Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Мөһим агротехник чарага – ныклы игътибар!

Узган чәршәмбедә район-ның агросәнәгать комплексы предприятиеләре җи-тәкчеләре, хуҗалыкларның баш агрономнары катнашлыгындагы чираттагы оператив киңәшмә Фирдәвис Ялаловның крестьян-фер-мер хуҗалыгы базасында үтеп, чәчүлекләргә химик утау үткәрүгә әзерлек мәсьәләләренә багышланды.

Киңәшмәне район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К.Хәмидуллин алып барды. Илгизәр Кыягап улы районда иртә кузаклы һәм бөртекле культураларга нигез салуның уңышлы төгәлләнүен, әле хуҗа-лыкларда бар игътибар-ның кукуруз чәчүгә юнәлте-лүен билгеләде. Шуның белән беррәттән, тиздән чәчүлекләргә химик утау үткәрү зарурилыгын ассызыклады.

Чыгышны район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы С.П.Пискарев тулыландырып, һава торышы уңай торганда атна ахырында ук чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәртә башлау мөһимлеген телгә алды. Ни дисәң дә, кара солы, эт эчәгесе, ике орлык өлешле (двудольные) чүп үләннәре чыкты. Сергей Петрович киңәшмәдә катнашучыларга “фито- спорин – МЖ” препараты белән эшкәртелгән һәм эшкәртелмәгән “чишминский – 95” сортлы борчак үсентеләрен чагыштырып күрсәтте, хуҗалык белгечләрен биофунгицидлар һәм биостимуляторлар кулланырга чакырды, аларның өстенлекле якларын барлады.

“Россельхознадзор Башкортстан референтлы үзәге” бюджет учреждениесе начальнигы Р.Г.Гарифуллин хуҗалык агрономнарына от-
четлар тапшыру, басуларга апробация (чә-чүлекләрнең чис-талыгын, сортын тикшерү) үткәрү хакында информация җиткерде, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фирдәвис Ялалов үзенең алдынгы эш алымнары белән таныштырды.

“Россельхозцентр” ФДБУның Илеш районы бүлекчәсе начальнигы И.Ф.Камалов “Роса-0,5” пневмоходына агрегатланган гербицид сиптергеч мисалында аларны дөрес көйләү, препаратларны тиешле нисбәттә кагыйдәләр-гә ярашлы куллану кебек мәсьәләләргә ачыклык кертте, бу җәһәттән күрсәтмә материаллар таратылды.

Районыбыз игенчеләре химик утау кебек мөһим агротехник чараны да үз-вакытында һәм сыйфатлы башкарып, басулардан мул уңыш җыеп алыр, дигән ышаныч зур.