Сельское хозяйство

Оператив киңәшмәләрдә

Җитди сөйләшү шартларында

Узган чәршәмбедә районның агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, терлекчелек тармагы белгечләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашлыгындагы чираттагы оператив киңәшмә ХХII партсъезд ис. кооператив базасында үтеп, анда мал кышлату барышы, язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләләре каралды.

Җыелышта катнашучылар тәүдә хуҗалыкның Мари-Мәнәвез товарлыклы-сөтчелек фермасы торышы белән якыннан танышты, мал торакларын, сыер саву залын карады. Биредә үк “Илеш ветеринария станциясе” ДБУ хезмәткәрләре бозауларның чирләрен профилактикалау һәм дәвалау максатында кулланылучы яңа “Пионер” аэрозоль аппаратын (генератор) практикада кулланып күрсәтте.

Кооператив рәисе И.Ф.Са-фин кыскача терлекчелек тармагындагы эшләр торышы белән таныштырды. Әйткәндәй, Мари-Мәнәвез, Базытамак һәм Яңа Нәдер сөтчелек фер-маларында барлыгы 1440 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 696 баш савым сыеры асрала. Дөрес, мал азыгының накыс булуы, рационның балансланмавы нәтиҗәсендә, узган елгы чорга карата тер-лекчелек күрсәткечләре шактый ким. Күпьеллык үләннәр, кукуруз көткән уңышны бирмәгән. Шуңа да планнары – техник культуралар игүгә өстенлек бирү, аларның мәйданын арттыру. Арытаба Чияле-Әтәч авылындагы машина-трактор паркы ка-ралды. Шунысы мактауга лаек, авыл хуҗалыгы машиналары тулысынча ремонтланып, әзерлек сызыгына – махсус мәйданга тезелеп куелган. Хуҗалык рәисе сүзләренә караганда, 4833га сөренте җирләре булып, аның 833 гектарына көздән арышка нигез салынган. Техника ремонты Чияле-Әтәч һәм Ташкичү бри-гадаларында алып барыла. Чә-
чү кампаниясендә көпчәкле һәм тәгәрмәчле 12 берәмлек трактор катнашачак, шул исәптән “Т-150”, “МТЗ-1221”, “МТЗ-82” тракторлары узган елда гына алынган. Бүгенгә 1 “ДТ-75”нең двигателен җыеп бетерәсе, 2 “Т-4” тракторының көпчәкләрен сафка кертәсе бар. Ике бригадада да кәтүк һәм тырмалар әзерлек сызыгына куелган. 7 культиватор, 2”СЗП-3,6” һәм 2 “Омичка” чәчкече агрегатланган. Ремонт барышы белән ХХ
II партсъезд ис. кооперативның баш инженеры Ф.Р.Әхмәтшин таныштырды.

Киңәшмәдә катнашучылар Базытамак ындыр табагына юл алып, анда хуҗалыкның баш агрономы М.Х.Фәтхетдинов чәчү орлыклары торышы, чәчү структурасы белән таныштырды.

Киңәшмәнең теоретик өлеше Базытамак авыл мәдәният йортында үтте. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы А.Ә.Мөхәммәтҗанов терлекчелектәге ике айлык эш йомгаклары белән таныштырды. Альберт Әлфред улы сүзләренә караганда, район буенча бу чорда 5608 цент. ит җитештерелеп, бу узган елның шул ук чорына карата нибары 80 проц. тәшкил итә. Реализацияләү тагы да түбәнрәк -3575 цент., ягъни 66 проц. Түбән күрсәткечләрнең төп сәбәбе – “Башкирский бекон” җәмгыятенең Илеш бүлекчәсендә дуңгыз итен реализацияләү кимегән, ягъни ел башыннан 1245 цент ит сатылган, ул узган елгы дәрәҗәгә нибары 49 проц. туры килә.

Барлыгы 36828 цент сөт (узган елның 2 аена карата -96 проц.) җитештерелеп, аның 33644 цент. (92 проц.) реализацияләнгән. Мөгезле эре терлекләр саны 23647 баш булып, узган елның шул ук чорына карата 37 башка күбрәк. Дуңгызлар -12025 (110 проц.), атлар -664 (93 проц.), кош-корт 7405 (103 проц.) баш исәпләнә. Елның ике аенда 1782 бозау алынып, узган елга карата 49 башка ким.

-Отчет чорында, ягъни гыйн-вар-февраль айларында район хуҗалыклары иткә 609 баш мал озатып, аларның уртача тереләй авырлыгы 374 кг туры килә. Нибары 1420 баш дуңгыз реализацияләнгән. Узган 2012 елда исә ай саен уртача 1100 баш сатыла иде. Сәбәп шунда: бүгенге көндә дуңгыз итенә хак түбән һәм аңа сорау, ихтыяҗ юк дәрәҗәсендә, - дип ассызыклады үз чыгышында баш зоотехник.

Маллардан тулай артым алу ХХII партсъезд ис. (узган елгы дәрәҗәгә 70 проц.), М.Гәрәев ис. (86), Куйбышев ис. (65 проц.) кооперативларда, “Илеш МТС” җәмгыятендә (88), “Манчар” производство участогында (56) шактый ким. Әлеге юнәлештә фермалар буенча анализ ясасак, Яңа Нәдердә (ферма мөдире -Резеда Гыйбәдуллина) тәүлеклек уртача артым алу нибары 252 грамм тәшкил итә. Алты айга кадәр биредә 77 баш бозау булып, алардан 500-600 грамм тәүлеклек артым алу урынына, күрсәткеч нуль дәрәҗәсендә. Төп сәбәп – тиешле тәрбия җитми.

Бишкурай сөтчелек ферма-сында да (мөдире – Илгизәр Маннанов) шул ук хәл кабатлана. Ферма буенча уртача 366 гр. тәүлеклек артым алынса, яшь үрчем асралучы төркемнәрдә ул нибары 196 грамм тәшкил итә. Тәүлеклек уртача 396-357 грамм артым алган Абдулла (мөдире – Алик Якупов), Каенлык (Тәлгать Закиров) сөтчелек фермаларының да позициясе һич аңлаешлы түгел. Маллардан артым алу буенча районда нәкъ әлеге 4 ферма бу чорда үтә начар эшләде. Яшь үрчемгә мәҗбүри рәвештә минераль азык өстәмәләре бирү, улакларыннан тоз-акбурны өзмәү зарури. Шул ук вакытта, алда телгә алынган хуҗалыклар белән бер үк шартларда эшләгән Теләпән товарлыклы-сөтчелек фер-
масында (мөдире - Олег Гый-ләҗев) тәүлеклек уртача -932 гр, Г.Гайнетдинов КФХсында (Иске Кыргыз, Альбина Сәфиуллина) -715, Этәйдә (Нәфис Миңкәев) -694, Рсайда (Алмаз Рәхимҗанов) -690, Аккүздә (Гаяз Гыйльмул-лин) 681 грамм артым алынган. Шулай ук Карабаш (мөдире -Вильсур Ямалиев), Иштирәк (Әхмәтҗан Сәфиуллин), Ибраһим (Роман Тюшеев), Үрмәт (Зарима Шаһиева) товарлыклы-сөтчелек фермаларында бу җәһәттән күрсәткечләр югары.

Сөт җитештерүгә килгәндә, районның 11 хуҗалыгында уз-ган елның гыйнвар-февраль ай-ларына карата күрсәткечләр ким. Мисал өчен, ХХII партсъезд ис. кооперативта 1336 цент сөт реализацияләнеп, ул нибары 78 проц. туры килә. Хуҗалыкның һәр өч фермасы да минуска эшли. Төп проблема – мал азыгы юк, салам һәм сенаж читтән сатып алына. Яңа Нәдер сөтчелек фермасында (мөдире – Резеда Гыйбәдуллина) хәлләр торышы аеруча начар. Бүген биредә көндәлек  9,8 цент. сөт реализацияләнеп, ул узган елның шул ук чорына карата 5 цент азрак. Бозаулаган таналар аерым төркемнәргә бүленмәгән. “Сөн” кооперативында да күрсәткечләр түбән. Аккүз сөтчелек фермасы (Гаяз Гыйльмуллин) ел башыннан 464 цент сөт сатып, узган елга карата -88 проц. Биредә мал азыгы күп күләмдә хәзерләнсә дә, көздән технология төгәл үтәлмәү сәбәпле, силос һәм сенажның туклыклылыгы түбән. Узган февраль аенда малларга сыйфатсыз фураж бирелде. Бозаулаган таналар шулай ук аерым төркемдә тотылмый. “Илеш” кооперативының Илеш товарлыклы-сөтчелек фер-масында (Шамил Рәхимов) 407 цент. сөт реализацияләнеп, 87 проц. туры килә. Азык җитәрлек булса да, рацион балансланмый – шрот, түп кебек азык өстә-мәләре алу мөһим. М.Гәрәев ис. кооперативта да шул ук хәл. Барлыгы 1485 цент. сөт савылып, узган елның ике аена карата -79 проц. Төйлегән (мөдире -Таһир Ситдыйков) һәм Иләкшиде (Гыйльфан Фикиев) сөтчелек фермалары көндәлек сөт сатуны узган елгы дәрәҗәгә карата 2-7 цент. киметкән. Күрсәткечләрнең кимүенең төп сәбәбе – мал азыгы накыс. Өстәвенә, Иләкшиде сөтчелек фермасында узган елның гыйнвар-февралендә 51 баш бозау алынса, агымдагы елда исә нибары -26. Хуҗалык-ның 3 сөтчелек фермасында да  бозаулаган таналар аерым төркемгә бүленми. “Маяк” коопе-ративының Дөмәй сөтчелек фер-масында да (мөдире - Руслан Басиков) савым кимеп, 1361 цент. реализацияләнгән, ягъни -90 проц. Хуҗалык идарәсе 40 тонна күләмендә премикс һәм шрот сатып алган, азык җиткелекле. Сөт кимергә дә тиеш түгел кебек. Аның кимүенең төп сәбәбе – тәүдә малларга сенаж гына ашатылган, силос узган атнадан гына бирелә башлаган. Әмма “500 товарлыклы-сөт-челек фермасы” республика пилотлы программасына ке-реп, зур күләмдә Хөкүмәт дотацияләреннән кулланган ху-җалыкны күрсәткечләренең тү-бәнәюе бер дә бизәми. Икенче төрле әйткәндә, Хөкүмәт ярдәм итә, ә җавап…

Шулай да иң аз сөт җитештерү -“Илеш-Агро” производство участокларында. Беренчедән, савым сыерлары санын киметәләр, икенчедән, оештыру мәсьәләләре аксый. “Игенче” производство участогының Тәҗәй сөтчелек фермасында (мөдире – Рәмил Ганиев) сыер савучылар җитми, алар еш алышына. Өстәвенә, мал саны шактый кимегән. Сыер савучылар юклыктан, бозаулаган таналар асралучы төркемнәр таратылган. Нәтиҗәдә, “Игенче” производство участогы буенча ел башыннан 1823 цент. сөт реализацияләнеп, узган елның гыйнвар-февраленә карата нибары -73 проц. “Искра” произ-
водство участогында да мал азыгына кытлык кичерәләр, сөт реализацияләү узган ел-гы дәрәҗәгә 83 проц. туры килә. “Манчар” производство участогының Югары Манчар товарлыклы-сөтчелек ферма-сында (Ринат Сәрвәров) кадр-ларга кытлык кичерәләр. Сыер савучылар җитми дип, савым сыерлары хәтта мал утарларына прогулкага да чыгарыл-мый. Савым сыерлары саны бер булуга карамастан, Абдулла сөтчелек фермасы ел башыннан -1348 цент., Югары Манчарлылар нибары 910 цент. сөт җитештерде. “Правда” произ-водство участогында ике сөтчелек фермасының да күрсәткечләре ким.

Г.Гайнетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгы нибары 884 цент. сөт реализацияләп, узган елгы дәрәҗәгә нибары 46 проц. туры килә. Биредә эшче кадрларга кытлык кичерәләр, сыер савучылар еш алышына, савымны ташлаткан сыерлар аерым төркемдә тотылмый һ.б.

Гомумән, малларны кышла-туның соңгы һәм иң авыр, җа-ваплы ике ае калды. Бу чорда сөт җитештерүгә аеруча җаваплы карарга, ферма мөдирләренә, урыннардагы белгечләргә эшне үз югарылыгында  оештыру кирәк. Мал азыгы рационын баланслап ашатучы, шрот һәм полиферментлар кулланучы, эшне ел әйләнәсенә оешкан рәвештә алып баручы “Урал”, “Урожай” кебек югары нәтиҗәлелеккә  ирешүче хуҗалыклардан үрнәк алу, аны практикада куллану мөһим.

Баш зоотехник сүзләренә ка-раганда, отчет чорында мөгезле эре терлекләрнең баш санын аерым хуҗалыклар арттыруга ирешкән. Әйтик, М.Горький ис. кооперативта 1378 баш мөгезле эре терлек (узган елгы чорга - 106 проц.), “Үзәк МТС” ДУАХПның Илеш филиалында -1141 (177), “Урожай” ширкәтендә -1967 (111), “Илеш МТС”та -953 (108), “Агыйдел” җәмгыятендә 903 баш (175 проц.) исәпләнә. Шул ук вакытта “Илеш-Агро” җәмгыяте производство участокларында маллар саны 7261 булып, бу узган 2012 елның  гыйнвар-февраль айларына карата 360 башка ким, ягъни -95 проц. Атлар саны 43 баш булып, 49 проц. туры килә. Җәмгыятьнең производство участоклары җитәкчеләренә килеп туган хәлгә дөрес анализ бирү мөһим. Югыйсә, мал саны һәм савым кимү елның-елына дәвам итә.

Ел башыннан 1782 баш бозау (97 проц.) алынып, һәр 100 сыер-га 17 туры килә. Бу җәһәттән 167 баш бозау (186 проц.) алган М.Горький ис., “Илеш” -41 (132) кооперативлары, “Үзәк МТС” -65 (130), “Урал” җәмгыяте -125 (109), “Урожай” ширкәте -219 (134), “Илеш МТС” җәмгыяте 131 (222 проц.) мактауга лаек.

-Тиздән көннәр җылытачак. Шуңа да сөтнең сыйфатына ныклы игътибар бирү, аны ачытмау мөһим. Көтү әйләнешенә керте-ләсе таналар әзерләүгә, аларны җәйге чорда аерым төркемнәрдә тоту, малларны ясалма орлык-ландыру мәсьәләләренә бүгеннән үк ныклы игътибар бирү кирәк, -дип тәмамлады үз чыгышын А.Мөхәммәтҗанов.

“Илеш ветеринария станция”се ДБУ җитәкчесе Н.Ф.Галиев яшь үрчем алу, аларның үлемен кисәтү, малларга витаминизация үткәрү, ташлаткан сыерларны аерым төркемнәрдә тоту, мал-ларның гинекологик чирләрен кисәтү кебек сорауларга ачыклык кертте. Нияз Фаяз улы шулай ук производство участокларында котыру чирен булдырмау өчен профилактика чараларын күрергә чакырды. Югыйсә, төлкеләрнең авылларга кереп, кешеләргә, эт-песиләргә ташлану, ә Кара-баш һәм Иштирәк авыллары арасындагы юлда селәүсеннең  (рысь) кеше тешләү очраклары теркәлгән.

“Мәгълүмати – консультация үзәге” МБУ баш зоотехник-селекционеры А.С.Кәримов урыннарда малларны ясалма орлык-ландыру барышы хакында ин-формация җиткерде.

Район авыл хуҗалыгы идарә-сенең баш инженеры И.А.Фәрхетдинов бүгенгә М.Горький ис., “Маяк”, “Илеш”, ХХII партсъезд ис. кооперативларда, ПЛ-86ның уку хуҗалыгында, “Илеш МТС” җәмгыятендә культиваторларның һәм чәчкечләрнең ремонтланып, әзерлек сызыгына куелуын билгеләде. Әлеге вакытта 73 берәмлек трактор - ремонт стадиясендә, шул исәптән, 3 “К-700”, 1 “Т-150” тракторлары “Илеш ремонтник” җәмгыятендә карала. Куйбышев ис., М.Гәрәев ис., “Мир”, “Агыйдел”, ХХII партсъезд ис. кооперативларга техниканы механизаторлар белән комплектлап бетерү мөһим.

Техник караулар график нигезендә 8 хуҗалыкта үтеп, М.Горький ис. кооперативта 31 тракторның -26сы, “Илеш”тә 11нең -9ы, “Үзәк МТС”та 27нең-19ы, “Илеш МТС” җәмгыятендә 28нең-18е, “Маяк”та 23нең -19ы, ПЛ-86ның уку хуҗалыгында 32нең -18е, Куйбышев ис. хуҗалыкта 22 нең -14е, “Мир” кооперативында 40 тракторның 8е төзек дип табылып, язгы чәчү эшләрендә катнашу өчен рөхсәт бирелгән. Техника ремонты буенча апрель аенда хуҗалыкара тикшерүләр үткәрү көтелә.

Оператив киңәшмәдә “Җир-кадастр бюросы” МУП директоры И.Р.Хәмитов авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне ме-жалау, “Россельхозбанк” АҖнең Югары Яркәйдәге өстәмә офисы управляющие Р.Л.Муллагалиева, Саклык банкының Югары Яр-кәйдәге 8598/0507 санлы өстәмә офисы җитәкчесе А.А.Зин-нәтуллин – агросәнәгать ком-плексы предприятиеләрен кредитлау, аның төрләре, ПЛ-86 директоры урынбасары Р.С.Сәе-тов әлеге уку йортында белем алучыларны хуҗалыкларга практика үтәргә тәгаенләү һ.б. хакында информация җиткерде.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К.Хәмидуллин терлекчелек тармагындагы эшләр торышына һәм язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләләренә анализ ясады. Илгизәр Кыягап улы чәчү орлыкларын агулауны оеш-тыру, минераль ашламалар кай-таруны тизләтү, ягулык-майлау материаллары туплау һ.б. мәсьә-ләләргә басым ясады.

Оператив киңәшмәне му-ниципаль район хакимияте башлыгы И.И.Мостафин алып бар-ды, көн тәртибенә ярашлы ка-ралган һәр сорауга үзенең фи-кер-тәкъдимнәрен белдерде, күрсәткечләрен киметүгә юл куйган хуҗалык җитәкчеләрен тәнкыйть утына тотты, аларның аңлатма-информацияләре тыңланды.

Рөстәм Хисаметдинов.