Сельское хозяйство

Чәчү -2013

Орлыкларны агулау–алдагы  уңыш нигезе

Бусагада бик тә җаваплы чор – язгы кыр эшләре. Уңышның нинди булачагы шушы эшләрнең ничек оештырылуына бәйле.

Авыл эшчәннәре алдында орлыкларны агулау бурычы тора. Бу җәһәттән район хуҗалыкларында әлеге эш башланды.

Районда “Росселхозцентр” ФДБУның БР буенча филиалының мобильле отряды агулау эшенә юнәлтелгән. Аның хезмәтеннән М.Гәрәев ис., М.Горький ис., XXII партсъезд ис., “Илеш МТС”, “Илеш”,  Г.Гайнетдинов, И.Ихсанов крестьян-фермер хуҗалыклары файдалана. Бүгенге көнгә барлыгы 3 мең 253 тонна эш башкарылып, бу күрсәткеч планга карата 48 проц. тәшкил итеп, атна азагына тәмамлауны күзаллыйлар.  “Урожай” ширкәте, “Үзәк МТС” Илеш филиалы, “Урал” җәмгыяте, “Сөн” кооперативы, “Илеш Агро” җәмгыятенең “Правда”, “Сигнал”, “Искра” производство участоклары, Г.Гайнетдинов, И.Ихсанов крестьян-фермер хуҗалыклары - актив эшләүчеләрдән. Агулауда “Тебу -60” препараты  “БашИнком” компаниясенең биостимуляторы “Гуми -20” белән берләштерелеп кулланыла.

Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалының Югары Яркәйдәге ындыр табагында  да эш гөрли бүген. Ул тиешле таләпләр нигезендә оештырылган. Хезмәткәрләргә шәхси саклану чаралары (маска, итек, перчатка, респиратор, күзлек) бирелгән. Төшке аш  каралган, шулай ук сөт, катык бирелә.

Бүгенге көнгә 200 тонна бодай орлыгы агуланып куелган булса, барлыгы 1300 т орлыкны шулай эшкәртергә планлаштыралар. Моның өчен “Дозор” исемле препарат кулланыла. Әлеге эшне агроном Рәмил Сираев җитәкчелегендә  склад мөдире Рәсил Әхмәдиев, машинист Рушат Әвсәхов, аның ярдәмчесе Фазылҗан Кәбиров башкара.

Әйтергә кирәк, булачак уңышны бүгеннән хәстәрләүгә җаваплы караш, зур игътибар булдырылып, һәрберсе үз эшен җиренә җиткереп үти.

Ильфира Нигъмәтуллина.