Сельское хозяйство

Кышлату барышын тикшерәбез

Шартлар булгач, күрсәткечләр яхшы

“Урожай” ширкәте һәр яклап яхшы нә-тиҗәләргә ирешә, күпләргә маяк булып тора. Биредәге өч – Ибраһим, Исанбай, Иске Күктау товарлыклы-сөтчелек фермаларында бүгенге көндә 1990 баш мөгезле эре терлек асралып, шуларның 909ы - савым  сыеры. Алар сөт савып алу буенча иң югары күрсәткечләргә ирешеп, хуҗалык көн саен 81 цетнер сөт җитештерә.

 Ибраһим фермасына килеп керү белән бар җирдә тәртип күзгә ташлана. Торакларда яхшы итеп тәрбияләнгән маллар асрала, һәр җирдә зооветеринария таләпләренең төгәл үтәлүе күренеп тора. Мал азыгы җитәрлек күләмдә хәзерләнгән. Юкка гына халыкта “сыерның сөте - телендә” димәгәннәр. Урожайлылар моны да күз уңыннан ычкындырмыйлар. Шуңа күрә савым сыерларының нәселен яхшырту буенча эзмә-эзлекле эш алып барыла. Ә үрчем алуны арттыру өчен сыерларны вакытында каплату таләп ителә. Бу җәһәттән малларны ясалма орлыкландыру операторы Роман Тюшеев эшне үз дәрәҗәсендә оештыра.

-Бездә малчылык  тармагына аеруча зур игътибар бирелә. Нинди генә икътисади авырлыклар булганда да, сыер малларын саклап калырга тырыштык. Коллектив та - тотрыклы, эшчеләргә хезмәт хакы вакытында түләнә, дәртләндерү чаралары каралган, - ди ширкәтнең баш зоотехнигы Азамат Талипов.

Фермада эш күрсәткечләре тоташ коллектив тырышлыгыннан тора. Бу җәһәттән тәҗрибәле терлекче Роман Умраков һәм яңарак кына хезмәт юлын башлаган  Денис Нургалиев малларны тәрбияләүдә үрнәкле хезмәте белән аерыла, һәр эшне җиренә җиткереп һәм төгәл үтиләр. Уңган савучылар Флүзә Шәмсиәхмәтова, Анфисья Рамазанова, Юлия Иликаева, Динара Мосәгыйтова, Лилия Исламова үз һөнәрләренә тугры хезмәт итә. Әйтергә кирәк, үз эшләрен яратып, бар күңелен биреп башкарулары нәтиҗәсендә һәрберсе яхшы күрсәткечләргә ирешә. 

Хуҗалыкта яшь үрчемне тәрбияләүгә дә ныклы игътибар бирелә. Бозау караучылар Зөһрә Бәдретдинова, Дмитрий Әхмәтов та хезмәтләренә җаваплы карыйлар.

Кыскасы, биредә терлекчелекне үстерү программасы билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру өчен генә түгел, ә авылда яшәүчеләрнең тормышын тагы да яхшырту һәм эшчеләрне лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итүгә юнәлтелгән.

Лира Гәрәева.