Сельское хозяйство

Район хуҗалыкларында, оешма-предприятиеләрендә - отчет җыелышлары

Эшлекле сөйләшү шартларында

Крестьян-фермер хуҗалыкларының еллык эш-чәнлегенә йомгак ясауга багышланган отчет җые-лышында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин,  БР фермерлар һәм авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүче эшкуарлар   берлеге рәисе Зифкать Сәетгалиев,  БР авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышына күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясе начальнигы Ринат Галимов, “Россельхозбанк” акционерлар җәмгыятенең Югары Яркәйдәге өстәмә офисы управляющие Резидә Муллагалиева, белгеч Илшат Ялалов, “Җир-кадастр бюросы” МУП директоры Илгиз Хәмитов, КФХлар ассоциациясе рәисе Гыйлемҗан Гайнетдинов,  фермерлар Фирдәвис  Ялалов, Илшат Габзаиров, Фәүдәт Гарипов катнашты һәм чыгыш ясады. Җыелышны район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин алып барды.

Агымдагы ел башына районда барлыгы 59 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Аларның эшчәнлегенең төп юнәлешләре - бөртекле культуралар игү, элиталы орлык, ит, сөт җитештерү, сарыкчылык, кош-корт, куяннар үрчетү, яшелчә үстерү. Барлыгы 116 кеше эшли.

Крестьян-фермер ху-җалыкларында  7993 гектар сөренте җире исәпләнеп, бөртекле культуралар  6613 гектар мәйданда игелгән һәм барлыгы 15993 тонна ашлык җыеп алынган. Гектар куәте 24,2 ц тәшкил иткән. Моңа фермерлар басуларга минераль ашламалар кертү, чәчүлекләрне яхшы тәрбияләү, районлаштырылган сортлар, элиталы орлык-лар куллану нәтиҗәсендә ирешкәннәр.

Шунысы куанычлы, фер-мерларның МТМлары ел саен яңартылып тора - яңа комбайннар да һәм йөк автомашиналары сатып алына. Отчет чорында, мәсәлән, 20 млн. сумга  7 трактор, 2 комбайн кайтарылган. Район КФХлары Хөкүмәттән 4 млн. 678 мең сумлык субсидия алганнар.

Терлекчелек белән шө-гыльләнүче фермерларда 2274 мөгезле эре терлек, 649 баш дуңгыз, 778 сарык, 173 ат, 608 бал корты гаиләләре, 3740 кош-корт бар. Узган елда 4140 ц ит, 22550 ц сөт, 220 данә йомырка, 110 ц бал җитештерелгән.

Җыелышта иң уңган КФХ җитәкчеләре - авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә сизелерлек өлеш керткән Ф.Ялалов, И.Ихсанов, А.Рамазанов, А.Амбарцумян, Д.Хәсәнов, Ф.Гарипов, А.Бакиров мактап телгә алынды.

Районда фермерларга ярдәмгә чакырылган дәүләт программалары уңышлы гамәлгә ашырыла. Моның ачык мисалы - БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, муниципаль район хакимияте булышлыгы белән бүгенге көндә 6 гаилә сөтчелек фермасы эшли.  Шулардан Ябалак авылыннан Илшат Габзаировның уңышлары  - күз алдында. Аның 100 баш мөгезле эре терлеге булып, шул исәптән 53 савым сыеры бар. Ул узган елда 677 ц сөт реализацияләгән. Шулай ук бу программага кергән Базытамактан Фәйләс Хәтмуллин - 640 , Ташкичүдән Илшат Шәйхетдинов 455 ц сөт саткан.

Ашот Амбарцумянның бу тармакта тәҗрибәсе аеруча зур. Ул отчет чорында 2760 ц сөт җитештергән. Моңа нәсел таналары алу, малларга балансланган азык ашату нәтиҗәсендә ирешкән. Вәгыйзь Гыйльметдинов 2320 ц сөт, 130 ц ит җитештергән. Моннан тыш, казлар, дуңгызлар үрчетә һәм басучылык белән шөгыльләнә. Сөт җитештерүдә Иске Татыш авылыннан Илшат Шәй-хетдинов (535 ц), Глүс Хәертдинов (287) уңай яктан билгеләп үтелде җые-лышта. Ит җитештерүдә Түбән Череккүлдән Дамир Хәсәнов, Тыпыйдан Эльвир Ситдыйков, Руслан Зиннәтуллин, Ильвер Батыршин, Исәмәттән Фәүзәт Гарипов яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Теләпәннән фермер Альберт Рамазанов үз КФХда  480 ц дуңгыз ите җитештергән.

2012 елда дәүләт программасына кергән Исанбай авылыннан Азамат Бәдертдинов - 900 мең, ә Сеңрәннән Фирүзә Бакирова белән Гөлназ Хәй-брахманова 350шәр мең сум акчалата ярдәм алганнар, бюджеттан 20 млн. 650 мең сумлык субсидия бирелгән. Бу - фермерлар өчен зур ярдәм. Агымдагы елда да әлеге дәүләт программасына  эш башлаган 3 кешене, гаилә терлекчелек фермасына – 3, гаи-лә сөтчелек фермасына 2 крестьян-фермер хуҗалы-гын кертү күзаллана.

Сер түгел, авыл хуҗа-лыгы продукциясен җитештерүнең үзкыйммәте арта. Моңа, әлбәттә, электр энер-гиясенә, техникага, ашламага һ.б. хаклар артуы да йогынты ясый. Шуның өчен реализацияләгән про-дукциянең сыйфатын күтәрү буенча барлык резервларны нәтиҗәле файдаланырга кирәк.

2012 елда крестьян-фер-мер хуҗалыклары тарафыннан техника, нәселле мал, күчемсез милек алуга 31,5 млн. сумлык кредит алынган. Гомум кредит портфеле 72 млн. сум тәшкил итеп, аның 55 млн. сумы “Россельхозбанк” акционерлар җәмгыятенең Югары Яркәйдәге өстәмә офисы аша оформить ителгән.

Җыелышта “Мәгълүма-ти-консультация үзәге” муниципаль бюджет уч-реждениесенә (директоры  Фаил Гаскәров) БР крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларны нәти-җәле, файдалы мәгълү-мат белән тәэмин иткәне өчен, “Алтын-көз” XIV Русия агросәнәгать күргәзмәсенең бронза меда-ле һәм Дипломы, КФХ җитәкчеләре  Илдар Ялалов-ка, Азат Бакировка, Вәгыйзь Гыйльметдиновка, Хә-нәфи Хановка муниципаль район хакимиятенең Почет грамоталары тапшырылды.

***

 

Киләчәккә максатлар куеп

“Илеш-Агро” җәмгыятенең “Игенче” производство участогының отчет җыелышында узган елдагы уңышлар, җитешсезлекләр барланып, алга планнар билгеләнде. Төп доклад белән участок җитәкчесе Ромел Шамратов чыгыш ясады.

Отчет чорында игенчелектә, басучылыкта 55 млн. сумлык продукция җитештерелгән. Узган елның коры килүе комачаулыклар тудырган. Елдагыча, җирләр өлгергәч, язгы кыр эшләрен күпьеллык үләннәрне, аннан соң башка басуларны тырматудан башлаганнар. Механизаторлар ике сменада көнне-төнгә ялгап, намус  белән эшләгәннәр. Бодай -1000га, арпа -200, берьеллык үләннәр -460, карабодай -100, рапс -230, кукуруз 300 гектарда үстерелгән. Муниципаль район хакимияте янында оештырылган махсус комиссия язгы кыр эшләре йомгаклары буенча “Игенче” производство участогын уңай бәяләп, алар өченче урынга лаек булган. Көз исә 32000 ц ашлык җыеп алганнар. Хуҗалыкка җитәрлек арыш, арпа, бодай, судан орлыклары җитештерелгән. Агымдагы елда бозаулар өчен 100-150 гектарда кындырак чәчү кирәклеге ассызыкланды. шул рәвешле,  киләчәктә чәчүлекләрне 200-300 гектарга арттыру күз уңында тотыла.

Хуҗалыкта барлыгы -1357 ягъни, Кужбахтыда -699, Тәҗәйдә -658 баш мөгезле терлек исәпләнә. Узган елда -14900 ц сөт, 945 ц ит җитештерелгән. Уртача тәүлеклек артым 380 гр. тәшкил иткән. Барлыгы 359 бозау алынган. Мал азыгы да җитәрлек күләмдә хәзерләнгән.

Терлекчелек тармагының алдынгылары  билгеләнеп, Кужбахты һәм Тәҗәй фермаларының сыер савучылары Гүзәл Сәгабиева, Розалия Вайсиева, Рида Юлдашева, Флүсә Тимерҗанова, Галия Хәертдинова, терлекчеләре Азат Мирзаянов, Азат Миңнемуллин, Алмаз Миңнемуллин, бозау караучылары Әлфидә Мәрһәмова, Эльвира Галимова, Лилия Газетдинова, Фәнәви Галин, Гафуан Хәйретдинов, Әлфит Ханов үрнәк итеп куелды.

Соңгы елларда хуҗалыкта зур төзелешләр алып барылмаган. Аның каравы, ремонтка ныклы игътибар бирелгән. Әйткәндәй, Тәҗәй фермасындагы бозаулар торагы начар булу сәбәпле, яшь үрчемне сыерныкына күчергәннәр. Ике сыер торагын исә берләштереп, берсен бозауларга уңайлаштырганнар. Идәннәр, тәрәзәләр ел саен ремонтланып тора. Киләчәктә Тәҗәйдәге фермада бер мал торагы төзү, электр энергиясен экономияле файдалану, малларны ясалма орлыкландыру эшен яхшырту бурычы куелды.

Җыелышта производство участогының белгечләре - баш зоотехник Динар Зиннәтуллин, баш агроном Рәмил Ганиев, баш инженер Альберт Кашапов, төп докладны тулыландырып, үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. Шулай ук район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин катнашып, механизаторлар Нәфис Мәрдамшинга, Альберт Сәгабиевка, Нәгыйм Садыйковка - муниципаль район хакимиятенең, Шәмсиәхмәт Сәгабиевка, Венер Зариповка район авыл хуҗалыгы идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды.  Бер төркем хезмәт алдынгыларына хуҗалык тарафыннан премияләр бирелде, лаеклы ялга китүчеләр хөрмәтләнде.

Ильфира Нигъмәтуллина.