Сельское хозяйство

Чәчү -2013

Басу эшләре көндәлеге

Елны туйдыра торган вакыт җитте. Район хуҗалыкларында язгы басу эшләре  башланып, алар тулы көченә керде һәм  бар агротехник чаралар да комплекслы алып барыла. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 25 апрельгә район хуҗалыкларында барлыгы 20019 га мәйданда дым каплатылып, 2417 гектарда  күпьеллык үләннәр, 2565 гектарда уҗым культуралары өстәмә тукландырылды. Басу эшләре аеруча   “Урал”, “Урожай”, “Мир”, М.Горький  ис. хуҗалыкларда оешканлык белән башкарыла. Әлеге вакытта һәр минут кадерле, шуның өчен агротехник чараларны тәмамлап, иртә культураларны чәчүне башларга кирәк.

 

Басу эшләрен сыйфатлы итеп һәм кыска вакытта башкару өчен техника яхшы итеп ремонтланды, орлык, ягулык-майлау материаллары тупланды. Югары җитештерүчәнлеккә ирешү өчен   техниканы төзек эшләтергә, басу эшчәннәренә тиешле шартлар булдыру хәстәрен күрергә кирәк.

 

Ярыш алдынгылары

үрсәткечләр – 24 апрельгә).

Тырматуда:

I урында – “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Правда” произ-водство участогыннан Айнур Йосыпов “МТЗ-12.21” тракторы белән 460 гектар җир эшкәртте;

II урында - “Урожай” ширкәтеннән Азамат Мөхәммәтдинов “ДТ-75” тракторы белән 145 гектар эш башкарды;

III урында - “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Сигнал” производство участогыннан Азамат Мирзаянов “МТЗ-82” тракторы белән 123 гектар җир тырматты.

Өстәмә тукландыруда:

I урында – “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалыннан Рәшит Габдрахманов “МТЗ-82” тракторы белән 540 гектарда эш башкарды;

II урында – “Урал” җәмгыятеннән Эльвир Баһманов “Туман-1” агрегатында 510 гектар җир эшкәртте;

III урында -“Илеш-Агро” җәмгыятенең “Сигнал” производство участогыннан Шамил Шәмсиев “МТЗ-82” тракторында 370 гектар эш башкарды.

Дым каплатуда:

I урында – “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Манчар” производство участогыннан Рәсил Гыйлемҗанов “МТЗ-12.21” тракторы белән  275 гектарда дым каплатты;

II урында – “Мир” кооперативыннан Мират Гәрәев “Т-4А” тракторы белән 220 гектарда җир эшкәртте;

III урында – “Илеш” кооперативыннан Дамир Галиев “Т-4” тракторында 200 гектар эш башкарды.

 

Урожайлылар тырышлык күрсәтә

Районда язгы кыр эшләре башланып, ул оешкан төстә бара. Бу җәһәттән “Урожай” ширкәтендә дә, елдагыча, техника яхшы ремонтланган һәм югары уңыш алуга алдан хәстәрлек күрелгән. Игенчеләр бүген басуларны тырмату, өстәмә тукландыру һәм дым каплату буенча ырамлы эшли. Ике бригадада иртәннән алып кичкә кадәр киеренке хезмәт кайный.

Баш агроном Радмир Мөбәрәков сүзләренә караганда, хуҗалыкның барлыгы 4970 га сөренте җире исәпләнеп, бөртеклеләр – 3474, азык культуралары  1496 га мәйданны биләячәк.

Хуҗалыкта ягулык-майлау материаллары  җитәрлек, минераль ашламалар 400 тонна күләмендә тупланган. Орлыклар кондициягә җит-керелгән.

Әйткәндәй, бүгенге көндә Иске Күктау бригадасында хуҗалык уңганнары –арыш басуын тырматуда Азамат Мөхәммәтдинов (“ДТ-75” тракторын хезмәтләндерә), уҗымны өстәмә тукландыруда Денис Ташбулатов (“МТЗ-12.21”), дым каплатуда Эдуард Ким (“Т-4”), Евгений Кумушбаев (“Т-4”),  Рәмил Гәрәев (“МТЗ-12.21”), Ибраһим бригадасында  өстәмә тукландыруда Дәвис Фазлыев (“ДТ-75”),  Анатолий Калитов (“ДТ-75”), дым каплатуда Таһир Газизов, Борис Шәңгәрәев, Аркадий Тимеров (“МТЗ-12.21”), Рәүф Сәгыйтов (“ДТ-75”) тырышлык күрсәтә. Эш ике сменада оештырылып, механизаторларны, шоферларны көненә өч тапкыр ашату каралган. Өч көн саен ялан батырларының эшенә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр билгеләнеп барыла.

Гомумән, басу эшләрен вакытында, сыйфатлы башкару өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Димәк, урожайлыларга дәртләнеп һәм чәмләнеп эшлисе генә кала.

Ильфира Нигъмәтуллина.