Сельское хозяйство

Чәчү -2013

Басу эшләре көндәлеге

Язгы басу эшләрендә игенченең бер генә буш көне дә юк – бер агротехник чараны икенчесе алыштыра. Бүген инде көнбагыш басуларында эш ахырына якынлашып, район хуҗалыкларында әлеге культурага 500 гектарда нигез саласы калды. Кукуруз чәчүне М.Горький ис., ХХII партсъезд ис., “Маяк” кооперативлары, “Урожай” ширкәте, “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы, “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Искра”, “Игенче”, “Манчар” производство участоклары башлап җибәрсә, “Урал” җәмгыятендә ул – тәмамлану алдында.

Көннәр атна азагына җылыначак. Димәк, бу басуларда химик утауга старт, дигән сүз.Шуның өчен әлеге чарага тәгаенләнгән техникаларны, сиптергечләрне кичекмәстән әзерләп бетерү хәстәрлеген күрергә кирәк. Район хуҗалыкларына шартлар бирелде, быел аларның әзерлеге 60 баллы система буенча билгеләнәчәк.