Сельское хозяйство

Чәчү -2013

Көне елны туйдырыр чак

“Маяк” кооперативы эш-чәннәре агымдагы елда язгы басу эшләрен зур әзерлек белән башлап, кызу темпта алып бара. Февраль аенда ук хуҗалыкта техника әзерләү буенча күләмле эш җәелдерелеп, апрель башында тракторларның һәркайсы төзекләндерелеп, дәүләт техник күзәтүен үтте. Әйткәндәй, техника паркын яңарту юнәлешендә дә максатлы эшлиләр, 2012 елда хуҗалык 10 миллион сумга якын техника сатып алган. Язгы кыр эшләрен кыска агротехник срокта башкарып чыгу максатында ягулык-майлау материаллары да җитәрлек тупланган, ашлама да узган елга караганда күбрәк, 120 т кайтартылган.

Без барганда  коопе-ративның барлык басу кырларында эш гөрли иде. Биредә арыш һәм күпьеллык үләннәрне тырмату, өстәмә тукландыру төгәлләнеп, аны уңган механизатор Наил Шаһалиев һәм ярдәмчеләре - бертуганнар Илнур бе-лән Айнур Ханнановлар намуслы башкарган. Водитель Фоат Бәдретдинов минераль ашламаларны өзеклекләргә юл куймыйча вакытында ташып торган.

Баш агроном З.Габдрах-манов әйтүенчә, коопера-тивның 3354 гектар чәчүлек мәйданы исәпләнеп,  аның 1000 га - бодай, 600 - арпа, 250 гектарын рапс биләячәк. Бодайның “экада-70”, арпаның “челябинский - 99” сортларына өстенлек би-рәләр. Арытаба чәчү орлыгын файдалану максатында, арпаның әлеге сорты 3 ел үрчетелүче (Р-3) аерым учас-тогына нигез салынган.

- Җир куенына бары тик югары сыйфатлы, кондицияле орлыклар гына салабыз. Шулай булганда гына мул уңыш көтәргә була, - ди Зәбир Габдрахманов.

Терлекчелек тармагы ху-җалыкта өстенлекле юнә-лешләрнең берсе буларак, мал азыгы культураларына да зур игътибар бирелә. Шул рәвешле, 250 га - ку-куруз, 100 - судан, берьел-лык үләннәр 120 гектарда үстереләчәк.

Язгы басу эшләре бер сменада оештырылган. Алдынгы, тәҗрибәле механизаторлар Дамир Нә-биуллин, Кави Газиев, Мәхасим Фәррахов, Фән Нурыев, Газыйм Даутов һәм ярдәмчеләре Рәмил Даянов, Илдар Зәйнетдинов сыйфатлы булсын, дип тырыша, язгы көннең елны туйдыруын истә тотып хезмәт сала. Шоферлар Денис Галимов, Раил Баянов, Альберт Мостафин орлыклар белән вакытында тәэмин итә.  Ашнакчылар Зәнфия Гайсина һәм Илүсә Гамбәрова кыр батырларын көнгә ике тапкыр тәмле ашлар белән сыйлый.

Әйе, “Маяк” кооперативында язгы кыр эшләрен оптималь срокларда башкарып чыгу өчен бар шартлар да булдырылып, бөр-текле культураларны чәчү - тәмамлану алдында. Күренүенчә, барлык көч шушы максатка юнәлтелгән. Әйе,  авыр мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелекле-рәк, саваплырак хезмәт юк.

Лира Гәрәева.