Сельское хозяйство

Уңышлары – бердәм тырышлык нәтиҗәсе

86 нчы һөнәри лицей – авыл хуҗалыгына кадрлар әзерләүче мөһим, кирәкле уку йортларының берсе. Иң кирәге, биредә теоретик белем биреп кенә калмыйлар, ә аны практикада да ныгытып, булачак белгечләрдә һөнәрләренә сөю дә тәрбиялиләр. Бу максатта куәтле техник базалары, уку хуҗалыгы, барыннан элек, яшьләргә белгечлекләре буенча ныклы белем бирердәй, хезмәт серләренә төшендерердәй кадрлары бар. Иген язмышы хәл  ителгән бу көннәрдә без моңа тагы бер тапкыр ышандык. Әлеге вакытта  60 булачак авыл хуҗалыгы производствосы мастерлары, автомеханиклар районның төрле хуҗалыкларында практика үтә - чәчүдә катнаша.