Сельское хозяйство

Авыл уңганнары

Күпләргә үрнәк

«Урожай» ширкәте эшчәннәре авыл хуҗалыгының һәр кампаниясенә яхшы әзерлек белән килә.

Игенче намусына тугры булып, алар язгы басу эшләрен түземсезләнеп көтә. Иске Куктау бригадасыннан уңган механизатор  Азамат Мөхәммәтдинов та техника төзеклегенә зур игътибар һәм җаваплылык белән карый.

Хуҗалыкның ышанычлы, зур тәҗрибәле тракторчысы Азамат Әюп улы биредә 1988 елдан бирле «ДТ-75» тракторында эшли һәм язын төрле участокларда хезмәт сала, ә урып-җыю барышында «ДОН – 680» комбайнында яшел маса урып, мал азыгы хәзерләүгә лаеклы өлеш кертә.

Тырыш механизатор – гаилә терәге дә. Тормыш иптәше Рәмилә белән  кыз һәм ул тәрбиялиләр. Коллективында ихтирам яулаган  тырыш хезмәткәр авылдашларының да хөрмәтенә ия булып яши.