Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

 Чәчүгә әзерлек мәсьәләләре каралды

Узган шимбәдә район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, хуҗалыкларның баш белгечләре – икътисадчылар, инженерлар, агрономнар катнашлыгында чираттагы  оператив киңәшмә муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында үтте. Киңәшмәне муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафин алып барды, каралган сораулар буенча үзенең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде, тәнкыйтькә эләккән хуҗалык җитәкчеләренең, белгечләренең аңлатма-информацияләре тыңланды.

Җыелышның көн тәртибенә ярашлы, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры И.А.Фәрхетдинов “Илеш телерадиокомпаниясе” МАУ әзерләгән видеосюжетлар аша хуҗалыкара тикшерүләргә йомгак ясады. Илшат Авзал улы белдерүенчә, ра-йон хуҗалыкларының өстенлекле күпчелеге язгы басу эшләренә әзер булса да, “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Манчар”, “Правда”, “Үрмәт” производство участокларында бу җәһәттән салкын караш күзәтелә. Аерым хуҗалыкларда тагылма  агрегатлар көйләнеп бетмәгән, тракторлар ремонтын төгәллисе бар. Чыгыш ясаучы елның-елына техника ремонтына җитди караучы, паркны яңартуга ныклы игътибар бирүче “Урал”, “Урожай” М.Горький ис., “Илеш” хуҗалыкларын бу җәһәттән башкаларга үрнәк итеп куйды.

Илеш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе начальнигы В.В.Пантелимонов исә техник караулар йомгаклары белән таныштырып, әлеге чарага тиешенчә әзерләнмәгән Куйбышев ис., ХХII партсъезд ис., “Мир” кооперативларын тәнкыйть утына тотты. Ә “Илеш-Агро” җәмгыяте исә барысын да уздырган – бүгенгәчә 25 трактор әзерлек сызыгына куелмаган. Хуҗалыкларда куллануда булган прицепларның нибары 50 проц. техник карауларны уңышлы үткән. Бу җәһәттән “Илеш”, М.Горький ис. кооперативларның әзерлеге мактауга лаек.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы С.П.Пискарев үз чыгышында хуҗалыкларның бөртекле һәм техник культуралар орлыклары белән тәэмин ителеше, чәчү орлыкларын агулау барышы, басуларның структурасы кебек мәсьәләләргә ачыклык кертте.

 Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш икътисадчысы Р.Ә.Габдрахманов исә агросәнәгать комплексы предприятиеләренең 2012 елдагы финанс-икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Рәсим Әхмәтнәгыйм улы үз чыгышында ассызыклавынча, узган елда хуҗалыклар та-рафыннан 810 млн. 618 мең сумлык керем алынып, ул 2011 елга карата  - 28 проц. артык. Керем алу терлекчелектә продукция реализацияләү һәм производство күләме артуына бәйле булса, басучылыкта исә реализацияләү бәясенең күтәрелүе сәбәпче. Әгәр 2011 елда игенчелек белән шөгыльләнүдән 220 млн. сум күләмендә керем алынса, узган отчет елында исә әлеге сан 306 млн. сумга җитеп, үсеш -39 проц. Терлекчелектә исә керем алу 447 млн. сумнан 464 миллионгача артып, үсеш нибары 4 проц. күләмендә күзәтелә. “Агыйдел” җәмгыяте -27 млн. 447 мең сумлык (үсеш -133 проц., ике ярым диярлек), “Маяк” кооперативы -44 млн. 109 мең (+68 проц.), “Урал” җәмгыяте -63 млн. 716 мең (+59) “Урожай” ширкәте -102 млн. 668 мең (56), “Илеш” кооперативы -21 млн. 30 мең (+36), “Илеш-Агро” җәмгыяте -250 млн. (+36), М.Горький ис. кооператив -45 млн. 980 мең (+22), Куйбышев ис. кооператив 45 млн. 233 мең (үсеш -17 проц.) сумлык керем алуга ирешеп, күрсәткечләрен күпкә яхшырткан.

Отчет чорында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан 140 млн. 728 мең сум күләмендә табыш алынып, ул узган 2011 елга карата 45 млн. 994 мең сумга, ягъни 49 проц. артык. Елны барлык хуҗалыклар да табышка ирешеп төгәлләгән. Әмма “Илеш-Агро” җәмгыятенең производство участоклары нибары 518 мең сумлык табыш алып, рентабельлелек нуль дәрәҗәсендә. Табыш, нигездә, Хөкүмәттән бирелүче субсидияләр исәбенә формалашкан. Аның суммасы ел дәвамында -208 млн. 495 мең сумга, крестьян-фермер хуҗалыкларын да исәпкә алып, 241 млн. 305 мең сумга җиткән. Бу -2011 ел белән чагыштырганда 30 млн. сумга күбрәк, дигән сүз. Субсидияләр күләме аеруча “500 сөтчелек фермасы” республика пилотлы программасында катнашкан хуҗалыкларда күп булып, “Урожай” ширкәтенә -34 млн. 470 мең, “Агыйдел” җәмгыятенә -26 млн. 589 мең, “Илеш МТС”ка -18 млн. 500 мең, “Маяк” кооперативына 14 млн. 733 мең сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән.

Ашлыкны реализацияләү бәясе отчет елында уртача  84 сумга артып, 555 сумга җитсә (1 цент.), мөгезле эре терлек ит җитештерүдә 382 сумга арткан, ягъни, 8169 сум. Сөтнеке исә, киресенчә, 91 сумга кимеп, 1226 сум тәшкил иткән. Ашлыкны реализацияләүнең иң түбән бәясе “Илеш-Агро” җәмгыятендә булып, ул нибары -434 сум. Төп сәбәбе – 2011 елгы ашлыкны алар узган 2012 ел башында, ягъни ашлыкка бәянең иң арзан чагында реализацияләгән. Шул ук вакытта “Сөн” кооперативы ашлыкның 1 цент. -702 сумга, “Урожай” -700, “Мир” -663, “Илеш МТС” -660, “Агыйдел” җәмгыяте 629 сумга саткан. Әмма биредә иң югары керемне чәчү орлыгы җитештереп сатучылар ала. Безнең районда, кызганычка каршы, бу җәһәттән “Урожай” ширкәтен, Ф.Ялалов КФХсын, “Илеш МТС” җәмгыятен генә мактап телгә алырга була.

Сөтне иң югары бәягә реа-лизацияләгән хуҗалыклардан “Илеш-Агро” җәмгыятенең производство участокларын (1 цент. уртача 1340 сумга), “Маяк” кооперативын (1312), “Урал” (1261) һәм “Агыйдел” (1251 сум) җәмгыятьләрен санарга була. Сөтнең 249 тоннасы икенче сортлы итеп реализацияләнеп, бу җәһәттән югалтулар 3 млн. 53 мең сумга җитә. Шулай да район буенча сөтнең 99 проц. беренче сортлы итеп сатылды. Аның 92,4 проц. – беренче, 109 тоннасын икенче сортлы итеп реализацияләгән “Мир” кооперативы 1 млн. 336 мең сум күләмендә акча югалтты. Шулай ук ХХII партсъезд ис. кооператив (78 тонна сөт - икенче сортлы, югалту -956 мең сум), ПЛ-86ның уку хуҗалыгы (11 тонна һәм югалту -137 мең сум) - сыйфат мәсьәләсенә салкын карашта.

Мөгезле эре терлек итен “Агыйдел” (тереләй авырлыкта 1 цент -11792 сум), “Маяк” (11790), “Мир” (11037 сум) хуҗалыклары югары бәягә реализацияләгән.

Хезмәткә түләүгә 196 млн. 286 мең сумлык акча средстволары юнәлтелеп, ул 2011 елга караганда 10 проц. арткан. 2012 елда район буенча авыл хуҗалыгы тармагында уртача айлык хезмәт хакы 8890 сум булып, иң югарылары “Урал” (10883 сум), М.Горький ис. (10881), “Урожай” (10504) хуҗалыкларына туры килә.

Отчет елында район хуҗалыклары тарафыннан бюджеттан тыш фондларга салым түләүләре һәм күчерүләре рәвешендә 68 млн. 982 мең сумлык түләүләр башкарылган.

Баш икътисадчы үз чыгышын тәмамлап, “Урал” җәмгыятенең ел дәвамында кредитларсыз эш итүен, Куйбышев ис, “Урожай”, “Илеш”, М.Гәрәев ис., “Маяк”, М.Горький ис. хуҗалыкларның агымдагы банк түләүләрен, әйләнеш активларын төгәл алып баруларын, түләү мөмкинлекләренең югары булуын ассызыклады.

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы, полиция подполковнигы Р.Ә.Әхкямов районда җинаятьчелек торышы, мал урлаулар, полициянең участок уполномоченныйлары белән тәэмин ителеш һ.б. мәсьәләләргә ачыклык кертте.

Оператив киңәшмәгә район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К.Хәмидуллин йомгак ясады, терлекчелек тармагындагы эшләр торышын анализлады,чәчү эшләренә әзерлек темпын тизләтергә чакырды.