Сельское хозяйство

Җәйге лагерьлар әзерлегенә - ныклы игътибар!

Яхшы хуҗаның - эше көйле

Терлекчелек фермаларында кышлатуның соңгы көннәре бара. Хәзер инде тармак эшчәннәре җәйге шартларда эшләүгә әзерлекне башлады. Шул рәвешле, муниципаль район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан АПК предприятиеләренә җәйге лагерьларны яхшы итеп әзерләп, 3 майда үзара тикшерүләр уздыру һәм май уртасына кадәр фермалардагы барлык малларны күчереп бетереп, эш барышына йомгак ясау максатында 14 майда М.Гәрәев ис. кооперативның Иләкшиде фермасы җәйләвендә район хуҗалыклары җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре катнашлыгында күчмә семинар-киңәшмә уздыру бурычы куелды.

Район буенча барлыгы 39 җәйге лагерь исәпләнеп, аларның торышы, нигездә, канәгатьләнерлек. Шулай да һәрберсен бер кат күз уңыннан үткәрәсе бар. Куйбышев ис. кооператив уңганнары бу эшне районда иң беренчеләрдән булып башлады.

Без барганда кооперативның Югары Череккүл фермасы җәйләвендә кызу эш кайный иде. Электән дә төзеклеге белән аерылып торган, тәҗрибәләрен күрсәтү максатында күп тапкырлар район семинар-киңәшмәләре үткән лагерьда әзерлекнең әллә кайчан башланганлыгы күренеп тора иде. Чынында да шулай булып чыкты.

-Ремонтка, нигездә, төзелештә катнашучыларны җә-леп итәргә тырыштык, - ди комплекслы бригада бригадиры Айдар Гарипов. –Гомум көч белән сыер савуга тәгаенләнгән бина-лапасның түбәсен яптык, сөт блогын, катнашазык саклана торган складны әзерләп, каравылчыларга тәгаенләнгән вагонны тәртипкә китереп куйдык.

Әйе, ныклы хуҗа кулы әллә каян күренеп тора. Улаклар – чиста, ә утарлардагы (барысы 3) тирес эттерелеп кенә калмаган, шушы көннәрдә өр-яңа койма белән әйләндерелеп алуны да төгәлләгәннәр. Аларның берсе – кара-чуар, икесе бестуж токымлы сыерларга тәгаенләнгән. Өч көтү оештырылып, бу участокта 6 кө-
түче эшләячәк. Савучылар белән дә өзеклек булмаячак.

Быел бу җәйләүдә 450 баш сыер малы асрау күзаллана. Кыскасы, фермада бер баш мал да калмаячак. Шул рәвешле, малларның төренә карап, асрау, көтү урыннары билгеләнгән. Яшь үрчемнең исән сакланышын тәэмин итүгә аеруча ныклы игътибар бирелеп, аларга тәгаенләнгән җәйге бина-торакларга зоотехния таләпләре нигезендә ремонт ясалган. Бу эшләрдә Тимербулат Хөснуллин, Фидан Яппаров, Рәмил Мөхәммәдиев, Венер Исламгәрәев актив катнашкан.

Электр, су линияләре ремонтын исәпкә алмаганда, бар эш төгәлләнгән. Фер-ма коллективының максаты – 1 майга лагерьга күчеп, җәйге чорда мул продукция – сөт, ит җитештерү. Моның өчен Югары Череккүл фермасы коллективының әзерлеге дә, мөмкинлеге дә бар.

Альберт Мөхәммәтҗанов,

район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы.

Рәмзия Закирҗанова,

 “Маяк”ның махсус хәбәрчесе.