Сельское хозяйство

Чәчү -2013

Басу эшләре көндәлеге

Көннәрнең уңай торуы игенчеләргә язгы басу эш-ләренә старт бирде. Бар хуҗалыкларда да диярлек дым каплату башланып, ул “Сөн” (800 гектар), “Урожай” (700) хуҗалыкларында аеруча ырамлы бара. Уҗым культураларын өстәмә тукландыру -  биш, күпьеллык үләннәрне тырмату –ундүрт, ә ашлау сигез агросәнәгать комплексы предприятиесендә оештырылган. Кыскасы, эшнең берсе артыннан икенчесе көтеп кенә тора, игенченең тик торырга вакыты юк. Әмма аның һәр көнен нәтиҗәле файдаланырга, иң мөһиме, басуда һәр эшне сыйфатлы итеп, барыннан элек, технологияне төгәл үтәп, башкарырга кирәк.

Бүгенге көннең төп бурычы – орлык агулауны кичекмәстән төгәлләү. Дым каплатуны да активлаштыру шарт, чөнки бу эш район буенча 5059 гектарда гына башкарылган. Минераль ашлама туплау да ныклы игътибар сорый. Алдагы уңышның муллыгы күп дәрәҗәдә әлеге агротехник чараларны дөрес, төгәл үтәүгә дә бәйле икәнен онытырга ярамый.

 

Язгы басу эшләрен үткәрүдә хезмәт ярышы оештыру шартлары

Җиңүчеләргә - бүләкләр

Техниканы югары җитештерүчәнле файдалану, язгы басу эшләрен кыска срокта һәм сыйфатлы итеп үткәрү максатында муниципаль район хакимияте махсус карар кабул итте. Шуңа ярашлы, авыл хуҗалыгы идарәсенә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы район комитетына агросәнәгать комплексы предприятиеләре, механикалаштырылган звенолар, крестьян-фермер хуҗалыклары, тракторчы-машинистлар арасында ярыш оештыру һәм төп игътибарны хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә, хезмәт һәм технологик дисциплинаны, сакчыллыкны ныгытуга, ягулык-майлау  материалларын экономияле тотынуга, хезмәт һәм техника хәвефсезлеген үтәүгә юнәлтү бурычы йөкләтелеп, аның шартлары эшләнде.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, механикалаштырылган звенолар, крестьян-фермер хуҗалыклары  арасында ярыш

Язгы кыр эшләре йомгаклары ярыш нигезенә керә: хезмәтне саклау һәм техника хәвефсезлеге торышы; орлыклар һәм аларны агулау, техника әзерлеге сыйфаты; басу эшләрен үткәрү вакыты һәм сыйфаты; ачы туфракны известьлау; минераль һәм органик  ашламалар кертү; үсемлекләрне саклау чараларын файдалану; ягулык-майлау материалларын экономияләү; агитация-масса эше торышы; чәчү әйләнешен үтәү (чиста, чәчүле парны; техник, мал азыгы, катлаулы культураларны кертеп).

Җиңүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре муниципаль район хакимияте дипломнары белән бүләкләнәчәк.

Язгы чәчү тәмамлангач – беренче шытымнар чыккач “Иң яхшы чәчү звеносы” билгеләнәчәк. Ярыш шартлары: 1 кв. метрда үсемлек саны: сабан бодае -550, борчак -120, арпа -450, солы -400 данә; чи калган урыннар булмавы; рәтләрнең турылыгы; әйләнеш полосаларында чәчү дөреслеге; таккычта чиктәш чәчкечләрнең, ике чиктәш үтү юлының  чиктәш рәтләр арасының тайпылышы; минераль ашлама кертү технологиясе үтәлеше; орлыкны күмдерү тирәнлеге: сабан бодае -4-5, борчак -6-7, арпа -4-5, солы -4-5 см; барлык чәчүлекләрне тыгызлау.

Җиңүче звенолар, крестьян-фермер хуҗалыклары муниципаль район хакимияте дипломнары белән бүләкләнәчәк.

Чәчү агрегатлары механизаторлары арасында ярыш

Бар төр авыл хуҗалыгы эшләрендә (дым каплату, туфракны чәчү алды эшкәртүе һ.б.) иң күп күләмдә сыйфатлы эш башкарып, призлы урыннар яулаган тракторчы-машинистларга түбәндәге материаль-кызыксындыру чаралары билгеләнә: чәчүдән тыш, иң күп норма-смена үтәгәннәр,чәчүдә иң күп эш башкаручылар (шул исәптән агрегат әгъзалары да) дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Нәтиҗәләр белгечләр катнашлыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләре идарәсеннән бирелгән, профсоюз комитетлары тарафыннан килешенгән материалларга нигезләнеп ясалачак.

Мөһим кампания чорында биш көнлекләр буенча да ярышлар оештырылып, аңа оператив пресс-төркем әгъзалары көн саен җыйган мәгълүматларга нигезләнеп йомгак ясалачак.

Механизаторлар арасында көндә-лек ярыш түбәндәге эш төрләре буенча оештырыла: дым каплату, уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тырмату һәм өстәмә тукландыру, культивация, чәчү, туфрак өстен тыгызлау.

Йомгак һәр 5 көн саен АПК предприятиеләренең пресс-төркемгә биргән мәгълүматларына нигезләнеп ясалачак. Алдынгы механизаторларга 5 көнлек йомгаклар буенча вымпел һәм акчалата премия тапшырылачак. Премия күләме хуҗалык тарафыннан билгеләнеп, аның исәп-хисабыннан ясала. 5 көнлек җиңүчеләренә муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт открыткасы бирелә, район “Маяк” гәзите, урындагы радиотапшырулар һәм “Илеш телевидениесе” МАУ аша котлау оештырыла.