Сельское хозяйство

Чәчү -2013

Басу эшләре көндәлеге

(Күрсәткечләр – 18 майга).

Район хуҗалыкларында мөһим кампания – язгы кыр эшләре оешкан төстә бара. Күпчелек агросәнәгать комплексы предприятиеләре сабан ашлыклар, берьеллык үләннәр чәчүне уңышлы төгәлләде. Кыскасы, бу эшләр ике - өч көндә төгәлләнәчәк. Шуның өчен 20 майга кадәр кукурузга нигез сала башларга кирәк. Ул өч хуҗалыкта бара да инде.

Көн   кадагындагы   мөһим бурычларның берсе – чәчүлекләрне тәрбияләү. Бу агротехник чараны билгеләнгән срокта, сыйфатлы  башкару өчен техникаларны хәзердән үк карап, ремонтлап бетерү хәстәрен күрү шарт.

Чәмле эш,  әлбәттә, игенчеләргә тиешле шартлар булдыруга, тырыш хезмәткә рухландыруга бәйле. Шуның өчен басу эшчәннәре арасында ялкынлы ярыш оештыруга һәм аның нәтиҗәләре буенча алдынгыларны кызыксындыру чаралары белән тәэмин итүгә, хәвефсезлек һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә  ныклы игътибар бирергә кирәк.

***

 

Ярыш алдынгылары

(Күрсәткечләр – 17 майга). 

                                          Чәчүдә:

I урында – “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Правда” производство участогыннан  Рәсил Сәлимов “Джон-Дир” тракторы белән  766 гектарда эш башкарды;

II урында –“Мир” кооперативыннан Риф Кәбиров “Т-4” тракторы белән 763 гектар мәйданда чәчте;

 III урында - “Урал” җәмгыятеннән Рөстәм Габдуллин “Агротрон” тракторы белән 735 гектарда яңа уңышка нигез салды.

                             Культивацияләүдә:

I урында – “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Сигнал” производство участогыннан Рәүфәл Гыймаев “К-700” тракторы белән 927 гектар җир эшкәртте;

II урында –“Мир”кооперативыннан Азат Әхмәтшин “К-700” тракторы белән 810 гектар эш башкарды;

III урында – Куйбышев ис. кооперативтан  Роберт Самматов “К-700” тракторы белән 800 гектар җир эшкәртте.

***

 

Иң беренчеләрдән булып

Әле кайчан гына  ху-җалыкларда чәчү эшлә-ре башлануын  гәзит битләрендә  яктырткан идек.  Шушы атна  башында бар яклап та авыл хуҗалыгы производствосы өлкәсендә районда лидер булган “Урожай”  ширкәте уңганнары  сабан аш-лыкларына нигез салуны районда беренчеләрдән булып тәмамлады.

 Урожайлылар, елдагыча,  мөһим кампаниягә зур әзерлек белән килгән. Биредә “Язның бер көне елны туйдыра” дигән халык әйтемен яхшы аңлап, эшне сыйфатлы башкару өчен бар шартлар да булдырылган.  Иң беренче чиратта, кадрлар мәсьәләсенә ныклы игътибар бирелгән.  Әйтергә кирәк, механизаторларның  күбесе - яшьләр. Икмәк үстерүче ялан батырларына өч тапкыр  кайнар аш оештырылган. Шулай ук хуҗалык идарәсе  тарафыннан дәртләндерү чаралары да каралган. Ширкәт әгъзаларына хезмәт хакы вакытында түләнә.

 Барлыгы 5 мең гектардан артык  җир эшкәрте-леп, уҗым культураларын   үзвакытында өстәмә тук-ландыру, тырмату эшләре башкарылган. Бодайның – 100, арпаның – 600, бор-чакның 450 гектарда супер элита, элита орлыклары чәчелгән. Ашлама кертүдә Денис Ташбулатовның, чәчүдә Азат Зариповныңф, Алексей Гәрәевның, Рә-мил Гәрәевның, Илшат Ис-ламовның, водитель Айдар Закировның хезмәте  аеруча мактауга лаек.

Хуҗалык уңганнарын  беренче җиңүләре белән ра-
йон авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Хәмидуллин тәбрикләде. Илгизәр Кыягап улы  уңышларының  эшне дөрес оештыра белүгә һәм йөкләтелгән бурычларына намуслы карауларына бәйлелеген билгеләп үтте.

Чәчү тәмамлану уңаеннан хуҗалык ашханәсендә  мул табын оештырылып, игенчеләр тәбрикләнде.

Алсу Мослыхова.