Сельское хозяйство

Хуҗалыкара тикшерүләрдә

Язның бер көне  елны туйдыра

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында язгы кыр эшләрен тулы әзерлектә каршылап, аны кыска срокта һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу бурычы тора. Әлбәттә, яхшы уңыш алу өчен техниканың төзеклеге зур роль уйный. Бу җәһәттән ел саен хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен үзара бәһалау һәм булган проблемаларны уртага салып сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу максатында хуҗалыкара тикшерүләр үткәрелә. Агымдагы елда да бу традиция дәвам иттерелеп, тәүгеләре “Маяк”,“Урал”, М.Гәрәев ис. хуҗалыкларда, “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалында, “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Манчар” производство участогы хуҗалыкларын берләштергән зоналардан башланды.

Анда район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Хәмидуллин, аның урынбасары М.Фәйзуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсенең хезмәтне саклау буенча баш белгече А.Хисаметдинов, баш инженер И.Фәрхетдинов, хуҗалык җитәкчеләре, инженерлары катнашты.

“Маяк” кооперативы (кооператив рәисе - Җ.Мөхтәров, баш инженеры - Ф.Гәрәев) язгы чәчү кампаниясенә җаваплы һәм җитди әзерләнгән. Маяклылар агымдагы елда 2200 гектарда бөртеклеләр чәчүне планлаштыра. Техник куль-туралардан 300 га рапс, 250 га кукуруз, 100 га судан үстерәчәкләр. Орлыклар җитәрлек күләмдә тупланып, кондициягә җиткерелгән. Ягулык материалларына -1млн. 300 мең сум, шулай ук 100т минераль ашлама өчен акча күчерелгән.

Биредә техника ремонты тәмамланып, тагылма агрегат һәм инвентарьләр  әзерлек сызыгына куелган. Унбиш берәмлек төрле маркадагы тракторлар төзек һәм техник караулар үткән. Алар механизаторлар белән тулысынча комплектланган.

 “Урал” җәмгыяте (Р.Ибраһимов, Р.Дәүләтшин, А.Хафизов) елның-елына авыл хуҗалыгының һәр кампаниясенә тулы әзерлек, оешканлык белән килә. Биредә төп игътибарны тех-никаның күплеге һәм шул ук вакытта чит илнеке булуы җәлеп итә. Аларның барысы да ГОСТ таләпләренә ярашлы ремонтланып, әзерлек сызыгына куелган. Ураллылар мул уңыш алу өчен җирнең уңдырышлылыгын арттыру, технологик таләпләрне төгәл үтәүнең төп бурычларның берсе булуын аңлап эш итә. Алар басучылыкта Notill технологиясен уңышлы куллана. Агымдагы елда бер “Кондор”, ике “Цитан” чәчү комплексы катнашачак. Җиргә ашла-ма кертүдә “Туман-1” үз-йөрешле агрегатын фай-даланырга исәп тоталар. Чәчү орлыклары көздән үк әзерләнеп куелган, мине-раль ашламалар җитәрлек күләмдә кайтарылган.

 Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Хәмидуллин ике хуҗалыкның да техника ремонты, чәчүгә әзерлеге һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә булуын билгеләде.

Лира Гәрәева.