Сельское хозяйство

Район агроконференциясендә

Басучылык уңышы – игенче кулында


Соңгы өч елның икесенең коры килүе аграрийларга басучылыкны алып баруда зур кыенлыклар тудырды. Шуңа карамастан, район хуҗалыклары эшчәннәре бу тармакта тырыш хезмәт салып, үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алды, терлекчелекне тиешле мал азыгы белән тәэмин итте. 2012 елның көзге һава шартлары, кыш һәм яз башы исә бар төр авыл хуҗалыгы культураларының яхшы уңышын формалаштыру өчен 2013 елның вегетацион чорының уңышлы булачагын вәгъдә итә. Бу үзе үк язгы кыр эшләрендә һәр участокта хезмәтне уйлап, фәнни нигезләргә таянып оештыру, иң мөһиме, чәчүне оптималь, агротехник срокларда үтәү бурычын куя.

Шушы мәсьәләләргә ачыклык кертү, тәҗрибә уртаклашу, басу эшләрен башкарып чыгуда игенчеләргә конкрет ярдәм күрсәтү максатында үткән чәршәмбедә “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Правда” производство участогы базасында авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнары, баш инженерлары, комплекслы бригада бригадирлары, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашлыгында агроконференция үтте. Анда район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Хәмидуллин һәм белгечләре, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, аграрийларны техника, авыл хуҗалыгы машиналары, химик саклау чаралары белән тәэмин итүче фирмалар, кампанияләр вәкилләре, Башкорт дәүләт аграр университеты галимнәре чыгыш ясады.

Агрономик конференция эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафин катнашты һәм эшлекле сөйләшүгә йомгак ясады.

Күптәнге традиция буенча уздырылучы чараның практик өлеше Этәйдәге машина-трактор  мастерское белән танышудан башланды. Бирегә “Илеш-Агро” җәмгыятенең производство участокларыннан чәчүдә катнашачак төрле марка техника, авыл хуҗалыгы машиналары, тагылма инвентарьлар китерелгән иде. Сүз авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры И.Фәрхетдиновка бирелеп, ул традицион технология буенча басу эшләрен башкарып чыгуга тәгаенләнгән, шулай ук куәтле заман техникалары, аларга агрегатланган корылмалар белән таныштырып, һәрберсенең үзенчәлеген, кайсы басуда нинди авыл хуҗалыгы машинасын, агрегатын файдаланырга кирәклеген аңлатты һәм киңәшләрен бирде.

Җир куенына кертеләчәк орлыкны агулауның мөһимлеге аграрийларга яхшы таныш. Шул рәвешле, агымдагы елда район буенча 8 мең тонна чәчү чималын төрле препаратлар белән эшкәртү күзаллана. Моның өчен 14 “ПС-10” техникасы әзерләп куелды. Әлеге чараны хәзердән башлап җибәрүнең мөһимлеге шунда: агроконференциядә катнашучылар алдында чыгыш ясаган “Россельхозцентр” ФДБУның районара бүлеге начальнигы И.Камаловның билгеләмәсенә караганда, фитоэкспертиза орлыкларның 60 процентының тамыр чирләренә дучар ителүен күрсәткән. Шул рәвешле, ул агулау барышында техника хәвефсезлеге кагыйдәләрен, санитария таләпләрен төгәл үтәү, пре-
паратларны норма нигезендә куллану буенча ки-ңәшләрен җиткерде. Арытаба орлык агулау процессы күрсәтелеп, аны һәр урында дөрес итеп оештыру мөмкинлеге бирелде. Теманы “Щелково Агрохим” – ябык типтагы акционерлар, “Органик парк” җаваплылы-гы чикләнгән җәмгыятьләр вәкилләре А.Хәйруллин, Р.Шафыйков дәвам итеп, үзләре җитештергән препаратлар, биостимуляторлар белән якыннан таныштырып, үзара хезмәттәшлеккә чакырдылар. Һава шартлары, температура әлеге чораны башкарырга старт бирә, игенчеләргә кулай вакытны кулдан ычкындырмаска гына кирәк.

Агросәнәгать комплексы предприятиеләре елдан-ел заман техникасы белән тулылана бара. Узган елда гына да, мәсәлән, 147 млн. 737 мең сумлык төрле марка авыл хуҗалыгы машинасы алынды. Җир эшкәртү, тырмату, катоклау, чәчү – кыскасы, берничә төрле операция башкаручы чәчү комплекслары әзерлекле кадрлар гына түгел, белем һәм агротехник чараны дөрес башкаруны да таләп итә. Монда механизаторларга гына түгел, агрономга да, инженерга да зур җаваплылык йөкләтелә. Шуны күз уңында тотып, БДАУның авыл хуҗалыгы машиналары кафедрасы доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты  З.Рә-химов “Джон-Дир-730”, “Джон-Дир-1830” мисалында культураның төренә, басуның үзенчәлегенә карап, эш оештыру, агрегат-узелларны көйләү тәртибен аңлатты. Димәк, мул уңыш алу бурычын куйган игенченең сораулары уңай чишелеш тапты дигән сүз.

Агроконференциянең икенче - теоретик өлеше Этәй авыл мәдәният йортында дәвам итте. Районда, орлык үстерүгә махсуслашкан Ф.Ялаловның крестьян-фермер хуҗалыгында игелүче чәчү чималы, “Илеш-Агро” җәмгыяте эшчәнлеге, “Щелково Агрохим”, “Органик Парк”, “ТехРесурс” җәмгыятьләре тәкъдим иткән химик препаратлар, үсемлекләрне үстерү регуляторлары, авыл хуҗалыгы техникасы, культураны игү технологиясе турында мәгълүмати күргәзмәлекләр, прайс-битләр – фойедагы күргәзмәләр шул хакта сөйли иде. Алар белән танышу, үзара тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу, фирма-кампанияләр вәкилләреннән консультация алу, район мәдәният сарае хезмәткәрләренең дәртле биюләре, моңлы җырлары, һичшиксез, агроконференциядә катна-шучыларның киләчәктәге эшчәнлекләренә, уңай йогынты ясагандыр, дип әйтәсе килә.

Әйтергә кирәк, перспектив алымнарны өйрәнүдә, технология таләпләрен үтәүдә авыл эшчәннәренә эшлекле тәкъдим-фикерләр белән ярдәм итү йөзеннән кунаклар чакырылып, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының мал азыгы җитештерү бүлеге начальнигы Р.Сафинның чыгышы республика буенча узган елда басучылыкта башкарылган эшләргә, быелга бурычларга һәм шул рәвешле, бөртекле, мал азыгы культуралары үстерүгә игътибарны арттыруга, яхшы сыйфатлы орлык, җиткелек-ле минераль ашламалар, малларга ел ярымлык азык, авыл хуҗалыгы өчен кадр-лар әзерләү кирәклегенә багышланды. Рафаэль Рәмүз улы мал азыгы культуралары чәчүлекләрен арттыру, кукуруз үстерү буенча илешлеләрнең нәтиҗәле хезмәтен билгеләп, 2013 елда да әлеге эшләрнең нигезе булган чәчүне уңышлы башкарып чыгачакларына ышанычын белдерде.

Әйе, шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки агымдагы елда район буенча 130 мең тонна ашлык җитештерү максат итеп куелды. Моның өчен җирлек бар – узган киеренке елда да игенчеләр табигать каршылыкларына осталыгын куеп, 93 мең тоннадан артык уңыш салды ил бураларына.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Хәмидуллинның 2012 елда башкарылган эшләрне анализлауга, агымдагы елга бурычларны билгеләүгә багышланган докладында нәкъ шул хакта бәян ителде дә инде. Бу уңышка “Урожай”, “Сөн”, “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалы, “Мир”, М.Горький ис., Куйбышев ис. хуҗалыклар аеруча зур өлеш кертте. Чәчүлекләргә 1601 тонна минераль ашлама кертелде. Быел исә бу санны 2664 тоннага җиткерү күзаллана. Шуның өчен хуҗалыклар аны җиткелекле күләмдә туплау һәм локаль ысул белән туфракка кертү хәстәрен күрергә тиешләр. Орлык хәзерләүгә махсуслашкан 7 хуҗалык 4614 т элиталы һәм оргиналь чәчү чималы җитештерде. Кыскасы, 2012 елда басучы-лык буенча 53 млн. 61 мең сумлык табыш алынып, рентабельлелек 21 проц. тәшкил итте.

-2013 ел уңышы өчен бөртеклеләр, бөртекле-кузаклы культураларның 605 т суперэлита, 1795 т элиталы орлыклар (гомум орлыкның -22 проц) туп-ланды. Районның орлык фондының 97 проценты ГОСТ таләпләренә җавап бирә. Быелдан башлап Ф.Ялалов КФХда һәм “Урожай” ширкәтендә сабан бодаеның ”экада-109”, борчакның “чишминский-229” яңа сортларын үрчетә башлаячакбыз, - диде Илгизәр Кыягап улы быелга планнарны ассызыклап.

Бу үзе үк, әлбәттә, алга куйган максатларны үтәүгә өмет уята. Ә моның өчен игенчелектә технологияне төгәл үтәү мөһим. Докладта шул аспектлар - җирне калаклы сабан белән сөрүнең, минималь эшкәртүнең өстенлекле, кимчелекле яклары яктыртылып, киләчәктә район шартларында чәчү әйләнешендә чәчүлекләрне катнаш эшкәртүнең  отышлырак булуына һәм бу системаның туфракны саклауда, ресурсларны экономияләүдә мөһим роль уйнавына басым ясап, аны конкрет мисаллар белән ныгытты Илгизәр Кыягап улы.

Үсемлекләрне, чәчүлекләрне корткычлардан, чирләрдән, чүп үләннәреннән саклау – авыл хуҗалыгы культуралары үстерүдә заман технологияләренең мөһим элементларының берсе. Үткән елда бу максатка район буенча 23 млн. 333 мең сум средство бүленеп, 47759 гектарда химик утау үткәрелгән. Уҗым культураларының чүпләнгәнлеген исәпкә алып, агроконференциядә катнашучыларга хәзердән үк сатарга тәгаенләнгән уҗым арышы һәм уҗым бодае мәйданнарын куш өлешле чүп үләннәренә - эт эчәгесенә, билчәнгә каршы дротик, эстэт препаратлары белән мәҗбүри химик эшкәртү турында хәстәрләргә ки-рәклеге җиткерелде. Сабан бодае орлыгының -52, арпаныкының 65 процен-тының кисәү, тамыр чир-ләре белән зарарлануы агулау эшләренә игътибар белән карау мөһимлеген искәртә.

Докладта мал азыгы җитештерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Үткән елда район буенча ул һәр шартлы баш малга 26 ц күләмендә туп-ланган. Бу юнәлештә төп бурыч – аны аз чыгымнар исәбенә сыйфатлы итеп, иң мөһиме, ел ярымга җитәрлек хәзерләү. Моңа, әлбәттә, әлеге төр культуралар  мәйданнарын, азыкның сыйфат күрсәткечләрен, тук-лыклыгын арттыру исәбенә ирешергә мөмкин. Шуңа ярашлы, быел кукуруз мәй-даннарын 6500 гектарга ка-дәр арттыру, кузаклы компонентлар нигезендә катнаш берьеллык мал азыгы культураларына өстенлек бирү, картайган күпьеллык үләннәр участокларын яңарту (1775га) бурычы тора аграрийлар алдында. Шуның өчен хуҗалыкларда тары (75 проц.) + торна борчагы (25), тары (75) + борчак (25), тары (50) + рапс (50) катнашмалары үстерүгә, аларны майның өченче декадасында чәчәргә тәкъдим ителә. Яшел конвейерны тулыландыруда суыкка чыдам рапс,  шепкән дә мөһим роль уйный. Өч – рапс + торна борчагы + солы һәм рапс + судан компонентлары  кушылмасын файдалану да азыкны аксымга баета. “Бу тәкъдимнәр сүздә генә калмасын, киләчәктә конкрет тормышка ашырылсын иде”, - дигән теләктә каласы килә аграрийларга карата.

Агросәнәгать комплексы алдында торган бурычларны техникасыз башкарып чыгу мөмкин түгел. Сөенечле, бу юнәлештә районда зур эш алып барыла. 2012 елда гына да, мәсәлән, 19 трак-тор, 12 ашлык комбайны, 18 пресс-җыйгыч, 3 үзйөрешле чапкыч, 8 асылмалы һәм прицеплы ургыч, 21 чәчкеч, 5 йөк автомобиле һ.б. техника алынды. Караласы техника, нигездә, ремонтланып бетте. Хәзер аларның алда торган мөһим кампаниягә әзерлегенә хуҗалыкара тикшерүләр башланды. Илгизәр Кыягап улы һәр хуҗалыкта чәчүдә катнашачак кешеләр белән хезмәтне саклау буенча инструктаж үткәрү, аларны махсус кием һәм шәхси саклану, санитария-гигиена чаралары, нормаль туклану, тракторларны медицина аптечкалары, янгын сүндергечләр белән тәэмин итү бурычын куйды һәм кыр эшләрендә тырышлык күрсәтергә чакырды.

Игенче ел үзенчәлегенә карап, язгы чәчүне үткәрү тактикасын билгели, культуралар җитештерү технологиясен сайлый. Быел да бу юнәлештә илешлеләргә БДАУ профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Р.Исмәгыйлов килгән иде. Ул ел  үзенчәлекләреннән чыгып, бөртекле культуралар үстерүдә традицион, минималь, No-till технологияләрен куллану һәм аларның төренә карап, минераль ашлама кертү нормасы, чәчүлекләрне тәрбияләү кебек мәсьәләләр буенча фәнни рекомендацияләрен бирде. Күпьеллык кузаклы үләннәр орлыгы җитештерүгә тукталып, бу максатта ачы туфраклы басуларны фай-даланмау, ул гына да түгел, чәчүлекләрне яхшы итеп эшкәртү, ашлама кертү, яхшы орлык файдалану һәм ике – яз каплам астына  һәм җәйге чәчү алымнарына аңлатма биреп, районның бер хуҗалыгын күпьеллык кузаклы үләннәр орлыгы җитештерүгә махсуслаштыру буенча тәкъдим кертте. Шушы ук ВУЗдан авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Г.Гайфуллин республикада үсемлекләргә зыян китерүче 40 лап корткыч булуын билгеләп, аларга каршы ныклы көрәш алып бару мөһимлеген ассызыклады һәм аларга каршы көрәштә химик препаратлар, авыл хуҗалыгы культуралары үстерүдә биологик стимуляторлар куллануның файдасын ачып бирде. Әлеге фикер дәвам иттерелеп, “Россельхозцентр” ФДБУның районара бүлеге начальнигы И.Ка-маловның, авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы С.Пискаревның биостимуляторлар куллану буенча үткәрелгән тәҗрибәне демонстрацияләве, “НВП БашИнком” компаниясе вәкиле Н.Фисенконың аларга кагылышлы чыгышы киләчәктә ба-сучылык белгечләренә, һичшиксез, аларны белеп, дөрес куллануда ярдәм итәчәк.

Агроконференциядә катнашучыларга 2013 елда БР да язгы басу эшләрен үткәрү буенча БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, “БР авыл хуҗалыгына консультация бирү үзәге” ДБУ тәкъдим иткән реко-мендацияләрне тарату, фән казанышлары белән танышу, видеослайдлар ярдәмендә күрсәтелгән таблицалар киләчәктә яңача эшләүгә планнар төзергә, эшчәнлекләренә яңалыклар кертергә мөмкинлек бирде, дип әйтер идем.

Муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафин агроконференция эшенә йомгак ясап, районда үтәчәк “Басу көне” республика чарасының Илеш игенчесенә икеләтә җаваплылык өстәвен билгеләде һәм чәчүне, арытаба  чәчүлекләрне тәрбияләү кебек эшләрне технологияне яхшырту исәбенә башкаруның мөһим фактор, барыннан элек, тармакны үстерүне фән казанышларына таянып алып баруның заман таләбе булуына басым ясады, чәчүне 15 майга кадәр төгәлләү бурычын җиткерде.

“Илешнең уңышларына сөенәбез, эшләре хакын-да талибларга сөйлибез, тәҗрибәсен республиканың башка районнарына күрсәтәбез, таратабыз”. Профессор Рафаэль Ришат улының бу югары бәяләмәсе аграрийларга планлаштырылган бар эшләрне дә үтәп чыгарга этәреш бирер, дигән теләктә калабыз. Моның өчен ыша-нычлы җирлек, әзерлек, иң кирәге, районның уңган кешеләре бар.

Рәмзия Хәдимуллина.