Сельское хозяйство

Хуҗалыкара тикшерүләрдә

Көзге муллык язгы хәстәрлеккә бәйле

 

Язның авыл хуҗалыгы эшчәннәре өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләп торасы түгел. Җир уянган мәлдә бар шөгыле җиргә бәйле кешенең хәстәре – чәчүгә җентекле әзерлек. Моның өчен төзек техника, сыйфатлы орлык, җитәрлек күләмдә ашлама, эшче көчләр булырга тиеш. Бары тик шул чакта гына уңышка өмет итәргә була. Хуҗалыкларда шушы җаваплы чорга әзерлекне барлау максатында үзара тикшерүләр үтте, башкарасы эшләр каралды. Анда район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Иәмидуллин, аның урынбасары М.Фәйзуллин, хезмәтне саклау буенча баш белгече А.Хисаметдинов, баш инженеры Иәрхетдинов, “Россельхознадзорның Башкортстан референтлы үзәге” бюджет учреждениесе  начальнигы Р.Гарифуллин, «Мәгълүмати-консультация үзәге» МБУ директоры Ф.Гаскәров, хуҗалык җитәкчеләре,  инженерлары катнашты.

М.Горький ис. (кооператив рәисе - И.Гыйльфанов, баш инженер - М.Гәрәев) хуҗалык җитәкчелеге, игенчеләре техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә ел да игътибар белән карый. Үзара тикшерүләрдә күренүенчә, һәр ике бригаданың да авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлек торышы уңай бәһа алды. Биредә чәмле хезмәт, яхшы әзерлек әллә кайдан күренеп тора. Язгы кыр эшләрендә кооперативта 25 берәмлек трактор катнашачак, барысы да техник карауларны уңышлы үтеп, тиешенчә әзерләнгән. Шулай ук тагылма инвентарьләр: 5 чәчкеч, 10 культиватор, 10 тырма агрегаты әзерлек сызыгына куелган. Ягулык-майлау материаллары, орлыклар җитәрлек күләмдә тупланган,  260 т ашлама өчен акча күчергәннәр. Игенчеләрнең кәефе күтәренке, алар ки-ләчәк уңышка нигез салуны кыска вакытта тәмамлап чыгу нияте белән яши.

“Мир” кооперативы (И.Нәбиев, Ф.Гәрәев) 3700 гектарда бөртеклеләр чәчүне планлаштыра. Көзен 600 гектар мәйданда уҗым культураларына нигез салынган. Язгы басу эшләрендә барлыгы 37 берәмлек техника катанашачак. Иштирәк бригадасында тагылма инвентарьләрнең ремонт сыйфаты яхшы гына бәяләнде. 4 тырма, 2 чәчкеч, 3 культиватор агрегатлары ремонтланып, әзерлек сызыгына куелган. Карабаш һәм Яңа Күктау бригадаларында да - эшләр канәгатьләнерлек: тырмалар, чәчкечләр, кәтүкләр, тракторлар тулысынса әзерләнеп, техника механизаторлар белән комплектланган.

86нчы һөнәри лицейның уку хуҗалыгында (Н.Әһадуллин,Р.Мөхәммәтов) техника ремонтына ныклы караш булдырылган. Тракторлар, тагылма инвентарьләр тәртипкә китерелеп, тезелеп куелган. Алар көйләнгән, техник карау үткән, кыскасы, бүгеннән чәчүгә әзер.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Хәмидуллин М.Горький  ис. кооперативта техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлегенең яхшы оештырылуын билгеләде. “Мир” кооперативы җитәкчелегенә теләк-тәкъдимнәрен җиткереп, былтыргы хаталарны кабатламыйча,  басу эшләрендә һәр технологияне дөрес, тиешенчә үтәргә кирәклегенә басым ясады.

М.Гәрәев ис. кооперативның (Ә.Гарипов, Ф.Ракыйпов) өч МТМсында (Бишкурай, Иләкшиде, Төйлегән) 27 трактор, 8 агрегат тырма, 4 агрегат чәчкеч, 3 кукуруз, көнбагыш чәчкече, һәрберсендә 3әр агрегат культиватор бар. Механизаторлар белән комплектланганнар. Эш бер сменада башкарылачак. Шунысын билгеләргә кирәк: биредә һәр тракторчының үз эшенә җаваплы караганы күренеп тора – техникалары бүгеннән эшкә әзер. Дәүләт техник караулары үткәрелгән. Орлыкчылык хуҗалыгы буларак, элиталы һәм супер элиталыларын чәчү бурыч итеп куелып, алар җиткелекле күләмдә тупланган.

“Илеш-Агро” җәмгыятенең “Манчар” производство участогы (И.Гарифуллин) техникасы Игмәт машина-трактор мастерскоенда тупланып, 3 агрегат тырмасы, 3 агрегат культиваторы, 1 кәтүк һәм ике “Джон-Дир” чәчү агрегаты әзерлек сызыгына куелган. Биредә 4 “Беларусь”, 2 “Т-75”, 1 “К-700” - әзер, 2 “Т-4” тракторының ремонтын төгәллисе бар.

 Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалының (Р.Шәмсетдинов, Р.Мостафин) быел 12 мең 230 гектар сөренте җирләре исәпләнеп, чәчүдә барлыгы 9 тырма, 8 культиватор, 4 кәтүк агрегаты, 4 “Джон-Дир” чәчү комплексы катнашачак. Чәчү орлыклары, ашлама җитәрлек хәзерләнеп куелган. Әйткәндәй, биредә һәр урында тәртип күзгә ташлана.

Гыйлемҗан Гайнетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгында (баш инженеры - М.Ханнанов) барлыгы 2170 гектар сөренте җире булып, аның 850 гектарын – арпа, 980ен – бодай, 420 сен – борчак, 180нен - кукуруз, 150сен берьеллык үләннәр биләячәк. Хуҗалыкта ягулык-майлау материаллары да, ашлама да җитәрлек күләмдә ташып куелган, орлыклар агулана. Язгы чәчүгә тагылма инвентарьләрдән 2 культиватор, 4 тырма, “С3-3,6”, “Русь-6” чәчкече чыгарылачак. “МТЗ-82” һәм 3 “К-700” тракторын карап бетерәселәре бар.

Куйбышев ис. кооператив (В.Авзалов, И.Шәй-хетдинов) МТМсының ихатасына килеп керү белән тәртип күзгә ташлана - тагылма инвентарьләр, тракторлар каралып, тезелеп куелган. Монда авыл хуҗалыгы машиналары ремонты көздән үк башланып, сыйфатлы башкарылган. 7 тырма, 5 культиватор, 3 кәтүк, “Джон-Дир-1830” чәчү агрегаты, 3 “СЗП-3,6” чәчкече мөһим кампаниягә әзер. Ләкин ике “К-700”, бер “ДТ-4” тракторын төзәтеп бетерүне тизләтергә кирәк. Ягулык-майлау материаллары, ашламалар җитәрлек күләмдә тупланган, шулай ук хуҗалыкта орлык агулау башланган.

Югары Яркәйдәге Фирдәвис Ялаловның КФХсында агымдагы елда 900 га бөртеклеләргә нигез салыначак. Язгы кыр эшләрендә 5 берәмлек техника, шул исәптән 1 “Джон-Дир”, “МТЗ-1221”, 2 “МТЗ-82”, “Т-150” тракторлары, “СУБМ-3,6” чәчкече, 2 тырма, 2 культиватор агрегаты катнашачак. Алар техник карауны үткән.

“Сөн” кооперативы (җитәкчесе-Ф.Зарипов, Әәрипов) игенчеләре  чәчүне бердәм активлык һәм оешканлык белән каршылый. Һәр дүрт бүлекчәдә (Аккүз, Кыпчак, Шәммәт, Исанбай) авыл хуҗалыгы машиналары каралып, механизаторлар белән комплектланган. Чәчү эшләрендә катнашачак тырма, культиватор, чәчкеч, кәтүк агрегатлары каралып куелса да,авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау буенча эшләрне тәмамлап бетерәсе бар әле. Хуҗалыкның  5022  гектар сөренте җире булып, анда  бодай, арпа, көнбагыш, рапс, солы һ.б. культуралар чәчү планлаштырыла.                  

“Илеш”(Р.Нурыев) кооперативы елның-елына  язгы чәчүгә зур җаваплылык белән килә. Биредә ремонтның  сыйфатына ныклы игътибар бирелә. Быел да район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре тикшерү вакытында  илешлеләрнең әзерлегенә яхшы бәя бирде. 1200 га сөренте җире булып, 410 га -бодай, 250 га - арпа, 100 га - борчак, 80 га карабодай чәчү башкарылачак. Чәчүдә катнашачак тракторлар төзек, тагылма инвентарьләр ремонтланып, яланга тезелеп куелган. Шулай ук минераль ашламалар кайтарылып, чәчү орлыгы,  ягулык-майлау материаллары җитәрлек күләмдә тупланган. 

 «Илеш-Агро» җәм-гыятенең «Искра» производство участогында (Р.Фаукаев, И.Гәрәев)  язга әзерлеккә хуҗаларча караш булдырылып, яңа уңышка нигез салуга механизаторлар зур җа-ваплылык белән килгән. Биредә 5“ДТ- 75”, 2“МТЗ-1221”, 1“Т-150” тракторлары, 3“Джон-Дир”  чәчү комплексы исәпләнә. 4 культиватор , 5 тырма, 3 кәтүк, 2 чәчкеч - төзек хәлдә. Тагылма инвентарьләр, техника әзерлек сызыгына куелса да, вак-төяк ремонт эшләрен тәмамлап бетерәсе бар.

“Урожай” ширкәте (А.Мөхәрләмов, Р.Миңниятуллин)  хезмәткәрләре, һәр елдагыча, кыр эшләрен яхшы әзерлек белән каршылый. Һәр җирдә - тәртип, техника ремонты сыйфатлы һәм вакытында башкарылган. Урожайлылар быел 3600 гектар мәйданда  язгы кыр эшләрен башкарырга җыена. Иске Күктау һәм Ибраһим бригадаларында барлык тракторлар ремонтланып, техник карауларны уңышлы үтеп, сафка бастырылган. Тагылма инвентарьләр дә тулысынча әзер. Тракторларга килгәндә, 2”К-700”, 1 “Джон-Дир”, 6 “МТЗ-1221”, 3 “Т-4”, 5 “ДТ-75”, тагылма инвентарьләрдән 10 тырма, 7 культиватор, 5 чәчү, 3 кәтүк агрегаты катнашачак. Эш 2 сменада оештырылачак.

“Сигнал” производство участогында (Д.Гыйльметдинов) да ремонтка җаваплылык белән карарга тырышканнар. Биредә Торачы һәм Исәмәт бригадаларында техника ремонтлауга  тиешле игътибар бирелгән. Шулай да 3 “ДТ-75” тракторын карап бетерәсе бар.  Чәчү эшләрендә катнашачак 4 тырма, 6 культиватор, 1 чәчү, 3 кәтүк агрегатлары, 2 “Джон-Дир” чәчү комплекслары  каралып, ремонтланып куелган, тракторлар һәм тагылма инвентарьләр буялган.

“Агыйдел” җәмгыяте-нең(Ф.Хәлиуллин, А.Шәйдуллин) Янтуган һәм Йонны бригадалары булып, биредә басу кампаниясенә 1 чәчкеч, 2 тырма, 3 культиватор, 1 кәтүк  әзерләнеп, алар тракторларга комплектланган. “Корыч атлар”дан 3 “К-700”, 3 “МТЗ-1221”, 5 “ДТ-75” бар. Эш ике сменада планлаштырылып, тракторлар механизаторлар белән комплектланган, ашлама  тупланган, орлыклар кондициягә җиткерелгән.

Гомумән, басу эшләрен агротехник таләпләр нигезендә сыйфатлы башкарырга, вакытында сезон эшен тәмамларга әзерлек барлыгы ачыкланды тикшерүләр вакытында.

“Игенче”производство участогы (Р.Шамратов)игенчеләре 2200 гектарда язгы чәчү эшләрен башкарырга җыена.  Мөһим кампаниядә 2 “Джон-Дир” чәчү комплексы, 4 культиватор, 4 тырма, 2 кәтүк агрегаты катнашачак. Бүгенге көндә 2 “Джон-Дир”, 3 “ДТ-75”, 3 “Т-4” әзерлек сызыгында булса, 2 “Т-4” һәм 1 “ДТ-75” тракторлары ремонтын төгәллисе бар.

“Илеш МТС” җәм-гыятендә (Р.Зарипов, Р.Латыйпов) техниканың әзерлек  сыйфаты - һәрвакыт яхшы. Чылбырлы һәм тәгәрмәчле тракторлар эшкә әзер. Алар тагылма инвентарьләр белән комплектлап куелган. Җәмгыять 2800 гектарда язгы чәчү эшләре башкаруны планлаштыра.

Шул рәвешле, Марин һәм Теләкәй авыллары бригадалары каралып, комиссия тарафыннан уңай бәяләнде.

XXII партсъезд ис. кооперативның (И.Сафин, Ф.Әхмәтшин) Ташкичү һәм Чияле-Әтәч бригадалары механизаторлары әзерлек мәсьәләсенә җитди караган. Техника паркына килгәндә, тракторлардан 2 “К-701”, 2 “Т-12.21”, 2”Т-150”, 3 “Т-4”, 2 “ДТ-75”, 2 “Бела-русь” яңа уңышка нигез салуда катнашачак. Тагылма инвентарьләр дә әзерлек сызыгына куелган. Әйтергә кирәк, 1 яңа “СЗП” чәчкече кайтарылган. Техникалар механизаторлар белән комплектланган.

Гомумән, төзек техника нәтиҗәле һәм өзеклекләрсез эшләргә шартлар тудыра. Шуңа күрә тикшерү барышында билгеләнгән искәртүләр һәм киңәш-тәкъдимнәр киләчәктә исәп-кә алынсын иде.

Лира Гәрәева,

Ильфира Нигъмәтуллина,

Алсу Мослыхова,

«Маяк»ның махсус хәбәрчеләре.