Сельское хозяйство

Агроконференцияне каршылап: язгы чәчүгә әзерсеңме?

Төзек техника – сыйфатлы эш, ярты уңыш

Бер генә авыл хуҗалыгы кампаниясен дә техникасыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Язгы чәчү чорында тракторларга аеруча күп эш төшә. Җир  сөрүме, дым каплатумы, культивация ясаумы, ашлык чәчүме, ашлама кертүме һ.б. – барысы да алар ярдәмендә башкарыла. Шуңа күрә “корыч атлар” ремонтына төп игътибарны юнәлтү һәм 1 апрельгә әзерлек сызыгына кую бурычы куелды аграрийлар алдына. Әйтергә кирәк, районның АПК предприятиеләрендә ул, нигездә, үтәлеп, тракторларга үткәрелгән техник  карауларның беренче этабы моның нәкъ шулай булуын күрсәтте. “Урожай” ширкәтендә басу эшләрендә катнашачак 37 тракторның -36 сының, М.Горький ис. кооперативта 31 нең -26 сының, “Маяк”та 23 тән -19 ның, “Илеш” хуҗалыгында 11 дән 9ның әзер булуы аларның әлеге мәсәләгә җаваплы карашта торуларын күрсәтте. Аерымнарында исә, киресенчә, сүлпәнлеккә юл куелды. Мәсәлән, “Мир” кооперативында 2 “ДТ-75”кә һаман кеше кулы тимәгән, ә ХХII партсъезд ис. хуҗалыкта 1әр “Т-4” һәм “МТЗ-80” тракторлары ремонт “көтеп ята”. Сәбәпне әллә кайдан эзлисе юк – ремонтка соңлап тотындылар; вакытын-да запас частьләр юнәт-мәделәр. Иң начары, тех-никаны кадрлар белән комплектламадылар, ә хуҗасыз тракторны кем ка-расын инде?..

1-нән 8 апрельгә кадәр техник карауларның икенче этабы үтәчәк. Шуның өчен АПК предприятиеләренә МТМларда эшне бер генә сәгатькә дә туктатмаска, әйтелгән җитешсезлекләрне бетереп, тракторларны бүгеннән басуга чыгарлык итеп куярга кирәк.

Авыл хуҗалыгы машина-лары, тагылма инвентарьлар әзерлеге – тәмамла-ну алдында. Бу җәһәттән 86нчы һөнәри лицейның уку хуҗалыгында эш аеруча яхшы оештырылды. Шулай ук М.Горький ис., “Илеш”  кооперативларында да, ел-дагыча, әзерлеккә җаваплы карадылар. “Илеш-Агро” җәмгыятенең производство участокларында исә канәгатьләнерлек дип булмый, чөнки чәчү  комплекс-лары ремонты һаман баш-ланмаган.

Бүген инде район хуҗа-лыкларында каралган авыл хуҗалыгы  машиналарын, тагылма инвентарьларны МТМ янындагы мәйданнарга чыгарып, агрегатлар белән комплектлау, көйләү бара. Бу эшне кыска вакыт эчендә тәмамлап, апрельнең бе-ренче декадасында үтәчәк хуҗалыкара тикшерүләрдә уңай бәя алу хәстәрен кү-рергә кирәк. Төзек техника сыйфатлы эш, ярты уңыш – бу хакыйкать һәр игенчегә яхшы таныш.

Илшат Фәрхетдинов,

район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры.