Сельское хозяйство

Чәчү -2013

Басу эшләре көндәлеге

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 27 апрельгә район хуҗалыкларында барлыгы   2605 гектар мәйданда - күпьеллык, 6404 га уҗым культуралары өстәмә тукландырылды. Дым каплату буенча эш күләме 40877 га тәшкил итте.

“Илеш-Агро” җәмгыятенең “Правда” производство участогында (915), Куйбышев ис. кооперативта (702),  “Мир” хуҗалыгында (650), “Илеш МТС” җәмгыятендә (560) күпьеллык үләннәрне тырмату аеруча яхшы оештырылган. “Маяк” кооперативында  100 гектарда берьеллык үләннәргә нигез салынды.

 Район буенча 61665 га басулар салам калдыкларыннан тазартылды. Бу эш әлеге вакытта бар хуҗалыкларда да дәвам итә.  Барлыгы 7702 т чәчү орлыгы агуланды.

 

Ярыш алдынгылары

үрсәткечләр – 27 апрельгә).

Тырматуда:

I урында – “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Правда” производство участогыннан Айнур Йосыпов “МТЗ-12.21” тракторы белән 525 гектар җир эшкәртте;

II урында – М.Горький ис. кооперативтан Мисхәт Сәйфуллин “МТЗ-80” тракторы белән 490 гектар эш башкарды;

III урында - “Илеш” кооперативыннан Рәмил Сәрвәров “Беларусь-826” тракторы белән 410 гектар җир тырматты.

Өстәмә тукландыруда:

I урында – “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалыннан Рәшит Габдрахманов “МТЗ-82” тракторы белән 824 гектарда эш башкарды;

II урында – “Урал” җәмгыятеннән Эльвир Баһманов “Туман-1” агрегатында 700 гектар җир эшкәртте;

III урында -“Урожай” ширкәтеннән Денис Ташбулатов “МТЗ-12.21” тракторында 365 гектар эш башкарды.

Дым каплатуда:

I урында – “Мир” кооперативыннан Мират Гәрәев “Т-4А” тракторы белән 506 гектарда җир эшкәртте;

II урында – “Илеш” кооперативыннан Фәнил Гыйбәдуллин “ХТЗ-181” тракторында 432 га дым каплатты;

III урында – Куйбышев ис. кооперативтан Әдгать Сөләймәнов “Т-4” тракторында 360 гектар эш башкарды.

 

Чәмле хезмәт бара

Район хуҗалыклары язгы басу эшләренә ныклап тотынды – күпьеллык үләннәр тырматыла, дым каплатыла, кышкы культуралар өстәмә тукландырыла.

М.Гәрәев ис.  кооператив - узган елда районның корылык зонасына эләккән хуҗалык. Шуңа карамастан, хуҗалык эшчәннәре авырлыкларга бирешмәде, озайлы кышлату чорында маллар санын, продукция җитештерүне кыскартуга юл куймады. Шуңа күрә игенчеләр агымдагы елга   зур өметләр баглап, басу эшләренә беренчеләрдән булып тотынды.

Хуҗалык эшчәннәре язгы басу эшләренә ныклы әзерлек белән килде. Аларның максаты – югары уңыш алу өчен бар агротехник чараны югары сыйфатлы итеп башкару.  Моның өчен хуҗалыкта  24 т ягулык-майлау материаллары, 130 т минераль ашлама тупланган, авыл хуҗалыгы техникасына ремонт эшләре башкарылган, алар механизаторлар белән комплектланган. 

Ширкәтнең баш агрономы Ришат Баһманов әйтүенчә, быел  чәчүлек мәйданнары 4554 га   тәшкил итеп, бодайның “экада-70”, “омская-35” сортлары 776 гектарда игеләчәк.  Шулай ук  арпаны – 273, солыны – 96,  кукурузны– 433, көнбагышны 230 гектарда чәчү планлаштырыла. Мал азыгы культуралары игелүче мәйданнар күпкә арттырылган.

Хуҗалыкның өч бригадасында да чәмле хезмәт кайный. Бу мөһим кампаниядә Нәҗип Гәрәев, Искәндәр Кадыйров,  Валерий Дәүләтов, Илгиз Мирсаяпов һ.б. тырыш хезмәт сала. Аларның һәрберсе үз бурычының никадәр җаваплы икәнен аңлап эшли. Бүгенге көнгә 2680 гектарда дым каплату эшләре башкарылган. Уҗымнарны өстәмә тукландыруны шушы көннәрдә тәмамларга ниятлиләр.

Бу  җаваплы чорда эш ырамлы барсын өчен җи-тәкчелек бар шартларны да булдырырга тырыша - игенчеләргә  ике тапкыр  кайнар аш оештырылган.

Хуҗалыкта басу эшләрен үз вакытында, сыйфатлы башкару өчен мөмкинлек-ләр җитәрлек. Бары тик игенчеләрнең тырышлык һәм һава шартларының яхшы булуы гына кирәк.

Алсу Мослыхова.

 

Ашлама кертмичә, мул уңыш алып булмый

Районда язгы кыр эшләре зур оешканлык белән бара. Һәр хуҗалык  яңа уңышка зур өмет баглый. Әлбәттә, туфракны үзвакытында һәм сыйфатлы эшкәртү белән бергә, тиешле күләмдә минераль ашламалар кертү дә зур роль уйный. Әйткәндәй, ашланган җир генә югары уңыш бирә. Моны яхшы аңлаган хуҗалык җитәкчеләре язгы кыр эшләре башланганчы ук минераль ашламалар туплау хәстәрлеген күрде.

 Бүгенге көнгәүрсәткеч - 26 - апрельгә) район буенча 3197 тонна ашлама кайтарылып, бу күрсәткеч узган елга караганда 550 т күбрәк. Аны туплау  берничә хуҗалыкта гына яхшы оештырылган. Мәсәлән, ул “Урожай” ширкәтендә (җитәкчесе - А.Мөхәрләмов) - 400 (1 гектарга - 92 кг), М.Горький ис. кооперативта (И.Гыйльфанов)– 260 (63,5), “Урал” җәмгыятендә (Р.Ибраһимов) – 230 (73), “Мир” кооперативында (И.Нәбиев) – 250 (51), Куйбышев  ис. кооперативта (В.Авзалов) 204 тонна (60) тәшкил итә. Әлбәттә, бар хуҗалык та җитәрлек күләмдә тупласа, һичшиксез, мул уңыш алуга нигез булачак.

Кызганычка каршы, кайсыбер агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә минераль сый кайтарту сүлпән бара. Әлеге вакытта XXII партсъезд ис. кооперативта (И.Сафин) – 80 (1 га - 22 кг),  Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалында (Р.Шәмсетдинов) – 145 (21,5), “Илеш-Агро” җәмгыятендә – 922 (45), 86нчы һөнәри лицей уку хуҗалыгында (Н.Әһадуллин) 8 тонна гына (9,5) ашлама тупланган.

Алдагы вакытта бар хуҗалыклар да,  чәчү ныклап башланганчы, минераль ашламаларны ташып бетерү хәстәрен күрсеннәр иде.

Сергей Пискарев, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы.