Сельское хозяйство

Район хуҗалыкларында, оешма-предприятиеләрендә - отчет җыелышлары

Максатлары – уңышларын тагы да арттыру

Авыл хуҗалыгындагы эшнең авырлыгын, жаваплылыгын үзе тир түккән кеше генә белә. Хәер, авыл кешесе барысына да түзә, чөнки ил табыны өчен иң кирәкле ризыклар ­– икмәк, ит, сөт җитештерә. Тик табигать көйсезлекләре һәм аның “көтелмәгән сюрпризлары” гына эшкә нык аяк чалып, уй-максатларны челпәрәмә китерә. Әмма “Сөн”  кооперативы уңганнары кебек каршылыкларга баш имичә, һәр участокта эшне уйлап оештыручылар яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Шул рәвешле,  алар үткән корылыклы елда да бөртеклеләрнең тулай җыемын 53 мең центнерга җиткереп, район буенча икенче урынны яулады. Сере – язын уңышка ышанычлы нигез салу. Моның ачык мисалы – чәчүлекләрнең торышы    буенча агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында призлы өченче урынны яуладылар. Кооператив рәисе Фәгыйтҗан Зариповның тирәнтен анализ ясалган 2012 елга отчет докладында, баш агроном Рәзил Выйльданов чыгышында билгеләнгәнчә, бу уңышка басуларны тырмауда, культивацияләүдә, чәчүдә тырышлык күрсәткән Мизхәт Хөснуллин, Рәсих Сәетов, Илвер  Ваншин кебек уңган механизаторлар аеруча зур өлеш керткән. Җирләрне ашлау, чәчүлекләргә вакытында тәрбия бирү, 2300 гектарда  химик утау үткәрү, югары репродукцияле орлыклар җитештерү дә үз нәтиҗәсен бирми калмаган, әлбәттә.

Җыелышта әлеге өлкәдә агымдагы елга тагы да зуррак, киеренкерәк бурычлар куелды. Шуңа ярашлы,  һәр гектарга 60-70 кг  исәбеннән минераль ашлама кертү, чәчүлекләрнең 100 процентында химик утау үткәрү күзаллана. Мул уңышка әзерлек исә көздән үк башланган – басулар чәчү структурасына ярашлы сөрелгән һәм бу эштә Илвер Ваншин (621 га), Тимерҗан Шәрипов (575) кебек тракторчылар аеруча югары күрсәткечләргә ирешкән. 1200 гектардагы арышның, уҗым бодаеның сакланышы яхшы. Бөртекле культураларның суперэлита орлыкларын  салып калдырганнар. Аларны тиешле кондициягә җиткерүгә Аккүз ындыр табагы кладовойчысы Рузалиф Гыйләҗев, машинистлардан Ринат Миң-невәлиев, Рәиф Җәмилов зур өлеш керткән. Быел 100 гектарда солы чәчү планлаштырылып, 15 т чәчү чималы сатып алганнар. Район аграрийларына  исә сатарга бодайның “экада-70” сортының суперэлита,  элита орлыкларын тәкъдим итә сөнлеләр. Уңыш җыюга читтән кеше җәлеп итмәү өчен биш комбайн янына тагы берне алырга исәп  тоталар. Ашлык ташырга, җир сөрергә, мал азыгы урырга үз техникалары җитә - 23 тракторлары, 8 йөк автомашиналары, бер комбайннары бар. Ремонт өчен запас частьләр юнәткәннәр. Шул рәвешле, язгы кыр эшләренә кадәр техника ремонтын үз биеклегендә оештыру һәм аны район авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан билгеләнгән срокта тәмамлауны  бурыч итеп куйды Фәгыйтҗан Газизҗан улы чыгышында.

Башка АПКлардан аермалы буларак, кооперативта ит, сөт җитештерү белән беррәттән, казчылык белән дә шөгыльләнәләр. Әйтергә кирәк, уңышлы һәм 2012 елда бар төр күрсәткечләр дә 2011 елга караганда арткан. Мәсәлән, барлыгы 8315 каз (107 проц.) исәпләнеп, 142 ц каз ите (106), барлыгы 135700 данә (104) һәм бер каздан 33 йомырка (103), 41313 данә бәпкә (108) алынган. Моны көтүгә вакытында  бонитировка үткәрү, ягъни нәселгә калдырасы казларга тамга салу, вакцинация эшләү, иң мөһиме, сыйфатлы азык ашату нәтиҗәсе итеп аңларга кирәк.

Быел тармакның табышлылыгын тагы да күтәрү бурычы куелды сөйләшү барышында. Шул нигездә, сыйфатлы бодай, арпа запасы калдырылып, катнаш-азык ясаганда кушу өчен күптән түгел 10 т премикс, 100 мең сумлык ваклагыч кайтарганнар, ике инәгә бер ата каз (элек 3 инәгә 1 ата каз булган) калдырганнар. Бу чаралар, һичшиксез, максатларына - бер каздан 35 йомырка алуга ирешүгә китерәчәк.

Кооператив рәисе, баш зоотехник Гаяз Гыйльмул-лин чыгышларында терлек-челекнең икенче юнәлешенә тукталып һәм аңа  үзтән-кыйть күзлегенннән чыгып, тирәнтен анализ ясадылар. Ит җитештерү, бозау һәм маллардан тәүлеклек артым алу 2011 елга караганда арткан, сөт җитеш-терүдә  исә 2012 елга билгеләнгән бурычлар үтәлеп бетмәгән. Моның өчен шартлар булдырылган: сусыл азыклар- ике елга, фу-раж, печән, салам - җи-тәрлек, савым сыерларының нәселе яхшы – кара-чуар, торакларга тиешле ремонт ясалган. Өстәвенә, тармакка яшь кадрлар - Алмаз Яһудин, Илгиз Сәйфуллин тер-лекче булып эшкә килгән-нәр. Димәк, Аккүз фермасы  коллективына хез-мәткә мөнәсәбәтне генә үзгәртергә, дөресрәге, ты-
рышлыкны икеләтә арт-тырырга кирәк.

Эшләгән кешегә кызыксындыру чаралары бар кооперативта. Баш икътисадчы Фәнирә Шәвәлиева аларның  һәр төре буенча конкрет аңлатмалар бирде. Идарә тарафыннан җиткерелгән ярыш шартларын үтәсәң, “Һөнәре буенча иң яхшысы” дигән исем һәм 1 бозау бирелә. 2012 ел нәтиҗәләре буенча җыелышта мондый зурлауга савучылардан1әр мең ц тулай сөт җитештергән Зилә Шакирҗанова, Тәзкирә Насертдинова, комбайнчылардан 10ар мең центнердан артык ашлык суккан Илдар Хәсбиев, Иршат Әшарапов, механизаторлардан  2шәр мең эталон-гектар эш башкарган Тимерҗан Шәрипов, Илвер Ваншин лаек булды.

Сакчыллык турында да онытмыйлар. Үткән елда, мәсәлән, дизель ягулыгын 2011 елга караганда азрак кулланганнар. Электр энергиясен файдалану да кимегән. Бу юнәлештә эшне дәвам иттереп, алдагы вакытта Аккүздәге МТМны, фермадагы бозаулар торагын утын ягып җылытуга күчерергә  ниятлиләр һәм моның өчен  әзерлек башланган. Шунсыз мөмкин дә түгел, чөнки авыл хуҗалыгын алып бару өчен кирәкле әйбергә  (ГСМ, ашлама, техника һ.б.) хак арта һәм аларны сатып алган өчен Хөкүмәттән бирелүче субсидия күләме кими, ә аграрийлар җитештергән продукциягә  хак юньле – башлы күтәрелми дә. Банк-лардан алган бурычларны исә каплатырга кирәк. Эшчәнлекне шул күзлектән чыгып оештырып, сөнлеләр былтыр 58 млн.237 мең сумлык продукция (105 проц.) җитештереп, 2 млн. 293 мең сумлык саф табыш алганнар һәм, озак срокка бирелгәннәрен исәпкә алмаганда, 2012 елдагы кредитларын түләп бетергәннәр. Кыскасы, җыелышта башкарылган һәр эш, кимчелекләр уртага салып сөйләшенде.

Район авыл хуҗалыгы ида-рәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин аларны тулыландырып, эшчәнлекне яхшырту буенча конкрет тәкъдимнәрен җиткерде һәм кладовойчы Рузалиф Гыйләҗевны, тракторчы Илвер Ваншинны -  муниципаль район хакимиятенең, терлекче Фәрис Насыйповны, водитель Илгиз Җиһаншинны авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталары белән бүләкләде.

Аккүз, Исанбай авыл советы авыл биләмәләре башлыклары Венер Әх-мәтҗанов, Рәфис Зарипов та чыгыш ясап, авылларны төзекләндерүдә аеруча актив катнашкан кооператив әгъзаларына (барысы-                                                                8 кеше) рәхмәт әйтеп, акчалата бүләкләр   тапшырды. 23 хезмәт алдынгысы кооператив бүләкләренә лаек булды. Биш кеше хак-лы ялга озатылды. Биләмә территориясендә яшәүче үзешчән сәнгать осталары өстәлләребезне ризыклы итүчеләргә хөрмәт күрсәтеп, җыр-моңнарын бүләк итте.

Рәмзия Хәдимуллина.