Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәдә

Эшнең сыйфаты - беренче урында

Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, агросәнәгать комплексы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашлыгындагы оператив киңәшмә узган җомгада “Урожай” ширкәте базасында үтте. Анда язгы кыр эшләренә әзерлек һәм малларны кышлату барышы турындагы мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәдә катнашучылар хуҗалыкның Иске Күктау сөтчелек фермасының эш тәҗрибәсе белән танышты. Әйткәндәй, монда ул үз югарылыгында оештырылып, маллар чиста, җылы биналарда кышлатыла, җитәрлек күләмдә мал азыгы тупланган. Шул рәвешле, хуҗалык сөт җитештерү буенча алдынгылар сафында бара. Ширкәтнең Исанбай товарлыклы-сөтчелек фермасының малларны ясалма орлыкландыру операторы Радик Харисов үз эшенең нечкәлекләре, тәртибе белән таныштырды. Ул үзенең чыгышында малларны ясалма орлыкландыруның отыш-
лы якларын билгеләп үтте. Шулай ук җые-
лышта катнашучылар Иске Күктау  фер-масының “500 товарлыклы-сөтчелек фермасы” программасына ярашлы модернизацияләнгән таналар асралучы,  савым сыерлары тораклары, сенаж базы белән танышты.

 Арытаба алар Ибраһим авылындагы техника паркына юл тотты. Әйткәндәй, авыл эшчәннәре өчен үтә дә җаваплы чор - язгы кыр эшләре башланырга да вакыт күп калмады. Язгы чәчүгә яхшы әзерлек белән килү һәм аны оешкан төстә үткәрү өчен хуҗалыкта киеренке эш бара. Киңәшмәдә катнашучылар игътибарына машина-трактор паркында әзерлек сызыгына чыгарып тезелгән тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторлары һәм чәчү агрегатлары тәкъдим ителде. Әйткәндәй, тракторда эшләү өчен хуҗалыкның, нигездә, үз кешеләре җитә. Араларында яшьләрнең булуы киләчәккә өмет өсти. Һәр техника механизаторлар белән комплектланган. Алар, язгы чәчүне уңышлы башкарып чыгу өчен, бөтен тырышлыкны һәм осталыкны салып эшләячәкләренә ышандырды.

Киңәшмәнең икенче өлеше Ибраһим авыл клубында дәвам итте. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Хәмидуллин чыгышыннан күренүенчә, малларны кышлату се-зоны тәмамланырга да бер ай гына вакыт калып бара. Бу чорга төп бурыч - малчылык продуктларын азайтуга юл куймау. Сөт җитештерү күләмен киметмәү өчен булган азыкны дөрес ашату мөһим. Күп кенә хуҗалыкларда азык өстәмәләре бирелми, чөнки җитәрлек күләмдә алынмады. Шулай ук урыннарда көн тәртибе төгәл үтәлми, контроль аксый. Өстәвенә, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең барсында да маллар прогулкага чыгарылмый, аслары тиешенчә тазартылмый. Нәтиҗәдә, сөт җитештерү кими бара. Шуңа күрә башка хуҗалыкларда да эш нәкъ урожайлылар кебек оештырылсын иде, дигән теләктә каласы килә. Шулай ук Илгизәр Кыягап улы бүген авыл хуҗалыгы тармагында иң мөһим бурыч  - техникаларны язгы басу эшләренә әзерләүне төгәлләү, ягулык-майлау материаллары, ашлама, чәчү орлыгы әзерләү мәсьәләләренә тукталып, аларны җитәрлек күләмдә туплап, тизләтергә кирәклеген сызык өстенә алды.

 Киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафин катнашып, һәр каралган мәсьәлә буенча үзенең фикер-тәнкыйтен белдереп, җитәкчеләр алдына җитешсезлекләрне бетерү буенча конкрет бурычлар куйды.

***

 

Яхшы әзерлек – ярты уңыш

Район игенчеләрен зур мәшәкать – басу эшләре көтә. Чәчүлек мәйданнары 100 мең 576 гектар тәшкил итеп, анда халык яшәеше, азык-төлек сәнәгате һәм терлекчелек тармагы өчен культуралар үстерү планлаштырыла. Һәм, әлбәттә, игенче мул уңышка вәгъдә итә. Ә моның өчен орлыкның сыйфатлы булуы мөһим. Илешлеләргә бу хакыйкать яхшы таныш, шуңа күрә дә районда чәчү чималының перспектив сортларын үрчетүгә, үстерүгә, кыскасы, әлеге мәсьәләгә ныклы игътибар бирелә. Шул рәвешле, агымдагы елда чәчү өчен АПК предприятиеләрендә 11 мең 282 тонна орлык тупланып, аның 605 тоннасы – суперэлита. Элита орлык хәзерләү буенча БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан җиткерелгән план исә өч тапкырга якын арттырып үтәлеп, 2 мең 400 тоннага җиткерелде.

Конкрет хуҗалыкларга килгәндә, алар барысы да, нигездә, җиткелекле чәчү чималы туплады. Бу эшкә М.Гәрәев ис., “Маяк”, М.Горький ис., “Сөн” кооперативлары, “Урожай”  ширкәте, “Илеш МТС” җәмгыяте, Ф.Ялаловның крестьян-фермер хуҗалыгы аеруча җаваплы карадылар – аларның орлыгы анализ үткән, кондициягә җиткерелгән, бер сүз  белән әйткәндә, бүгеннән җир куенына кертергә әзер. 86 нчы һөнәри лицейның уку хуҗалыгында, “Урал” җәмгыятендә, ХХII партсъезд ис. кооперативта да соңгы эшләр – орлыкларны калибрлау бара. Әмма Куйбышев ис. кооперативның, “Илеш-Аг-ро” җәмгыяте производство участоклары басучылык бел-гечләренең генә позициясе аңлашылмый, чөнки аларда орлыкның 36-54 проценты гына анализ үтеп, кондициягә җиткерелгән.

Хәзер орлык агулауны башларга да санаулы гына көннәр калып бара. Әйткәндәй, бы-ел бу эшне (3 мең тонна) “Россельхозцентр” ФДБУның күчмә отряды башкарачак. Шуңа ярашлы, М.Горький ис., ХХII партсъезд ис., М.Гәрәев ис., “Урожай” хуҗалыклары, “Илеш МТС” җәмгыяте заявка бирделәр дә инде. Ә рапс орлыгын агулау “Илеш МТС” җәмгыятендә, “Мир” кооперативында оеш-тырылачак. Мул уңышка ирешәм дисәң, әлеге чараны үтәү – мөһим. Вакыт ашыктыра, шуның өчен бар хуҗалыкларга да орлыкларны тиешле кондициягә җиткереп кую хәстәрен күрергә кирәк.

Сергей Пискарев, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы.