Сельское хозяйство

Чәчү -2013

Басу эшләре көндәлеге

(Күрсәткечләр – 21 майга).

Район буенча сабан ашлыклар чәчү - тәмамлану алдында. Бу үзе үк игенчеләрнең көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып, техниканы җитештерүчәнле эшләтүе хакында сөйли. Шундый ук темп белән көнбагышка нигез салуны да төгәлләп, кичекмәстән бар АПК предприятиеләренә дә техникаларын,  бу эшне беренчеләрдән төгәлләгән 86 нчы һөнәри лицейның уку хуҗалыгын, башлаган ХХII партсъезд ис., “Урал” хуҗалыкларын, “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Искра”, “Манчар” производство участокларын, “Илеш МТС” ДУАХПның Илеш филиалын исәпкә алмаганда, кукуруз басуларына   күчерергә кирәк.

Вакыт ашыктыра. Атнаның икенче яртысында аграрийлар алдында химик утауны башлау бурычы тора. Шуның өчен әлеге чарага тәгаенләнгән техникага, химик препаратларга ревизия ясау мотлак. Шулай ук мал азыгы хәзерләү техникаларын да карап, булган җитешсезлекләрне бетерү хәстәрен күрү шарт. Кыскасы, һәр участокта, һәр эштә ныклы тәртип, төп игътибарны сыйфат мәсьәләсенә юнәлтү сорала, чөнки хезмәтнең ахыргы нәтиҗәсенең күп очракта әнә шушы факторларга бәйле икәнен онытырга ярамый.