Сельское хозяйство

ХХIII Халыкара махсуслаштырылган “Агрокомплекс-2013” күргәзмәсендә

 Эшлеклелек мөнәсәбәтләрен һәм ирешелгәннәрне ныгыту максатында

Үткән чәршәмбедә район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.К.Хәмидул-лин җитәкчелегендә райо-ныбызның агросәнәгать комплексы оешма-пред-приятиеләре, хуҗалыклары җитәкчеләрен берләштергән делегация Уфа шәһәрендә ХХIII Халыкара махсуслаштырылган “Агроком-плекс-2013” күргәзмәсендә катнашып, аның эшчәнлеге  белән якыннан танышты.

Күргәзмә башкалабызның “Уфа-Арена” универсаль спорт аренасында һәм аның алдындагы ачык мәйданда урнашкан иде. Әйтергә кирәк, ул Русиядә техника һәм агросәнәгать комплек-сы җиһазлары, эшкәртү сәнәгате һәм азык-төлек продукциясе тәкъдим итүче  зур, шулай ук республикада бердәнбер авыл хуҗалыгы сәнәгате күргәзмәсе булып тора. Башка еллар-дагы экспозицияләр бе-лән чагыштырганда, быел оештыручылар катна-шучылар составын тагын да арттырган - Русиянең 19  төбәгеннән 200 дән артык предприятие катнаша. Шунысы куанычлы, аларның яртысы-Башкортстаннан.   Халыкара әһәмияткә ия булган күргәзмәдә илебез продукциясеннән тыш, Беларусь Республикасы,   Кытай, Германия, Һиндстан, Украина һ.б. илләрнең алдынгы техникасы урын алган. Ачык мәйданда  модернизацияләнгән трак-торлар, комбайннар, та-гылма инвентарьлар, хәтта яңа бүлек – кече авиация күрсәтелгән. Эчке аренада исә, экспозицияләр берничә юнәлешкә бүленеп, яңа техника үрнәкләреннән тыш, терлекчелек, кошчылык һәм басучылык тармаклары кирәк-яраклары, шулай ук икмәк пешерү һәм азык төрү, ветеринария клиникалары һәм лабораторияләре җиһазлары, инструментлары белән танышу мөмкинлеге бар иде.

Кунаклар үзләренең яңа технологияләрен тәкъ-дим итү белән беррәттән, аларның хакы, кулланылыш үзенчәлекләре һ.б. сораулар белән кызыксынучыларга тулы мәгълүматлар җиткерде.

Күргәзмә агросәнәгать тармагы җитәкчеләрендә һәм белгечләрендә генә түгел, бакчачыларда да зур кызыксыну уятты. Бире-гә орлык һәм үсентеләр, ябу материаллары, төр-ле биопрепаратлар куел-
ган иде. Шулай ук  рес-публиканың эшкәртү пред-
приятиеләре дә үз продук-циясен - кондитер, сөт-май һәм колбаса изделиелә-рен тәкъдим итте. Район хуҗалыклары аларның һәрберсе белән ныклап кызык-сынды, якын киләчәккә үз-ләренә эшлекле партнерлар булдырды.

Күргәзмә рамкаларында фәнни-гамәли конфе-ренцияләр, “түгәрәк өстәл”ләр һәм семинарлар, иң яхшы продукция үрнәге-нә конкурслар үткәрелде. “Агрокомплекс-2013” дәүләт секторы һәм АПК предприятиеләре җитәкчеләре, бизнес-элита һәм финанс структуралары вәкилләре белән очрашырга, ачыктан-ачык сөйләшергә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде.

Алсу Мослыхова.