Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Җитди сөйләшү шартларында

Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәк-
челәре һәм терлекчелек тармагы белгечләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашлыгындагы чираттагы оператив киңәшмә узган шимбәдә муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында үтте. Җыелышта ике көн тәртибе – терлекчелек тармагындагы өч айлык эш нәтиҗәләре һәм басу эшләренә әзерлек мәсьәләләре каралды.

Беренче көн тәртибенә ярашлы, район авыл хуҗалыгы ида-рәсенең баш зоотехнигы А.Ә.Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады.

-Малларны кышлату чоры тәмамлану алдында. Әмма продукция җитештерү күләме түбән. Ел башыннан нибары 8444 цент ит җитештерелеп, узган елның шул ук чорына карата 78 проц. туры килә, -дип үзтәнкыйть күзлегеннән башлады докладын Альберт Әлфрит улы. –Дуңгыз итенә ихтыяҗ кимү сәбәпле, “Башкирский бекон” җәмгыятенең Илеш бүлекчәсендә нибары 1660 цент. ит реализацияләнеп, узган елның өч аена карата -43 проц. Мөгезле эре терлек ите 5046 цент. күләмендә җитештерелеп (89 проц.), уртача 492 грамм (-23 грамм) тәүлеклек артым алынды.

Отчет чорында 58376 цент. (95 проц.) сөт җитештерелеп, аның 53520 цент. (91 проц.) реализацияләнгән. Мөгезле эре терлекләр саны 24059 баш (+220 баш) булып, дуңгызлар -12775 (+1700 баш), атлар -665 (97 проц.), казлар 6925 (102 проц.) баш исәпләнә. Узган өч айда 2863 баш бозау (узган елга карата 99 проц.), 5076 дуңгыз үрчеме (108 проц.) алынган. Ел башыннан 295 баш мал үлеме теркәлгән, ягъни узган елның шул ук чорына карата 146 башка азрак (67 проц.).

Район буенча 4816 цент. ит реализацияләнеп (56 проц.), бу җәһәттән М.Горький ис., ХХII партсъезд ис., “Маяк”, “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы, “Илеш МТС” җәмгыяте узган елгы чорга карата шактый нәтиҗәле эшләгән. Шул ук вакытта “Игенче”, “Манчар” производство участоклары тереләй авырлыклары нибары 315-355 кг килгән маллар реализацияләүгә юл куйган. “Сигнал” производство участогы да 132 баш мөгезле эре терлекне тереләй уртача авырлыгы 349 кг килеш иткә озаткан.

Сөт җитештерүгә килгәндә, М.Горький ис. кооператив -3898 цент. (100 проц.), Куйбышев ис. -4084 (113), “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы -2398 (149), “Урожай” -6823 (102), “Илеш МТС” -3320 (120), “Агыйдел” җәмгыяте 2052 цент. (151 проц.) реализацияләп, узган елгы чорга карата уңай нәтиҗәләргә ирешкән. Иң күп сөт сатучылар булып, “Урожай” ширкәте (6823 цент.), “Урал” җәмгыяте (6710), Куйбышев ис. кооператив (4084), М.Горький ис. кооператив (3898), “Искра” производство участогы (3473 цент.) тора.

Сөтчелек фермалары буенча анализ ясалып, чыгыш ясаучы отчет чорында мул сөт җитештергән Сеңрән товарлыклы-сөтчелек фермасы (мөдире – Дамир Хамматов), Сүлте (Хәлил Хөрмәтуллин), Ибраһим (Роман Тюшеев), Теләкәй (Тәнзил Сабиров), Анач (Павел Биктуганов), Краснояр (Айдар Мифтахов) фермаларын мактап телгә алды. Шул ук вакытта мал азыгын читтән ташып ашатырга мәҗбүр булган  ХХII партсъезд ис. кооперативның өч товарлыклы-сөтчелек фермасында да (мөдирләре – Филүс Әхмәтшин, Федор Кунакбаев, Резеда Гыйбәдуллина) нибары 600-800 шәр цент. гына сөт җитештерелгән. “Сөн” кооперативының Аккүз сөтчелек фермасында (мөдире – Гаяз Гыйльмуллин) мал азыгының сыйфаты начар, патока, түп ашатылмый. “Мир” кооперативының Карабаш товарлыклы-сөтчелек фермасында (Вильсур Ямилов) узган елгы чор-
га карата -100, Иштирәктә (Әхтәмҗан Сәфиуллин) 60 баш бозау азрак алынган. М.Гәрәев ис. кооперативның Төйлегән сөтчелек фермасында (Таһир Ситдыйков) малларга сенаж иртән генә бирелә, кич салам белән хушланалар. Шрот хуҗалыкның Иләкшиде сөтчелек фермасында гына ашатыла. “Искра” производство участогының Иске Татыш фермасына сенажны күптәннән Торачыдан ташыйлар. Маллар кыш буена салам күрмәгән – ул көздән бөтенләй диярлек хәзерләнмәгән. Яшь бозауларга печәнне ферма мөдире Айрат Мосабаров үзенең шәхси хуҗалыгыннан алып килеп ашата. Хуҗалык идарәсе мал азыгы хәзерләүгә үтә дә салкын караш күрсәткән биредә. Бары ферма мөдиренең, биредәге гади хезмәт уңганнарының үз эшләренә фанатларча бирелгәнлеге аркасында 2648 цент. сөт җитештерелгән. “Манчар” производство участогының Югары Манчар сөтчелек фермасына да (Ринат Сәрвәров) азык читтән китерелә. Сыер савучылар җитешми, алар еш алышына.

Маллардан тәүлеклек артым алуга килгәндә, иң түбән күрсәткеч -330грамм Югары Манчар сөтчелек фермасында. Биредә эш оештыру аксый. ХХII партсъезд ис. кооперативның Яңа Нәдер фермасында -351, Куйбышев ис. кооперативның Түбән Череккүл товарлыклы-сөтчелек фермасында (мөдире –Фәвил Кадыйров) 393 грамм артым алынган. Яңа Нәдердә терлекчеләр еш алышына, эшкә салкын карыйлар. Түбән Череккүлдә исә узган елның шушы чорында тәүлеклек уртача 490 грамм артым алынган булган. Өстәвенә, ел башыннан биредә район фермалары буенча иң күбе -215 баш бозау туган. Әмма, кызганычка каршы, 3 айга кадәрле бозаулардан нибары 244 грамм артым алына.

“Искра” производство участо-гының Ябалак фермасында 356 баш тана асралып, ел башыннан алардан тәүлеклек уртача нибары 155 грамм артым алына. Сәбәбе – салам да, сенаж да читтән китерелә, ул гына да түгел, мал азыгы белән тәэмин итүдә даими өзеклекләргә юл куела, ризыкның сыйфаты начар.

Әмма шул ук вакытта “Правда” производство участогының Теләпән сөтчелек фермасында (мөдире  -Олег Гыйләҗев) - 919, Этәйдә (Нәфис Миңкәев) 753 грамм тәүлеклек артым алуга ирешкәннәр. Шулай ук “Сөн” кооперативының Аккүз фермасында -746, “Урожай” ширкәтенең һәр өч фермасында (Рамазан Нафыйков, Роман Тюшеев, Әхмәт Мөхәммәдиев) -580-680, “Урал” җәмгыятенең Рсай сөтчелек фермасында (Алмаз Рәхимҗанов) 598 грамм артым алынган. Димәк, әлеге фермаларда эш оештыруга җитди карыйлар.

Район хуҗалыкларында 24049 баш мөгезле эре терлек асралып, отчет чорында М.Горький ис. (1368 баш, ягъни 107 проц.), “Илеш” (484 баш, 111 проц.),”Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы (1150 баш, 177 проц.), “Урожай” (1990 баш, 111 проц.), “Агыйдел” (937 баш, 160 проц.) хуҗалыклары маллар санын арттырган.

Бозау алу буенча М.Горький ис. (узган елгы чорга карата 136 проц.), “Илеш” (165), “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы (164), “Урожай” (148 проц.), “Илеш МТС” (224), “Агыйдел” (267 проц.) хуҗалыклары югары күрсәткечләргә ирешкән.

Шул ук вакытта аерым хуҗалыклар бу җәһәттән үз пози-цияләреннән чигенә бара. Мәсәлән, “Мир” кооперативында яшь үрчем саны узган елгы чорга карата нибары - 61, “Искра”да -63, “Манчар”да 65 проц. кына туры килә. “Үрмәт” производство участогының Үрмәт товарлыклы-сөтчелек фермасында нибары 11 баш бозау туган.

Ел саен көтү әйләнешенә карата 25 проц. күләмендә таналар кертелергә тиеш. Отчет чорында район буенча 2241 баш тана каплату планлаштырылса да, гамәлдәге саннар күпкә азрак -1935 баш, ягъни көтү әйләнешенә карата -21 проц. Бу җәһәттән малларны тулысынча ясалма орлыкландыруга күчкән “Урожай”, “Маяк”, “Урал”, “Правда” хуҗалыклары яхшы эшли.

-Тиздән малларны җәйге лагерьларга күчерү вакыты җитә. Район буенча 39 җәйге лагерь исәпләнеп, торышлары яхшы гына. Әмма азмы-күпме ремонт эшләре башкару, утарларны тазарту, улаклар кую бозаулар өчен профилакторийлар җиһазлау зарури, -дип тәмамлады үз чыгышын баш зоотехник.

“Илеш ветеринария станциясе” ДБУ начальнигы Н.Ф.Галиев – малларга вакцинация үткәрү, па-
разитар чирләрне ачыклау, котыру чирен профилактикалау максатында оештырылган чаралар; “Мәгълүмати – консультация үзәге” МБУ баш зоотехник-селекционеры А.С.Кәримов урыннарда малларны ясалма орлыкландыру барышы, малларның гинекологик чирлә-рен профилактикалау хакында информацияләр җиткерде.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең продукция сыйфаты буенча инспекторы Г.Р.Гәрәева отчет чорында тапшырылган сөтнең сыйфатына анализ ясады. Гөлнара Рөстәм кызы белдерүенчә, хуҗалыклар зачет авырлыгында 5711 тонна сөт реализацияләп, аның 3,3 проц. – югары сортлы. Болар – “Агыйдел” (54,5 тонна), “Урал” (118 тонна) җәмгыятьләре, “Урожай” ширкәте (17,5 т). Барлык продукциянең 96,4 проц.  беренче сортлы итеп реализацияләнсә, 0,3 проц. – икенче, яисә сортсыз. Түбән сыйфатлы, ягъни сортсыз сөт сатуга М.Гәрәев ис., Куйбышев ис. кооперативлар, “Илеш-Агро” җәмгыятенең производство участоклары юл куйган.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К.Хәмидуллин күпләп мал һәм бозау үлеменә юл куйган, сортсыз сөт, яисә сөткә су кушып тапшырган хуҗалык җитәкчеләрен тәнкыйть утына тотып, малларны җәйге лагерьларга 15 майга чыгарып бетерү бурычын куйды. Илгизәр Кыягап улы шулай ук басу эшләренә дәррәү тотынырга, күпьеллык үлән һәм уҗым культураларын өстәмә тукландыру, дым каплату кебек мөһим агротехник чараларны тизләтергә чакырды.

“Мәгълүмати-консультация үзәге” ДБУ директоры Ф.Н.Гаскәров үзенең Словакиядә рәсми эш сәфәре белән булуы, биредә сөтчелек терлекчелегендәге хәлләр торышы, якын киләчәктә үзара хезмәттәшлек булдыру мөмкинлеге хакында информация җиткерде. “Баштехника” җәмгыяте директоры А.В.Матыцын районның агросәнәгать комплексы предприятиеләрен авыл хуҗалыгы техникасы сатып алырга, килешүләр төзергә чакырды.

Оператив киңәшмәне муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафин алып барды, каралган һәр көн тәртибе буенча үзенең фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. Бүгенге көндә малларга ашатырга фуражы булмаган, сенаж һәм саламны читтән китерергә мәҗбүр, узган мал азыгы хәзерләү кампаниясендә әлеге мәсьәләгә битарафлык күрсәткән “Искра”, “Манчар” производство участоклары, малларның баш санын киметүгә юл куйган “Үрмәт”, “Искра” производство участоклары, сөтне күпләп киметүгә юл куйган Г.Гайнетдинов КФХсын, мал үлеме югары булган Куйбышев ис., “Мир”, ХХII партсъезд ис. кооператив җитәкчеләрен һәм белгечләрен тәнкыйть утына тотты, аларның аңлатма-информацияләре тыңланды. Илдар Иршат улы хуҗалык җитәкчеләрен басу эшләренең төп өлешен 10 майга төгәлләргә, бу җәһәттән эш темпын тизләтергә чакырды.