенең чәчүлек мәйданнарын карадылар, хуҗалык җитәкчеләре Наил Әһадуллин, Вадим Авзалов, Фирдәвис Ялалов, Рәзил Әхмадуллин, Рәвис Зарипов кунакларны басучылык эшләре барышы белән таныштырдылар. Түбән Яркәйдәге Заводской микрорайонында төзелеп беткән 110 урынлык балалар бакчасы да игътибардан читтә калмады.

Эрнст Исаев район җи-тәкчелеге белән эшлекле әңгәмә корды, алдагы планнары, борчыган сораулары белән кызыксынды. Сәфә-
ре азагында ул илешлеләр-нең эшенә югары бәһа биреп, игенчеләрнең респуб-лика күләмендә алдынгы позицияләр биләвен мактап телгә алды, агымдагы басу эшләрен үзвакытында тәмамлап, мул уңыш алуларын, киләчәктә дә алдынгы районнарның берсе булып калуларын теләде.