Сельское хозяйство

Чәчү – 2013

Язгы басу эшләре башланды.

 Хәерле сәгатьтә!

Беренчеләрдән булып

 Аграрийлар өчен озын кыш буена әзерләнгән иң җаваплы мәл – кыр эшләре башланды. Бу уңайдан  шушы көннәрдә район хуҗалыкларында язгы басу эшләренә старт бирелде.  Шул рәвешле, «Урал», “Илеш МТС” җәмгыятьләрендә, Куйбышев ис., «Игенче» хуҗалыкларында, М.Гәрәев ис. кооперативта күпьеллык үләннәр, уҗым культуралары  тукландырыла, “Урожай” ширкәте, 86нчы һөнәри лицейның уку хуҗалыгы тырмага төште. 

Районыбызның алдынгы хуҗалыкларының берсе булган “Урал” җәмгыяте беренчеләрдән булып, язгы кыр эшләренә тотынды. 450 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үлән басуында өстәмә тукландыру тәмамланган да инде. Бүгенге көндә ул 130 га уҗым культурасы җирендә  дәвам иттерелә. Ашлама  гектарына 1 центнер исәбеннән кертелә. Аны “Туман-1” агрегатында тәҗрибәле механизатор Эльвир Баһманов башкара. Карбамидны озак еллар хуҗалыкта намуслы хезмәт салучы водитель Рәмил Галиев - “КамАЗ” автомашинасында, уңган механизатор Зиннур Сәфиуллин  “МТЗ-82” тракторында ташып, өлгертеп тора.

Хуҗалыкның баш агрономы  Рөстәм Хафизов сүзләренә караганда, бире-дә барлыгы 2210 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылачак, бүген-иртәгә тырмага төшү көтелә, анда 6 агрегат катнашачак.

Лира Гәрәева.