Сельское хозяйство

Район хуҗалыкларында, оешма-предприятиеләрендә - отчет җыелышлары

Төптән үзгәрешләр таләп ителә

“Илеш - Агро” җәмгыятенең “Үрмәт” производство участогының отчет җыелышы узган  елгы эшкә йомгак ясауга, агымдагысына бурычлар билгеләүгә, хезмәт алдынгыларын бүләкләүгә багышланды. Җыелышта участок начальнигы Шамил Гарданов, Үрмәт авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Айдар Гыйльметдинов, муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров, “Илеш-Агро” җәмгыятенең башкарма директоры Руслан Әюпов катнашты һәм чыгыш ясады. 

Басучылыкка килгәндә, сөренте җирләре 2457 гектар мәйданны били. Шул исәптән 395 гектары- печәнлек. Агымдагы елда чәчү эшләре 2062 гектарда башкарылачак. Гомум мал санын исәпләп, чәчү структурасы төзелгән. Шул рәвешле, бодай – 810, рапс -671, көнбагыш – 257, кукуруз – 124, берьеллык үләннәр 200 гектар җирдә игеләчәк.

Төп докладчы  - участок җитәкчесе Шамил Рәис улы үз чыгышында механизатор Глүс Ситдыйковның “Джон-Дир” тракторына тагылма чәчү комплексын агрегатлап, ел саен чәчүдә актив катнашуын, көзге кыр эшләре кампаниясендә  дә тырышлык күрсәтүен билгеләде. Шулай ук “корыч ат”ны иярләүчеләр - Рәшит Биккинин, Марат Кашапов, Раил Ахунов , Тимерҗан Шакиров мактап телгә алынды.

Терлекчелек тармагындагы эшләргә килгәндә,  2012 елда алга китеш сизелми, малларның баш санын күпләп киметүгә юл куелган, хезмәт тәртибе аксау нәтиҗәсендә, кышлату чорында  продукция - ит һәм сөт җитештерү шактый кимегән. Эшче кадр-ларга кытлык кичерелә. Җәйге айларда фермадагы бозауларга яшел  масса ашатмау, аларны көтүгә чыгармау, пычракта тоту, отчет чорында аларның күпләп үлеменә китергән. Моңа чик кую, барыннан элек, терлекчеләрнең эшкә мөнәсәбәтен үзгәртү максатында, әйтик, отчет                                                                       чорында – 2012 елның азакы 5 аенда тармакта расценкалар яңадан,   ягъни терлекчеләр файдасына каралган, коллектив составы да алышынган. Бу, үз чиратында, күрсәткечләрнең уңай якка үзгәрүенә этәргеч ясаган. Әйтик, октябрь аенда көндәлек 3 ц сөт савылса, ел азагына ул 7 центнерга җиткән. Ә бүгенге көндә тулай савым -9 ц, маллардан алынган тәүлеклек артым 480 грамм тәшкил итә. Шуңа карамас-тан, терлекчелектә 2011 ел белән чагыштырганда күпкә артка чигенү күзәтелә. Чагыштыру өчен:  барлыгы 230 баш мөгезле эре терлек (2011 елда -459), 118 савым  сыеры (149) исәпләнә, сөт җитештерү – 2920 ц (3774), һәр сыердан уртача савым -1867 кг (2370), тәүлеклек артым -302 грамм (394),  ит реализацияләү -322 ц (288), яшь үрчем алу 150 баш (106) тәшкил итә. Шул рәвешле, һәр ике тармакта да табышларның чыгымнарны каплый алмавы нәтиҗәсендә, участок ел буена зыянга эшләгән.

Әлеге күрсәткечләрне яхшырту өчен 2013 елга перспектив планнар билгеләнде. Мәсәлән, сенаж салу өчен күпьеллык үләннәр белән беррәттән, берьеллык үләннәр дә чәчү күзаллана. Тиешле салам запасы булдыру, рационны сусыл азыкка  баету максатында бодай, кукуруз мәйданнары арттырылган. Көтүне яңарту максатында 83 баш тана алып кайтканнар. Киләчәктә малларны ясалма орлыкландыру эшен башлап җибәрү кирәклеге ассызыкланды.

Докладчы үз чыгышында, күрсәткечләрнең түбән булып калуына карамас-тан, бу тармакта тырышып эшләгәннәрне - сыер савучы Раушания Солтанованы, Фәнидә Гыйлемханованы, ирле-хатынлы бозау караучылар Тәнзилә һәм Тәлгать Якуповларны, ферма  мөдире  Зарима Шаһиеваны мактап телгә алды.

Җыелыш ахырында участок начальнигы Ш.Гарданов хуҗалык уңганнарын тәбрикләп, аларга премияләр тапшырды.

Ильфира Нигъмәтуллина.