Сельское хозяйство

Техника әзерлегенә - ныклы игътибар!

Уңай бәя алдылар

Барлык авыл хуҗалыгы оешма-предприятиеләрендә алдан расланган  график буенча язгы кыр эшләре башланганчы тракторларга дәүләт техник караулары үткәрелә.

Быелгысы  Куйбышев ис. кооперативтан башланып, анда Илеш районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы В.Пантелимонов һәм әйдәүче белгеч Д.Шәмсиев катнашты.

Техника паркының торышын тикшерү башланганчы Валерий Пантелимонов механизаторлар алдында чыгыш ясады.

-Булачак уңышка нигез салуда катнашачак техниканы хәвефсезлек кагыйдәләренә туры китереп ремонтлау төп бурычларның берсе булып тора. 12сеннән алып, 29 мартка кадәр хуҗалыклардагы трак торларның һәм прицепларның әзерлеге тикшерелеп бетәргә тиеш. Төп игътибар узел һәм агрегатларның төзеклегенә юнәлдерелә. Моңа тормоз, идарә итү системалары, тышкы яктылык приборлары, пыяла чистарткычлар, двигательләр, тәгәрмәчләр төзеклеге һәм башкалар ке-рә. Болардан тыш, һәр транспорт чарасының янгын хәвефсезлеге, беренчел ярдәм күрсәтү чаралары белән тәэмин ителгән булуы мөһим. Быел-гы дәүләт техник караулары шуның белән үзен-чәлекле: махсус прибор белән тракторларның - төтен чыгару коэффициенты, люфтомер белән рульләрнең төзеклеге тикшереләчәк. Шулай ук тә-гәрмәчле тракторларның  һәм аларның прицепла-рының  страховка полислары булуы мәҗбүри, - диде ул.

Куйбышев ис. коопера-тивның “МТЗ-80”, “МТЗ-82”, “Т-40”, “МТЗ-920”, “Т-4”, “К-700” тракторлары һәм прицеплары әзерлек сызыгына куелган.  Шул рәвешле, 22 берәмлек трактор исәпләнеп, аларның  - 14е һәм 3 трактор прицебы техник карауны уңышлы үтте. Бу җәһәттән, уңган механизаторлар Рәмил Зариповның,Фәрит Шәйхетдиновның, Марсель Гаяновның тырыш хезмәте аеруча мактауга лаек.

В.Пантелимонов әзерлек-кә уңай бәһа биреп, булган кимчелекләрне тиз арада бетерүне бурыч итеп куйды.

Лира Гәрәева.